8 июньдә Латвиянең Рига шәһәрендә Сабан туе узды. Бәйрәмне Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе, «Латвиянең Башкорт Корылтае» оештырган. Бәйрәм сәламләү сүзе һәм Сабан туе котлау белән ачылды.
Кояшлы көнне узган Сабан туенда концерт булды, мәйданда татар-башкорт җырлары яңгырады. Сабан туе хуҗалары кунакларны матур, татар халык җырлары белән каршы алдылар. Эстониянең Маарду шәһәреннән хәтле килгән ике кыз татар биюен башкарды, Ригадан «Дуслык» ансамбле гармунга «Күбәләк»не җырлады. Ринат Фаизов гитарага «Өмет», «Гүзәл бакча» җырларын башкарды.
Сабан туенда традиция буенча барлык милли уеннар оештырылган иде. Алар арасында - капчык белән сугышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тиен акча эзләү, онга чуму, капчык киеп йөгерү һ.б. Көрәш тә булды. Халыкара уеннардан армрестлингны атарга кирәктер.
Бәйрәм дәвамында АНКОЛ бинасында бөтен Сабан туе кунаклары татар милли ризыклары белән чәй эчәргә өстәл артына чакырылды. Чәк-чәк, плау, пәрәмәчләр бик тәмле иде. Татар һәм башкорт җәмгыятьләре үзара якыннан аралашты.
Рига Сабан туе югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә көн күрүче татарлар һәм башкортлар милли гореф-гадәтләрен онытмый, бәйрәмдә бу ачык күренде. Балтыйк буе татарларының һәм башкортларның үзара дус, бердәм булуын чираттагы Сабан туе дәлилли. Барлык килгән кунакларга рәхәмәтебезне бедерәбез! Исән-имин булыгыз! Сабан туйлары котлы булсын!
Фото # 1
Фото # 2
Фото # 3
Фото # 4
Фото # 5
Фото # 6
Фото # 7
Фото # 8
Фото # 9
Фото # 10
Фото # 11
Ринат Ахун фотолары.
Ләйсән БИЛАЛ, Рига
в„–--- | 12.06.2013