Хоккейда, гадәттә, игътибар үзәгендә һәм җанатарларның телендә хоккейчылар белән тренер. Ләкин алардан тыш уенчыларны боз мәйданына әзерләп чыгаручы аерым бер зур команда бар. Болар еш кына күләгәдә кала, әмма команда җиңүендә өлешләре бәһасез. Шуларның берсе — “Ак Барс” хоккей командасы табибы Илмир Хәбибрахманов. Уен барышын ул тренер белән беррәттән игътибар белән күзәтә, берәр нәрсә булды исә, тиз арада йөгереп чыгып, ашыгыч ярдәм күрсәтә.
Илмир абый — югары дәрәҗәдәге профессионал. Зиннәтулла Билалетдинов Русия җыелмасына китсә дә, аны онытмый. Быел хоккей буенча дөнья чемпионатында җыелма команда уенчыларының сәламәтлеген нәкъ менә “Ак Барс”ның табибы Илмир Хәбибрахманов белән массаж ясаучы Рамил Салахиев кайгыртты. Илмир абый 7 апрельдә 50 яшен тутырды. Казанда аны тоту авыр булды, туган көнендә дә Русия җыелма командасы Евротурда уйнады, бәйрәм кайгысы түгел иде. Шулай да, очрашып, сөйләшергә вакыт тапты. “Бары тик өч кенә журналистка интервью бирәм, чөнки аларга ышанам”, — дисә дә, алдан сөйләшенгән җитез әңгәмә 5 сәгатькә сузылды.
“Әти Билалетдинов белән эшләгәнемне белсә, ышанмас иде”
— Илмир абый, “Ак Барс”ның һәр уенчысы турында яңалыкларны ишетеп торабыз. Командада мөһим кешеләрнең берсе булсагыз да, сезнең хакта, хәтта кайда туганыгызны да белмибез.
— Әтием — Илһам, ул Арча районының Япанчы авылыннан. Әнием Фирая да шул яклардан, туган авылы — Әтнәнең Бәрәзәсе. Әти хәрби кеше, ракета гаскәрләре командиры иде, шуңа күрә гаиләбез Советлар Союзын аркылыга-буйга гизде. Күчмә тормыш алып барган әти-әнинең ике улы дөньяга килә. Абыем Илфир белән Белоруссиядә тудык. Балачак шунда узды. Аннары әти пенсия яшенә җиткәч, аны Татарстанга күчерделәр. Башта Лениногорскида яшәдек, анда 2 нче мәктәптә укыдым. Аннары Буага күчтек, мәктәпне шунда тәмамладым.
Буш вакыт булмады, музыка мәктәбендә дә укыдым, үзебезнең ансамбль бар иде. Спорт белән шөгыльләндем. Җиңел атлетикадан алдынгы идем. Хоккей да уйнадык, элек “Золотая шайба” уеннарында район командалары үзара ярышты. Әти хоккей ярата иде, уеннар башланса, тын да алмыйча карады. “Спартак” өчен җан атты. Аннары игътибары “Динамо”га күчте, чөнки анда яшь хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов пәйда булды. Әти һушы китеп аның уенын карады. “Менә бит татар, үзебезнең егет!” дип куана иде. Әгәр әти бүген исән булса, Зиннәтулла Хәйдәрович белән бергә эшләгәнемне күреп, аның бәхете эченә сыймас иде.
Әти иртә, 48 яшендә вафат булды. Абый да әти юлын сайлады, хәрби булып хезмәт итте, ләкин ул да 46 яшендә дөнья куйды. Икесенең дә ракета гаскәрләрендә хезмәт итүләренең нәтиҗәсе — яман шеш белән китеп бардылар. Абыйның кызы Дилә ятим калды, ул миңа үз кызым кебек якын. Бүген ул Диля Даль исеме астында, җырчы буларак, Мәскәүне яуларга тырыша.
Аллага шөкер, әни исән-сау, Казанда яши. Быел ул, Алла боерса, 80 яшен тутырачак. Әнием белгечлеге буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы, читтә яшәгәндә китапханәче булып эшләде. Ләкин Татарстанга күченеп кайткач, укытты. Әти дә, әни дә таләпчән иде. Әни әле дә мине өйрәтә, юнәлеш күрсәтә. 50 яшьне тутырсам да, беркая китеп булмый, аны тыңламый чара юк.
