Россия авыл хуҗалыгында хәлләр елдан-ел катлаулана баруның сәбәпләре нәрсәдә? Түбән тәгәрәүне туктатыр өчен ниләр эшләргә? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатында гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинга мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның белән Казан авыл хуҗалыгы академиясенең аграр факультеты бинасындагы эш бүлмәсендә очраштык.
– Фатыйх Сәүбанович! Мәскәүнең зиннәтле залларыннан соң мондый кечкенә генә бүлмәдә уңайсыз түгелме соң?
– Хикмәт бүлмә зурлыгында түгел. Студентлар белән рәхәтләнеп эшлим. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсен акларга да кирәк бит әле. Дөрес, чирек ставкага, ягъни 3800 сумга. Башка коллегаларымның да хезмәт хакы әллә ни горурланырлык дип әйтмәс идем.
Халыкта “Юрганыңа карап, аякны сузасың” дигән мәкаль бар. Әйтәсе килгән фикерем Татарстанга салымнар калдыру мәсьәләсендә. Аның күләме бик аз. Бүген Татарстанның мөстәкыйльлеге турында сүз барганда, беренче чиратта икътисадый мөмкинлекләрне максат итеп кую кирәк. Эшләгәннең яртысын республикага калдырсалар, шул әлегә яшәп торырга җитәр иде.
Моннан ике ел элек Рөстәм Нургали улының Татарстан Президенты итеп сайлану уңаеннан узган тантанада ВВПны, ягъни тулаем эчке продукт җитештерүне 2016 елга ике тапкыр арттырырга дигән максат куелган иде. Россиянең 83 субъекты арасында мондый бурыч алган төбәк юк иде әле. Әйтергә кирәк, Рөстәм Миңнеханов үтә дә кыю һәм җаваплы адым ясады: республикада җитештерү күләмен ике триллион сумга җиткерергә. Барысын үз эченә ала торган максат бу. Шул исәптән яңа эш урыннары булдыруны, хезмәт хакы һәм башка проблемаларны да. Нефть сатып кына яшәп булмый. Акча бит инде эшкәртүдә. “Танеко”ның беренче чираты сафка басып, тулы көченә эшли башласа, 7,5 млн тонна нефть үзебездә эшкәртелә башлый дигән сүз. Түбән Камада 1 миллион тонна этиленга исәпләнгән яңа нефть һәм химия комплексы, елына 1 миллион 300 мең тонна ашлама чыгара алырлык Менделеевск ашлама заводы – болар бит барысы да үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә зур ихтыяҗ булган продукцияләр җитештерә. “Оргсинтез” берләшмәсендәге реконструкция дә якын киләчәктә республика казнасына мул акча кертә башлаячак. Мондый зур алгарыш быел ук инде республиканың тулаем эчке продукция җитештерү күләмен 1,5 триллион сумга җиткерергә мөмкинлек бирер, шәт.
Менә шушының кадәр продукция җитештереп, бүген безнең бюджетның 150 миллиард сум чамасы гына булуы борчый. Бу – республика биргәннең нибары 28 проценты. Әгәр дә шушыны бары 50 процент кына итсәләр дә, республика тагын да колачлырак яши алыр иде. Бу кадәресе исә күп мәсьәләләрне, шул исәптән халыкка хезмәт хакын бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирер иде. Безнең төп максат та шул бит инде – кеше кайда гына, кем булып кына эшләсә дә, яхшы яшәсен.
Укытучы, табиб, югары белемле белгечләрне генә алыйк. Алар бит бүген иң аз хезмәт хакы алып яши. Менә мин Нурлатка хакимият башлыгы итеп баргач та, җитештерү күләмен арттыру, яңа предприятиеләр ачу исәбенә өстәмә керем алырга мөмкинлек туды. Шуның исәбенә укытучы, табиб, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм башка кайбер аз керемле, әмма бик мөһим һөнәр ияләренә хезмәт хакын күтәрү максатында 25 процент өстәмә түләү булдырдык. Рәхмәт беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә, ул чорда финанс министры Рөстәм Миңнехановка. Каршы килмәделәр.
Бүген иң аз керемле кеше кем? Артист белән язучы! Менә элеккеге мөфти Илдус Фәизнең унике ел артист булуын һәркем белә. Ул ни өчен яраткан эшен калдырып киткән? Чөнки түләү юк. Әгәр артистка, язучыга бүген илле мең хезмәт хакы түләсәләр, ул башка эш эзләп азапланмас та иде. Илдус хәзрәт тә элекке эшендә калса, бүген Төркиядә йорт алып, тормыш корып яши алыр идеме икән?
