Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

XI Халыкара «Филармониада» фестиваленең дүртенче концерты уза

$
0
0
07.12.2018 Мәдәният
Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясепндә XI Халыкара «Филармониада» фестиваленең дүртенче концерты. Филармония сәхнәсендә «Folk The Rock» программасы белән «Русский стиль» шоу-оркестры чыгыш ясый.
12 яшь артисттан торган әлеге уникаль коллектив – дөньякүләм музыкаль мирас һәм рус фольклоры синтезын тәкъдим итә, стереотипларны юк итеп, халык уен коралларының гадәти яңгырашын капма-каршыга үзгәртә.   Матбугат әлеге оркестрны шаяртып «ШОК- оркестр» дип  атый. Музыкантлар сәхнәдә бииләр, дирижер – самокатта чыга, тамашачылар өчен интерактив уеннар оештырыла… Оркестрның тере тавышка уйнавы хакында инде әйтеп тору да артык.   Оркестрга 5 яшь. Шул еллар эчендә ул инде  Крокус Сити Холл, Gagarin Space,   Эстрада Театры сәхнәләрен дә күргән. Безнең шәһәрдә Оркестр беренче тапкыр чыгыш ясый.   Казан тамашачысы өчен Татар филармониясе сәхнәсендә булачак бүгенге концерт – эксклюзив!
---

--- | 07.12.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>