— Әтиегез дә, абыегыз да хәрбиләр. Сез ничек табиб булып киттегез?
— Мәктәпне тәмамлаганда әни: “Өйдә ике хәрби. Җитте, бүтән кирәкми”, — дип әйтте. Минем дә артык теләк булмады, чөнки 9 нчы сыйныфта ук табиб булачакмын дигән карарга килдем. Ул вакытта каты чирләп китеп, хастаханәдә яттым. Дәваланганда ак халатлыларга ихтирамым артты, хирургларның эшенә мөкиббән киттем, бик кызыктым. Шуңа күрә Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем.
Лечфакта укыдым. Укып бетергәч, Лаеш районының Столбище авылына җибәрделәр. Анда 5 ел дәвамында эшләдем, минем өчен яхшы мәктәп булды. Чөнки авылда син берьюлы кардиолог та, хирург та, акушер да, лор табибы да. Нинди генә очраклар булмады!
Аннары Казанның ГИДУВ хастаханәсенә эләктем. Биредә хирургиянең тернәкләндерү бүлегендә эшләдем. Күз алдына китерәсездер, кешегә Елизаров аппаратын куялар, аны алганнан соң кул яки аякларны эшләтеп җибәрергә авыр була. Менә без шул кешеләргә ярдәм иттек. Авыру йөреп китсен өчен көч салырга кирәк. Аның төрле методикалары бар, барысын кулландык. Бу сабырлык таләп итә торган бик авыр эш. Без чын мәгънәсендә кешеләрне аякка бастыру белән шөгыльләндек.
Менә шунда эшләп йөргән вакытта безгә “Ак Барс”тан мөрәҗәгать иттеләр. Татарстан хоккее йолдызлары Сергей Золотов, Роман Баранов, Эдуард Кудерметов, Михаил Сарматин, Олег Грачев травма алып, хастаханәгә эләктеләр. Бик тиз арада аякка бастырырга кирәк иде, башка табиблар баш тарткан, ә без булышырга карар иттек. Башкалар 4 ай вакыт кирәк дигәндә, без 2 ай эчендә аларны янә көчле хоккейчыларга әверелдердек. Бик тиз тернәкләнделәр. Команда җитәкчелеге моңа шаккатты. Ул вакытта тренер Юрий Моисеев, менеджер Виктор Левицкий миңа хастаханәдәге эшне берләштерергә тәкъдим итте. Көндез хастаханәдә, ә кичен “Ак Барс” клубына бара идем. Аннары ошап китте, тулысынча бу эшкә күчтем. 1997 елдан бирле “Ак Барс” хоккей клубындамын. Төрле тренерлар белән эшләргә туры килде.
“Төп бурыч — хоккейчының сәламәтлеге”
— Уенчылар һәрвакыт яхшы формада булырга тиеш. Ләкин алар да кеше, салкын да тия, температура күтәрелә, ашказаны да авыртырга мөмкин. Хоккейчылар “барыбер уйныйм” дип каршы чыгалармы, сезне тыңламаган очраклар буламы?
— Уен сезоны алдыннан, гадәттә, һәрбер хоккейчы чәченнән алып аяк тырнагына кадәр тикшеренү уза. Йөрәге тыныч вакытта һәм йөгергәндә ничек эшли, кан басымы нинди — барысы да исәпкә алына, төрле анализлар ясала. Дөрес, алар да чирли, ләкин хоккейчылар тиз тернәкләнә, чөнки иммунитетлары көчле.
Табибларның төп бурычы — хоккейчыларның сәламәтлеген саклау. Уенчының температурасы булса, берсе дә бозга куалап чыгармый. Югары температура булганда йөрәккә зур көч килә. Безгә сәламәт хоккейчы кирәк. Авырган килеш бер тапкыр чыгар, яхшы уйнар, ләкин аның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Берсе дә таза спортчыны югалтырга теләми. Бу кыйммәткә төшәргә мөмкин. Хоккейчы: “Чыгам, уйныйм, теләсә нәрсә эшлә, аякка бастыр”, — дип әйтергә мөмкин, ләкин бу бик сирәк күренеш.
