Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин хатыны белән аерылышуы турында игълан итте. “Мин дә, Людмила Александровна да барысын да ничек бар шулай әйтергә карар кылдык. Дөрес итеп турысын әйтү нәрсәнедер яшереп калдыруга караганда яхшырак”, – диде ил башлыгы бу хакта.
Бу вакыйга турында фикер йөрткәндә каршылыклы нәтиҗәгә киләсең: һәр кешенең шәхси тормышы бар, аңа берәү дә кагылырга тиеш түгел. Шул ук вакытта сәясәт белән шөгыльләнүчеләр, ягъни һәрвакытта да җәмәгатьчелек күз адында булган кешеләр мондый кагылгысызлыкка дәгъва кыла алмый, тиеш тә түгел. Ә сезне танылган кешеләрнең шәхси тормышы кызыксындырамы? Гомумән, аның белән кызыксынырга кирәкме?
Илсур САФИУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Дөнья ул кешеләрнең шәхси тормышыннан тора. Әгәр дөнья белән кызыксынасың икән, димәк, тормышның ул ягы да кызыктыр инде. Җитәкчеләр – халыкның күз алдындагы кешеләр. Шуңа күрә мондый вазыйфага барганда халыкның синең тормышың турында сөйләячәген белеп торасың. Алар аның бар ягы белән дә кызыксына. Бу, әлбәттә, табигый нәрсә.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,язучы, Тукай премиясе лауреаты:
– Миңа калса, танылган, мәшһүр кешеләрнең тормышы теләсә кемгә кызык. Шул исәптән миңа да. Мин дә кеше бит. Әмма миңа аларның хатыннары белән нинди мөнәсәбәттә булуы, аерыламы-кушыламы кебек мәсьәләләр кызык түгел. Кешенең, беренче чиратта, эшләгән эше, иҗаты, язучы булса – әсәрләре кызык. Әйтик, һәр язучы әсәрләрендә, үзе дә сизмичә, үз тормышы турында яза. Шуңа күрә язучының кем икәнен белергә теләсәң, аның әсәрләрен укырга кирәк. Элеккеге заманнарда “Атаклы кешеләр тормышыннан” дигән сериядән китаплар чыга иде. Совет чорында бу китаплар бик популяр булды. Миңа калса, нәкъ менә танылган кешеләрнең шәхси тормышы турында язылганга. Моның сәбәбе дә бар. Халыкның бөек кешеләрнең дә кимчелекле якларын күрәсе килә. Гади кеше бу очракта үзен зуррак итеп тоя башлый, өстәгеләрнең дә үзеннән ерак китмәгәненә ышана башлый.
Зилә МӘДЪЯРОВА,психолог:
– Мине берничек тә кызыксындырмый. Миңа аларның эшләре һәм башкарган эшләренең нәтиҗәсе мөһимрәк. Башкаларны нигә кызыксындырамы? Димәк, башка эшләре юк. Башка кешенең шәхси тормышы белән кызыксынырга бер генә минут та вакыт юк. Йә мәкаләләр язам, йә аспирантлар белән эшлим. Андый мәгълүматны тикшерергә вакытым калмый. Күпхатынлылык, тормыш иптәшен алмаштыру мәсьәләсендә бер генә нәрсә әйтәм алам: ир-егетләр бүгенге дәрәҗәләренә элеккеге хатыннары белән ирешкәннәрен онытмасын иде.
Айнур ВӘЛИЕВ, реклама белгече:
– Кызыксындыра. Әмма бу кызыксынуның чиге булырга тиеш. Берәр сәясәтче яки артистның ничә хатыны бар, ул кем белән йоклый – мин анысына битараф. Ә менә күпме акча эшләве, нинди машинада йөрүе кызыксындыра. Менә, мәсәлән, депутатлар һәм түрәләр еллык керемнәре турында хисап тота. Теге яки бу җитәкченең гаражында “Москвич” торганын белгәч, сөенеп куям. Минем әтидә дә элек шундый машина иде бит.
в„–89 | 14.06.2013