Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Казанда Евгений Шутовны тоткарлауда өлеш керткән шәһәрле бүләкләнде

$
0
0
13.06.2013 Җәмгыять
Игътибарлы казанлы шалтыратуы буенча хатын-кызларга 65 тапкыр һөҗүм итүдә шикләнелгән зат тоткарланган

Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында Казанда яшәүче Феликс Пушкин бүләкләнде, ул актив гражданлык позициясен генә күрсәтеп калмады, ә көчләүләр сериясен ачуда сизелерлек өлеш кертте.

Искәртеп узабыз, таксист булып эшләүче игътибарлы гражданин кызларга һәм хатын-кызларга 65 тапкыр һөҗүм итүдә шикләнелгән Евгений Шутовның кайда икәнлеген хәбәр итте.

Мондый драматик җинаятьләрне ачыклауда мөһим өлеш кертүчене Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин тантаналы чарада билгеләп үтте.

Ведомство җитәкчесе быел көчләүчеләрне тоткарлау буенча “уңышлы” ел булды, дип билгеләп үтте.

Мисал өчен, агымдагы елның февралендә Чаллыда яшәүче 8 яшьлек Василиса Галицынаны урлауда, көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнүчесе Фаррух Ташбаев тоткарланды. 


Юлия РЕВИНА

в„– | 12.06.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>