Югыйсә талант ияләре дип сокланабыз, кул чабабыз. Язганнарын укып шаккатабыз. Бүген кулга тотып укырлык китап юк дибез. Ә каян булсын ул? Каләм ияләренең хезмәт хаклары бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Хәтта элеккерәк чорда да язучыга түләүнең системасы булган. Бүген исә кемнең матди мөмкинлеге, әрсезлеге бар – шул китап чыгара. Чит илдә бер китап бастырып, талант иясе үз гомеренә җитәрлек әҗерен ала. Ә бездә... Иҗаты халык күңеленә кергән каләм ияләре дә тиен санап яшәргә мәҗбүр. Республика андыйларга өстәмә түли алсын өчен бюджет мөмкинлекләре бик чамалы.
Мин үзем китаплар чыгарган кеше. Булачак китабыма материалларны туплау өстендә 1968 елдан бирле эшлим. Китабым мең сум, дигәч, кыйммәт, диләр. Ә чит илдән килгән бер артистның концертына билет 8 мең тора. “Татнефть-Арена” шыгрым тулы. Кайчагында безнең халыкны да аңламассың. Ике-өч сәгать буена чит телдә берни аңлашылмаган җыр тыңлыйлар, ә татар халкының борынгы тарихы турындагы китапка акча кызганыч. Кемнедер гаепләргә тырышуым түгел. Әгәр дә Татарстан бюджетына үзебездән җибәрелә торган салымның яртысын гына булса да калдырсалар, бу мәсьәлә, һичшиксез, уңай хәл ителер иде.
– Инде авыл хуҗалыгына кайтыйк…
– Бусы – чыннан да, иң авыр мәсьәлә. Авылда яшәү мөмкинлеге кими. Эшләргә эш, яшәр өчен шартлар юк. Иң яхшы кадрлар китеп бетеп бара. Бүген хуҗалыкларга меңнән артык агроном һәм мал табибы җитми! Югыйсә ел саен республика уку йортлары шуның кадәр белгеч чыгара. Хәтта авылдан килеп укыганы да авылга кайтмаска тырыша. 6-7 мең сум хезмәт хакына кемнең эшлисе килсен? Хәлемнән килсә, авылга кайтып эшләгән һәр белгечкә хезмәт хакыннан тыш ун мең сум өстәмә түләр идем. Тәүлекнең 24 сәгатендә эш урынына бәйле белгеч моңа лаек.
Авыл хуҗалыгы юнәлешендә дәүләт сәясәтен тамырдан үзгәртү кирәк. Соңгы елларда без җепнең очын чуалтып барабыз. Миңа бу юнәлештә барлык баскычларны узарга туры килде. Белгеч, баш белгеч, хуҗалык рәисе, район җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы министры – республика хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары буларак та, РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак та әйтәм мин моны. Ул вакытта да авыл хуҗалыгында төрле борылышлар шактый булды. Әмма хәзергесе белән чагыштырырлык түгел инде. Иң мөһиме – урыннарда хуҗалык җитәкчеләренең, белгечләрнең дәрәҗәсе бик зур иде. Шул исәптән район башлыклары белән республика авыл хуҗалыгы министрлыгының да. Киңәшмәләрдә Авыл хуҗалыгы министрлыгын әйдәп баручы министрлык дип әйтәләр иде. Аннан соңгы елларда кайсы министрлык әйдәп баручы булды? Һәрхәлдә, Авыл хуҗалыгы министрлыгы түгел... Бүген эре инвесторларның кайберләре министрлык белән бөтенләй исәпләшмәскә дә мөмкин. Ярый әле Марат Готович – барлык баскычларны узган, тәҗрибәле, зыялы җитәкче. Авыл хуҗалыгы министрлыгы аның авторитетына таянып эш итә.
Менә шушыннан башлана да инде. Хәзер фән кушканча эшләү дә бетеп бара. Мин кайда эшләсәм дә гел әйтә идем: үз белдегегез буенча эшләмәгез, фәнгә таяныгыз, дип. Җир эшендә дә, терлекчелектә дә бөтен технологияләр күптән эшләнгән. Тәҗрибәләр уздырылган. Фәкать аларны төгәл үтәргә генә кирәк. Шул ук инвесторларны гына алыйк. Кайбер хуҗалыкларда бүген кемнең ни эшләгәнен дә белеп булмый.
