Минем бу темага язарга теләгем дә, вакытым да юк иде. Җитмәсә, “Татарстан яшьләре”ндә электрон журналлар турында бер-бер артлы ике язма да басылып чыкты. Шуңа күрә, инде сөйләнелгән нәрсә турында сүз куертып торуның файдасы булырмы-юкмы, белмим. Әмма бүгенге көндә шушы ике журнал белән дә эшләүче укытучы буларак, чынбарлыкны үземнең кайбер фикерләрем белән тулыландырырга исәпләдем.
Шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында электрон журналлар турында бер хәбәр пәйда булды. Укыйбыз: “Тиздән журнал кыстырып дәрескә керүче укытучыларны күрмәячәкбез. Кәгазь журнал, ниһаять, тарихта калачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф идарәсе органнарына Казан мәктәпләрен тулысынча электрон журналларга күчерү турында күрсәтмә биргән”. Бик хуп, укытучылар күптән зарыгып көткән искиткеч күрсәтмә.
Электрон журнал дигәннәре 2012 елның 1 сентябреннән кертелгән иде. Максаты изге: укытучыларны кәгазь боткасыннан коткарып, эшләрен бераз җиңеләйтү иде. Ләкин без Русиядә яшибез, бездә яхшы булсын дип башланган эшнең һәрвакыт киресе килеп чыга. Нәрсә булды? Укытучының күп вакыты сыйфатлы белем бирүгә түгел, ә билге, өй эше һәм дәрес темаларын электрон һәм кәгазь вариантта тутыруга сарыф ителде. Мин электрон журналга каршы түгел, ике кулым һәм баш-аягым белән электрон журнал яклы. Искиткеч җайлы, язганнарың матур булып күренеп тора, билгене ялгыш куйсаң, шундук төзәтә дә аласың, бер класстан икенчесенә секунд эчендә күчәсең, кыскасы, заман таләпләренә җавап бирә. Җәмгыятьне тулысынча компьютерлаштыру барганда мәктәп артта өстерәлә алмый, киресенчә, алдан барырга тиеш. Электрон журнал – көн таләбе, аннан котылу мөмкин түгел һәм котылырга тырышу кирәкми дә. Ләкин ул баштан ук укытучыларны җәфага салып, кәгазь журнал белән янәшә яшәргә тиеш түгел иде. Кәгазь журналны бүгенгә кадәр саклау – мәгариф чиновникларының кадимлеге, яңалыкка таяк тыгарга маташулары. Шушы урында университетта белем биргән укытучым Ибраһим ага Нуруллин искә төште. “Беренче театр”дагы Хәмзә картның көлкегә калуын бик тәфсилләп, истә калырлык итеп аңлаткан иде ул. Күз алдыгызга китерегез: тимер юлдан ыжгырып локомотив килә, тарих локомотивы. Хәмзә карт кулындагы агач таягын, башындагы кәләпүшен селкеп, шул локомотивны туктатырга йөри һәм көлкегә кала. Электрон журналның игезәге – кәгазь журнал да менә шундый көлке хәлдә бүген. Аның бер тиенгә дә кирәге юк. Инде электрон журналны тутыргач, кулга тагын ручка алып, кәгазь журналны тутырып утыру көлке, валлаһи. Электрон журнал шундый итеп эшләнгән: куйган билге, биргән өй эше укучының электрон көндәлегенә шундук язылып бара. Укытучыга да җиңел – эш программасын ача да, кирәкле көнгә күчерә дә куя. Моңа бер минут та вакыт китми. Шушындый мөмкинчелек булганда кәгазь журнал тутыру тагын кемгә һәм нигә кирәк? Укытучыга кирәкми, укучыга кирәкми, димәк, өстәгеләргә кирәк. Алар мәҗбүр иткәнгә укытучылар тутырырга тиеш була.
Мәктәпләрдә электрон журналлар куллануны тикшерү максатыннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар арасында интернет-сораштыру үткәргән. 15 мең укытучы җавапларын анализлаганнан соң шул ачыкланган: аларның бары 25 проценты гына кәгазь журналдан баш тартып, документның электрон төренә күчкән. Педагогларның күпчелеге, ягъни 74 проценты ике төр журналны да тутыра, 1 проценты бары кәгазь вариантны гына куллана икән.