Тренерлар да табибларны тыңлый. Элегрәк колак салмыйлар иде, хәзер уенчыны кадерләп тоталар. Акыл белән эш иткән, тәҗрибәле җитәкче табиб белән сүзгә килми.
Хоккей клубы табибы уенчылар белән ешрак һәм тыгызрак аралаша. Һәрбер спортчыны нәрсә борчыганын беләбез. Психологик яктан да ярдәм итәбез. Гаиләләрендә нинди проблема булганы да безгә билгеле. Кайчак уенчының йә баласы, хатыны, якыннары чирләп китәргә мөмкин. Аларның сәламәтлеген дә кайгыртабыз, чөнки спортчы ата-анасы өчен борчыла икән, ул тынычлап уйный алмый. Ә безгә мөрәҗәгать иткәч, “минем проблеманы табиб хәл итә” дип ышана. Кәефләре төшкән вакытлары була, бу очракта да ярдәмгә киләбез.
Уен алдыннан тренер гына түгел, табиб та киңәшләр бирә. Хоккейчының травмасы булырга мөмкин. Ул тагын егылырмын, аякны яки кулны авырттырырмын дип курка. Мәйдан кырына барып бәрелсәм дигән психологик курку туа. Бу очракта кешене тынычландыру безнең бурыч.
Кешеләрдә “уенны тренер белән беррәттән ник табиб та карый соң” дигән сорау туарга мөмкин. Берәр нәрсә булса, сызгыру белән ярдәмгә барып җитеп була бит. Ләкин уенны карау мөһим. Чыгып йөгергән вакытта хоккейчы нинди травма алганын чамалыйм, нинди бәрелеш булганын күреп торгач, диагнозның нинди булырга мөмкинлеген әйтеп була, йөгереп барганда ук ниләр эшләргә кирәклеге башымнан үтә. Спорт табибы төрле белгечлеккә ия булырга тиеш — мин берьюлы травматолог, кардиолог, терапевт, лор, пульманолог, гастроэнтеролог та.
“Билалетдинов кайда тиз, кайда сүлпән уйнарга кирәклеген белә”
— Илмир абый, “Ак Барс” уенын караганда шул күзәтелә: башта безнекеләр сүлпән уйныйлар, иренеп кенә хәрәкәтләнгән кебек. Аннары кинәт шәбәя төшәләр. Сезон уртасында ажгырып көрәшә башлыйлар, темпларын көчәйтәләр. Моның ниндидер хикмәте бармы? Табиб күзлегеннән моны ничек аңлата аласыз?
— Һәрбер хоккей командасының үз уен тактикасы бар. Уенчыларны аерып торган сыйфатлар — ул тизлек һәм чыдамлык. Алар бер-берсенә бәйле түгел, хәтта каршы килә. Мисал өчен, әгәр кешене тизлек сыйфаты аера икән, аның сабырлыгы, чыдамлыгы түбән дәрәҗәдә була. Спринтер 100 метрны яшен тизлегендә уза, ә марафонда ул йөгерә алмый, арый, хәле бетә. Ә марафонда йөгерүче тизлек җыя алмый.
Командалар ничек уйнарга кирәклеген үзләре хәл итә. Сезонның башлангыч этабында яхшы күрсәткечләргә ия буласы килгән клуб тизлеккә игътибар итә. Башта җитез уйныйлар, көн-дәшләр алдында үзләрен сынатмыйлар кебек. Тик озакка чыдый алмыйлар, ноябрь азагына пуля кебек аткан командалар төшеп кала башлый.
Җитди һәм тәҗрибәле командалар тизлек сыйфатларын плей-офф вакытында күрсәтә. Алар башта көчләрен саклый, ә плей-оффnа тизлек белән чыдамлыкны тәңгәлләштерергә тырыша. Бар да тренерның осталыгына бәйле. Бу очракта Зиннәтулла Билалетдиновка тиңнәр юк, ул барысын да исәпкә алып, кайчан, нинди уенда тизлекне арттыра башларга кирәклеген белә, чамалый.
— Быел Сез беренче тапкыр җыелма команданың табибы булып эшләдегез. Ничек, кем чакыруы белән анда эләккәнегезне сорамыйм. Болай да аңлашыла. Җиңү яулап кайттыгыз. Шулай да, читтә йөргәндә чагыштыру җиңелрәк. Башка илләрнең спорт табиблары ничек эшли?
