Елъярымга сузылган фикерләшүдән соң “Мәгариф турындагы” закон, ниһаять, хакимият тарафыннан уңай бәяләнде. Бу атнада ул Россия Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк. Әмма белгечләр фикеренчә, документны камилләштерү юнәлешендәге эш әле тәмамланмаган. Хәзер дискуссияләр парламент дәрәҗәсендә дәвам итәр дип көтелә.
“Мәгариф турындагы” закон проекты бүген гамәлдә булган 1992 елгы “Мәгариф турындагы” һәм 1996 елгы “ Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем бирү” законнарын алыштырырга тиеш. Закон проектының беренче версиясе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда урнаштырылды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул кискен рәвештә кире кагылды.
2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарыла. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелә һәм төзәтмәләр кертелә. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрә. Һәм, ниһаять, канунның алтынчысы Дәүләт Думасына кертелергә әзер дип табыла.
Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә ала. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем, ә студентларга стипендияләрнең артуын вәгъдә итә.
Фикерләшүләр барышында күпчелек яңа закон кабул ителгәннән соң илнең мәгариф системасы түләүле белем бирүгә күчәргә мөмкин дигән курку белдерде. Әмма Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев: “Россиядә белем бирү түләүле булмаган һәм булмаячак”, дип искәртте.
Д.Медведев сүзләренчә, элеккеге законда каралган һәрбер укучыга белем алу шартлары тудыру, мәктәпне сайлау, туган телдә уку мөмкинлеген бирү кебек нигезләмәр яңасында да өстенлекле булып кала, ләкин алар детальләштерелә.
Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов әйтүенчә, яңа канун 2012 ел ахырында-2013 ел башында кабул ителергә тиеш.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
№--- | 01.08.2012