Азнакайда сабанчы-механизаторлар бәйгесе узган көннәрдә чалгычылар да ярышкан. Районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, район җитәкчеләре кулларына чалгы алган. Бәйгедә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашкан.
Алар чапкан покосларга таләпчән жюри – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан аксакаллар бәя биргән. Өлкәннәр покос араларын сантиметрлап үлчәгән, покос арасына хәтта тимер акча да тәгәрәтеп караганнар. “Артыңнан үләннәр сәлам биреп калса, я төптән чабылмаса, малкайларга кирәкле терлек азыгының иң тәмле, витаминлысы җирдә кала дигән сүз,” – ди алар.
Бәйгедә беренче урынны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алган. “Таллы Бүләк” кооперативы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин – икенче, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Миргасим Усманов өченче урынга лаек булган.
Азнакайда чалгычылар бәйгесе быел беренче тапкыр гына үткәрелгән. Ә сабанчы-механизаторлар бәйгесен үткәрү инде гадәткә әйләнгән. Бәйгедә механизаторлар сөрү һәм туфракны өстән эшкәртүдә көч сынаша. Ярыш механизаторлар өчен Сабантуй бәйрәме белән тәмамлана.
в„– |