— Зиннәтулла Хәйдәровичка рәхмәт. Көтелмәгәнрәк булды ул, шуңа күрә үземне бәхет кошы тоткандай хис иттем. Яңа җирдә, мохиттә эшләгәндә белгән, үзең ышанган кешеләргә таяну җиңелрәк. Билалетдинов белән 7 ел бергә эшләдем, бер-беребезне күз карашыннан диярлек аңлыйбыз. “Ак Барс” эшеннән тыш өлгерә алыр идең”, дип әйткәч, билгеле, баш тартмадым. Аның белән бергә эшләү рәхәт. Профессионал булудан бигрәк ул кешелекле, олы йөрәкле шәхес. “Ак Барс” җитәкчелеге дә каршы килмәде, чөнки Билалетдиновка аерым мөнәсәбәт, аның мөрәҗәгатен кире какмадылар.
Чит илдә, мәсәлән, НХЛ лигасында уйнаучы командада аерым массаж ясаучы һәм физиотерапевт бар. Бездә массажның төрлесе ясала. Ә чит илдә алар кыздырып җибәрер өчен генә эшлиләр, уен алдыннан тәнне уяталар. Физиотерапевтның кулында боз була, аның төп эше — авырткан җиргә боз кую. Ләкин уен вакытында травматолог, хирург, лор табибы, окулист, нейрохирург, стоматолог була. Алар ике командага да ярдәм итә.
Ә бездә һәрбер команданың үз табибы һәм киң профильле булып саналабыз. Шулай да, уен вакытында ике “Ашыгыч ярдәм” машинасы әзер тора, аның берсе — реанимобиль. Татарстанда ул яктан эш яхшы куелган. Медицина мөһим тармак, моны җитәкчелек тә аңлый, бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. НХЛда тагын бер галәмәт бар. Мисал өчен, хоккейчы бәрелгән икән, аны шундук рентгенга җибәрәләр. 10 тапкыр бәрелсә, шулкадәр нурланыш ала. Зарарлы, ләкин аларда шундый кагыйдә.
“Кеше гомере дигәндә көндәшлеккә урын юк”
— Ә хоккей командаларының табиблары үзара аралашамы? Мәсәлән, ниндидер квалификацияне күтәрү курслары узасызмы?
— Әлбәттә, аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Уен Казанда уза икән, барлык шартлар тудырыла. Гади анализ ясарга туры килергә мөмкин, бу эштә булышабыз. Без, мәсәлән, башка шәһәрдә булсак, хастаханәләр эзләп йөрмим, көндәш команда табибына әйтәм, ул барысын да йөгертеп эшләп бирә. Бу бернинди канунга язылмаган кагыйдә. Кеше сәламәтлеге, гомере турында сүз барганда көндәш команда хоккейчысымы, безнекеме — аерма юк.
Ел саен Ярославльдә КХЛ табибларының семинары уза. Очрашуга көчле профессорлар килә, чыгышлар ясала. Чит ил табиблары да күп нәрсәгә өйрәтә. Спорт медицинасында һәрвакыт үзгәреш, яңа җиһазлар, яңа савыктыру методикасы барлыкка килә. Допинг контроль буенча укулар була. Бу бик файдалы. Ике ел элек Швейцариядә җыелдык.
— Илмир абый, спорт табибы булып эшләгән дәвердә иң истә калган очрак бармы?
— 7 ел элек ЦСКАга каршы уйнадык. Олег Терещенконың “Ак Барс”та уйный башлавының беренче елы иде. Көндәш команда хоккейчысы терсәге белән башына китереп сукты. Зур тизлектә китереп бәргәндә Олег бозга лап итеп килеп төште. Аңын югалтты, теле аңкавын каплаган иде. Тәнен көзән җыера башлады, бик куркыныч күренеш. Ярый Александр Степанов югалып калмады, миңа авызын каерып ачарга, телен тотарга ярдәм итте. Бу авыр очрак хәтердә бик уелып калды.
“Металлург” белән уйнаганда Новак бите белән мәрхүм Марекның тимераягына егылды. Колактан колакка кадәр бите киселде, кан чәчри башлады, яра бик каты булды. Зур авырлык белән канны туктата алдык.
