Июнь ахырында яңалыклар агентлыклары игътибарга лаек бер хәбәр таратты: Куба хакимияте математикадан университетларга керү мөмкинлеге бирә торган дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алмаска, тестлы имтиханны исә 1 июльдә кабат үткәрергә дигән карар кабул иткән.
Сәбәбе бик гади: ике профессор биремнәрне урлап сатканнар, шуннан соң нәкъ Россия алгоритмы башкарылган – сатып алучылар да сатканнар. Бөтен ил тест биремнәренә алдан тиенгән. Хакимиятнең реакциясе илдә идарә барлыгын раслый, бу очракта булырга мөмкин бердәнбер рациональ карар кабул ителгән, караклар бернигә дә ирешмәгән, җинаятьчеләр хөкемгә тартылачак. Россиядә исә урлашу масштаблырак булды, һәр имтиханның биремнәре сатылды, имтихан алдыннан биремнәрне һәм җавапларны бөтенләй бушка да табарга мөмкин иде. Соңгы имтиханнарга биремнәрне алыштырып, каракларны нәүмиз калдырырга мөмкинлек булса да, бу эшләнмәде. Нәтиҗәдә имтиханнан имтиханга югары баллар саны үсеп, соңгы имтиханнарныкы Гиннессның рекордлар китабына кертерлек булды. Шуңа күрә аларны рәсми рәвештә игълан итәргә дә курыктылар. Кубадагыдан аермалы буларак, җинаятьчеләр тотылмады. Рособрнадзор, җинаятьчеләрне прокуратура эзли, дип белдерсә дә, БДИ йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Генпрокуратура вәкилләре, тикшерүне таләп итеп мөрәҗәгать итүче булмады, дип әйттеләр, ягъни контроль үлчәү материалларын сатучылар тулы тынычлыкта калдырылды.
Илнең мәгариф түрәләре, җәнҗал кубу белән, караклык имтихан нәтиҗәләренә әллә ни тәэсир итмәде, дип акланды, әмма югары баллар җыйган укучылар барысы да автомат рәвештә шик астына алынды. Эшләрне яңадан тикшерү дигән масштаблы акция башланды. Әгәр дә тикшерү этабы гадел булса, яңадан тикшерү берни дә бирмәскә тиеш иде, чөнки эш инде эшләнгән, формаль яктан аңа бәйләнеп булмаска тиеш. Тик Рособрнадзор башлаган акция шуны күрсәтте: БДИ процессының барлык этаплары да җинаятьчелеккә баткан – әзерләнгән биремнәр урлап сатыла, имтихан барышында җаваплар, тәртипне бозып, укучыларга тапшырыла, тикшерү системасы бернинди дә җинаять булмаслык итеп эшләнгән дигән рәсми раслаулар да дөрес түгел, чөнки кемнәрнеңдер эшләнмәгән эшләренә дә баллар куеп утырганнар, кайберәүләрнең эш бланкларына исә дөрес җавапларны язып куюдан да тартынмаганнар, ә менә эшен гадел башкарган укучыларның исә баллары киметелгән, куеп бетермәгәннәр.
Имтихан барган мәктәпләр янындагы хәлләрне инде язып та тормаска кирәктер, бәлки. Анда сюрреалистик күренешкә тап буласың: мәктәп алдында телефон белән тотылып куып чыгарылган кыз бала илереп елый, арткы якта исә ачыктан-ачык вип-балаларның контроль үлчәү материалларын алып чыгалар һәм эшләп кертеп бирәләр һәм... берәү дә тотылмый. Тынычлык шулкадәр нык: мәктәпләрнең берсе янында мин машинаны караклар янәшәсенә куеп, видеога да төшердем – берәү дә курыкмады. Моннан ике ел тирәсе элек Мәгариф министрлыгының бер җаваплы иптәше миңа бер булса да каракны тотып бирергә тәкъдим ясаган иде, мин тәкъдимне кире кактым, чөнки җинаять эшләргә тулы мөмкинлек биреп, меңнәрнең берсен тотып җәзага тарту бернинди әхлак кысаларына да сыймый. Җинаять юллары ябылганнан соң гына, үтә әрсез тәртип бозучыларны тоту тиеш. Мондый очракта алар тотылмый калмаячак та инде, әлбәттә. Аннан соң каракларны тоту ул журналист вазыйфасы түгел, моның өчен министрлыкның күп штатлы структуралары бар һәм аларның вәкилләре урлашу барган урында утыралар һәм мәктәпнең тышкы ягына күз салырга аларга беркем дә комачауламый. Моның урынына алар менә нәрсә эшли. Имтихан барган аудиториягә көтмәгәндә бәреп керә, кыз бала янына килеп: “Чыгар телефоныңны, мин күрдем”, – дип сөрән сала. Ихтыяр көче булган бала исә бирешми, үзендә берни дә юк икәнен мескен генә әйтеп тик утыра, капшап карап булмый бит инде кыз баланы. Ихтыярсызлар исә биреләләр һәм беркетмә төзелә. Югыйсә аудиториядәге һәр бала, апелляция язып, әлеге иптәшне җавапка тартуны таләп итә алыр иде, әмма балалар эшне катлауландырырга теләми.
Быел вузларга кабул итү башка еллардагыдан нык аерылачак. Кабул итү комиссияләре кемнәрне кабул итүләрен якынча да чамалый алмаячак. Үткән елгы югары баллы чемпионнар, документларын быел тапшырсалар, аутсайдерлар рәтендә булачак. Өч имтиханда 270 балл туплап, абруйлы факультетларга кереп булыр дип ышану мөмкин түгел быел. Үткән ел исә мондый нәтиҗә абсолют лидерлыкны вәгъдә итә иде. Хәлне төзәтү өчен профиль фәннәреннән вуз имтиханы кую гадел булыр иде, әмма бу инде эшләнмәде.
Мәгълүмат кырында бер генә рациональ орлыгы булган фикер күренде әлегә. Аны Дәүләт Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Николай Булаев игълан итте: “Югары уку йортларында бюджет урыннары ел саен яңадан бүленергә тиеш”, – диде. Әгәр студент булгач начар укысаң, бюджет бүлегендәге урыныңны югалтасың икән, бу инде, бердән, тырышып укырга стимул бирсә, икенчедән, БДИда урлашучыларны кыен хәлгә куя, болар бит гадәттә вузда югары нәтиҗәләр күрсәтә алмыйлар. Дөрес, әлеге чара вуз ришвәтчелеген үстерәчәк үстерүен, моңа каршы нәтиҗәле көрәш ысулларын табарга кирәк булачак. Хәзерге вакытта исә югары уку йортлары икешәр-өчәр имтиханын “икеле”гә бирүчеләрне дә өстәмә сессия игълан итеп өстерәп йөртәләр. Бу мәшәкатьләр үзеннән-үзе юкка чыгар иде. Менә мондый гаделлеккә үк бара алырмы җитәкчелек, сорау ачык кала.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–106 | 03.07.2013