Мин, гомумән, бер кулга 50 мең гектардан артык җир бирүгә тешем-тырнагым белән каршы. Анысын да “Чаллы-бройлер”, “Кама беконы” кебек бөртекне күп куллана торган хуҗалыкларга гына. Югыйсә барысы да СССР вакытында ук исәпләнгән. Безнең шартларда уртача бер район территориясе 100 мең гектар, бер хуҗалык мәйданы 5 мең гектар булуы кулай. Белгечләргә килгәндә, бер зоотехникка 1 мең баш мөгезле эре терлек, бер агрономга 3,5 – 4 мең гектар сөрү җире туры килергә тиеш. Бу бит күктән алынган саннар түгел. Барысы да озак еллар буена исәпләнгән, сыналган.
Районнарны, хуҗалыкларны эреләндереп караганнар иде бит инде. Моңардан нәрсә килеп чыкканын күпләр хәтерлидер әле.
Инвесторлар халык белән киңәшүне үзләре өчен кирәксезгә санавы нәтиҗәсендә эре комплекслар төзегәндә дә хилафлыклар шактый булды. Татарстанга күпме сөт кирәк? Калганын кая сатарга? Бу турыда уйлаучы да булмады бит. Ә сөт җитештерү – шактый чыгымлы эш. Бигрәк тә сыерларны самолет белән Австралиядән, башка илләрдән кайтартканда. Чыгымнарның яртысын дәүләт үз өстенә алды алуын. Аның каравы шәхси хуҗалыкларга ярдәм кимегәннән-кими барды. Хәзер дә шулай.
Республика хуҗалыкларында җитештерелгән сөтне чит регионнарның эшкәртеп сатуы Татарстанның әлеге регионнарга өстәмә инвестиция кертүе сыман килеп чыга түгелме? Бигрәк тә корылыклы елларда күрше регионнарның озак еллар дәвамында сөрелмәгән, эшкәртелмәгән җирләреннән печән чабып ташу хуҗалыкларның ныклык запасын какшатты. Төптән уйлап караганда, болар барысы бергә күрше регионнарның бюджетын үзебезнең исәптән тулыландыру булып чыга.
Инвесторлар алган техниканың да шактый өлеше дәүләт исәбеннән булды. Гомумән, безнең инвесторлар хуҗалыкларга үз акчаларын кертергә элек тә бик тырышмады. Дөресен әйткәндә, аларның шулкадәрле акчалары да юк иде. Коммерция банкларыннан бер хәл. Төп оештыручысы дәүләт булган “Россельхозбанк”тан ташламалы кредит алу ул бит шул ук бюджет ярдәме инде. Бездә, гомумән, 16-18 процент белән бирелгән кредит авыл хуҗалыгына түгел, банкларны баетуга юнәлтелгән. Бирелгән кадәре дә турыдан-туры авылга барып җитми. Закон бозулар да юк түгел. “Россельхозбанк”ның Татарстан филиалындагы башбаштаклыкларны күздә тотып әйтүем. Дәүләт банкында дәүләт акчалары белән әвеш-тәвеш китерәләр дә судан коры чыгалар. Филиал җитәкчесе Рәис Хәмзиннең хилафлыкларына да принципиаль бәя бирелмәде. Банкны һәм Россия бюджетын кәкре каенга терәткән кешене эшеннән алып, шул ук банк җитәкчесенең урынбасары итеп куйсыннар инде. Бу бит башкаларга теләсәгез ни эшләгез дигәнне аңлата.
Иманым камил: шәхси хуҗалыкларга яки инвесторсыз эшләүче хуҗалыкларга бу кадәрле ярдәм булса, нәтиҗәсе бермә-бер артык булыр иде. Ышанмаучылар Әтнә яки Балтач районы хуҗалыкларына барып карый ала. Алар бүген инвесторларсыз да менә дигән итеп эшли.
Сабантуйга туган авылым Апазга кайткач та сөенеп килдем әле. Читтән бернинди ярдәмсез генә “Ватан” хуҗалыгы савым сыерларның баш санын 1 меңгә җиткерә алган! Тагын 600 терлеккә исәпләнгән комплекс төзеп яталар. Кыскасы, эшли белгән, яшәргә теләгәннәргә җае табыла.
– Ахыргы соравым “Вамин-Татарстан” турында...
– Җирнең күләме турында әйткән идем инде. 450 мең гектар сөрү җирләре белән эш итү мөмкин түгел. “Вамин”ның оештыручысы Вәгыйз Минһаҗев Арча районында эшләгәндә минем күз алдында арышның гектарыннан 80 центнер уңыш ала алган кеше. Кайчандыр ялгышлар булган икән, аны бит ул үзе генә ясамаган. Димәк, хаталарны бергәләп төзәтү кирәк. Аны бүлгәләү дә дөрес булмас иде. Иң мөһиме – кешеләрне эшсез калдырмау, авылларны саклап калу. Әҗәтләрне исә озак вакытка чигерергә дә була.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–87-88 | 11.06.2013