Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Тукай ис. филармония солистлары Уральскида узган Сабантуйда катнашты (ФОТО)

$
0
0
14.06.2013 Мәдәният
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторий солистлары Казахстанның Уральск шәһәрендә узган республика Сабантуенда катнаштылар. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган иде

Сабантуй Сырыма Датулы мәйданчыгында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Дәүлеткерей исемендәге Казах халык уен кораллары оркестры белән берлектә лекторий солистлары Р. Яхин, С. Сәйдәшев әсәрләрен башкардылар. Бәйрәм азагында Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова җитәкләгән коллектив яшьләр өчен әзерләнгән концерт программасында чыгыш ясады.

Филармония артистлары шулай ук Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин йортында урнашкан Габдулла Тукай музеенда да булдылар. Уральскта бөек шагыйрь 12 ел гомерен уздырган. Экскурсия тәмамлангач, артистлар һәм музей директоры Марат Баһаутдинов иҗади хезмәттәшлекне ныгыту турында килештеләр.

1

2
 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>