Шулай ук Павел Дацук истә калды. Хәзерге көндә дөньяның иң яхшы хоккейчысыннан барлык табиблар да баш тарткан иде. Екатеринбург уенчысы тезенә операция кичерде, ләкин аягын бөгә алмый озак интекте. Ольга Корнеева бе-лән ярдәмгә килдек. Көн саен аның белән шөгыльләндек, бала кебек карадык, тәрбияләдек, нәтиҗәдә аякка басты. Ул безне рәхмәт белән искә ала. Аның өчен шатмын, Детройт өчен уйный, чын йолдыз. Ләкин шуңа да карамастан, шундый ук гади егет булып калган. Бездә уйнаса, бик яхшы булыр иде.
“Хоккейчы сала икән, штраф салына”
— Хоккейчыларны бала кебек тәрбияләп, аларның ни ашаганына кадәр күзәткән кеше үзе авырыймы соң?
— Табиблар — иң күп чирләүчеләр! Без дә кеше, ләкин гадәттә, табиблар үзләренә игътибарсыз. Кемнең инде хастаханәдә ятасы килсен?! Дару эчәбез дә, алга! Ә тикшеренү узган юк, берәр нәрсә тапсалар, бетте баш, дәваланырга туры киләчәк, аннары йокы да качачак.
— Спортчылар турында төрлесен ишетәбез. Салган килеш руль артында тотылган очраклар да булды...
— Яхшы командада дисциплина өстенлек итә. Спорт хәмер белән дус түгел. Кайчак тынычланыр өчен шәраб эчеп куярга ярый. Чит илдә уеннан соң бер бокал сыра эчәләр, тик анда чаманы беләләр. Русиядә бу мәсьәлә авыррак хәл ителә. Ләкин хәзер хоккейчылар контрактка бәйле. Шуңа күрә эчеп, аларның берсенең дә эшсез каласы килми. Әгәр уенчыдан хәмер исе килә, ул тренировкага әзер түгел икән, акчалата штраф салынырга мөмкин. Ә бу зур сумма.
“Бер караштан гашыйк булу”
— Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде...
— Хатыным Ләлә белән 1979 елда таныштык. 1 сентябрьдә медицина институтында студент таныклыкларын алыр өчен чират торабыз. Ләлә миннән алдарак иде. Бер борылып каравы, күз сирпүе булды, аңымны югалтырлык дәрәҗәгә җиттем. Күзләр очрашты һәм күңел түренә кереп оялады. Ничек танышырга дип баш ваттым. Янына барырга кыймыйча, 4 ай буе йөрдем. Аның икетуган абыйсы минем белән бер төркемдә укыды, аңа рәхмәт, ул махсус безне очраштырып, таныштырды. 1983 елда өйләнештек, студент туе булды. Ә 1986 елда улыбыз Руслан туды. Хатыным шулай ук табиб, терапевт. Улым да медицина академиясен тәмамлады, ул медицина җиһазларын сату белән шөгыльләнә.
Улым “Ак Барс” фанаты. Аңа, әлбәттә, башкалар белән чагыштырганда җиңелрәк. Ул хоккейчыларны якыннан күрә, таныша, аралаша ала. Руслан кәшәкәләр җыя, зур коллекция туплады. Бер уенны да калдырмый, кайчак аны, дусларын үзем белән алам. Хоккейны яхшы белә, стратегик яктан анализ ясый.
Бездә хоккей яратмаган кеше юк. Хатыным бер уенны да калдырмый карап бара. Әни дә, әби дә намазда, уен башланыр алдыннан да, беткәч тә намазларын укыйлар, догаларын кабатлыйлар. Әни Русия җыелма командасының соңгы уенын шифаханәдә булганда караган. Гел ирләр, яшьләр, ди, ләкин иң нык кычкыручы, барысын да белүче мин идем, дип сөйләп көлдерде.
Һәрвакыт әни язып биргән Коръән сүрәләрен йөртәм. “Фатиха”, “Ихлас”, “Нәс”, “Фәләкъ” сүрәләрен беләм, аларны укыгач, үземне калкан артында кебек хис итәм. Тормышта төрлесе булды, зур югалтулар кичердек, ләкин безгә Аллаһ ярдәм итте.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
№ | 18.06.2012