Мин мондагы 25 процент һәм 1 процент дигәннәрен аңлап бетермәдем. Беренчесенә килгәндә, кәгазь журналдан өстән күрсәтмә булмаган килеш үз белдегең белән ничек баш тартырга мөмкин икән? Мәгариф системасында мондый үзешчәнлек – башка сыймаслык хәл. Аларның директорлары, димәк, тутырмасаң да ярый дигән? Нәрсәгә таянып? Кайда ул закон? Нишләп бездән яшерәләр? Укый торгач, монысына да җавап килеп чыкты шикелле. “Татарстанда Русия төбәкләре арасыннан беренчеләрдән булып 2012 елның 1 сентябреннән сыйныф журналларын электрон төрдә алып барырга рөхсәт итүче норматив-хокукый актлар кабул ителгән иде. Әмма моңа да карамастан, күпчелек мәктәп директорлары мөгаллимнәрдән кәгазь журнал тутыруны да таләп итте”. Әһә, менә кайда икән хикмәт. Димәк, хәзер кәгазь журнал тутыру мәҗбүри түгел, ләкин моны тутыруны дәвам итүебезгә сөекле директорларыбыз гаепле икән. Әмма мин монысына ышанып бетә алмыйм, чөнки директорлар өстән кушылганны җиренә җиткереп үтәүчеләр. Мин инде күптән кәгазь журналдан баш тартучы шул 25 процентка кушылыр идем, ләкин атна саен кәгазь журналымның тутырылганмы-юкмы икәнлеген бик җентекләп тикшереп торалар. Кушылгач, тутырмый хәлең юк – шул пүчтәк эш аркасында начар эшләүчеләр исемлегенә эләгәсе килми бит.
Ә 1 процент дигән хәлфәләр кайда укытып яталар икән? Компьютер күрмәгән, ноутбугы булмаган таш гасыры кабиләләре дә бар микәнни әле бөтен яктан беренче бара торган республикабызда? Ничек кенә булмасын, бу 26 процент укытучылар – кирәкмәгән өстәмә эштән азат бәхетле укытучылар. 74 проценты исә – минем кебек җәфага дучар ителгәннәр.
Министр күрсәтмәсе безнең шикелле авыл укытучыларын куандыру өчен чыгарылмаган. Анда республика укытучылары диелмәгән, бары Казан укытучылары гына кәгазь журналдан азат ителә диелгән. Авыл укытучылары һаман да тәҗрибә куяннары сыйфатында эшләүләрен дәвам итәләр инде болай булгач. Беләсе иде, күпмегә кадәр ике журнал белән җәфа чигәрбез икән?
Электрон журналның плүсләре:
1.Электрон журнал һәрвакыт укытучының үзе белән, аның кул астында.
2.Электрон журнал чит кулларга эләкми.
3.Укытучы үз фәне язылган класс битләрен генә ача ала.
4.Укытучы куйган билге шундук укучының көндәлегенә языла.
5.Укучының билгесе sms-хәбәр булып әти-әнисенең телефонына килеп төшә.
6.Ялгыш билге куелса, төзәтү бик җиңел.
7.Укучыга өй эшен көндәлеккә яздыру мәҗбүри түгел. Электрон көндәлектә барысы да күренеп тора.
8.Электрон журнал юкка чыга алмый.
9. уелган билгеләрнең көн саен уртача исәбе күренеп тора.
10.Класс җитәкчесе берничә минут эчендә укучыларының билгеләрен карап чыга ала. Кирәк булса, принтердан чыгара.
11.Билгене икенче көнне куеп булмый (практик, контроль эш, диктантлардан башкаларын).
12.Дирекциягә укытучыларның эшен контрольдә тоту бик җиңел.
13.Язулар матур, бертөрле, ачык, аңлаешлы.
Кәгазь журналның минуслары:
1. Кәгазь журналны эзләп табарга кирәк. Ул йә бер укытучыда, йә укытучылар бүлмәсендә, яки бөтенләй кемдәдер бикләнеп калган була.
2. Укучылар кулына еш эләгә. Үзлектән билге кую очраклары булып тора.
3.Теләсә-кем теләсә-кайсы вакытта теләгән битне ачып карый ала.
4.Укучы көндәлеген эзләп укытучыга китереп кул куйдырганчы 2-3 минут вакыт үтә.
5.Укучы начар билгене көндәлегенә куйдырмас өчен төрле хәйләгә бара.
6.Ялгыш билге куелса, бозгыч белән бозарга яки лезвие белән кырып бетерергә кирәк. Билге урыны ямьсез булып беленеп кала.
7.Көндәлеккә вакыт әрәм итеп өй эшен яздырып куярга кирәк.
8.Кәгазь журналны юкка чыгару бик җиңел. Мондый хәлләр гадәттә уку елы ахырында килеп чыга.
9.Уртача билге чыгару өчен бөтен билгеләрне җыеп кушарга-бүләргә кирәк.
10.Билгеләрне карау бик озак вакытны ала. Билгеләрне кулдан язып кына күчереп алып була.
11.Теләсә-кайсы көнгә теләгән вакытта билге куеп була.
12.Тау кадәр өелгән журналларны сәгатьләр буе актарып утырырга кирәк.
13.Һәр биттә төрле почерк, хәтта кайберләре көчкә таныла.
Фәрит ВАФИН
в„– |