Билгеле булганча, әлифбабыздагы хәрефләр саны урыс алфавитындагыдан алтыга артык. Нәтиҗәдә үзләрендә шушы хәрефләр булмагач, татарча исемнәребезне урыслар бозып әйтә. Сузык авазлар белән эш җиңелрәк, әйтик “ә”не “а”га, “ү”не “у”га, “ө”не “о”га гына алмаштыралар. Ә менә “җ” урынына “дж” дип куеп, “ң”ны “нг”га үзгәртеп һәм “һ” ны “г”га алмаштырып тулы бер буталчык кертәләр.
Нигездә, Көнбатыш Европа телләреннән алынган исемнәрдәге “җ”, “ң”, “һ” хәрефләрен бер дә кирәкмәгәнгә “дж”, “нг” ,”г”га алмаштырып язабыз һәм әйтәбез. Мисаллар коточкыч күп һәм безнең телебез файдасына түгел. Джалил, Джаудат, Джамиля, Гади һәм башкалар. Әле ярый хәзергә татар исемнәрен үзебезчә, Җәлил, Җәмилә, Һади дип дөресләп яза һәм әйтә алабыз, ә башка телләрдән урыс аша кергәннәрне нигәдер бозып язабыз һәм укыйбыз. Нигә без Җорҗ Бушны Джордж Буш, Һейнене Гейне дияргә мәҗбүр соң әле?
Менә шулай һәрвакыт баскын халык кубызына биеп торсак, Джалил, Джамилә, дип язарга гына түгел, әйтергә дә күнектерелербез. Һадиевне Гадиев дип яза һәм әйтә башладык та инде, шулай күнегеп китәргә дә озак түгел.Әнә бит үзебезнең тел галимнәребезнең мәгънәсезлеге аркасында каты “к” һәм “г” хәрефләреннән мәхрүм ителгәч, хәзер каләм, кәгазь дип язабыз да, укыйбыз да. Һич югы башкорт туганнарыбыздан үрнәк алган булсалар да, бик мөһим ике хәрефебез сакланып калыр иде.
Шөкер, “Азатлык” радиосы бозып әйтүләргә юл куймый, “Мәдәни җомга” һәм башка басмаларыбыз да Гейне дип язмый, тиешенчә Һейне дип дөрес яза. Коттеҗ, җинс кебек төшенчәләрне дә “дж“ кулланмыйча язарга һәм әйтергә өйрәнсәк, шулай ук комачауламас. Шәхсән үзем кая гына язганда да “дж“ кулланмыйм, ләкин барыбер “дөресләп” төзәтәләр.
Бездә телебезгә зыян салуга китерүче фикерләр белән мавыгып китүләр күп. Татарстан суверенитеты игълан ителгән елларда “боралак”, “мәхкәмә” һәм башка шундый төрки, гарәп, фарсы телләреннән алынган күркәм төшенчәләр кулланыла башлаган иде. Әмма тел галимнәребез моңа кискен каршы чыкты. Имеш, “җөмһүрият”кә караганда республика әйбәтрәк. ”Арыш, бодай, арпа һәм башка культураларны арыш мәдәнияте дияргәме. Акчаны экономияле тотарга диясе урынга икътисадлы дию буламы инде”, фәлән дә фәсмәтән.
Кычытмаганны кашып, телебез турында “кайгыртучылар”га бер дә курыкмыйча “культура”сын да, “мәдәният”ен дә иркенләп, синонимнар рәвешендә кулланыгыз диясе килә. Әнә тагын берсе “Мәдәни җомга”ның “Туган тел” кушымчасына татарның бик тә матур төшенчәләре булган “зур әти” (зүрәти), “зур әни” (зүрәни) сүзләрен алып ташларга тәкъдим итә. Имеш, “зур”ның антонимы “кечкенә”, шулай икән, кечкенә әти буламыни? Шуңа күрә “әби”, “бабай” гына тиеш?! Нинди сафсата! Алайга китсә, Америкадагы карт-кортка да, Камчаткадагысы да әби-бабай дип атала. Ә зүрәни, дәү әни фәкать синеке генә. Әби, бабай исә хатыныңның әти-әнисе була. Аларны ничу сәхнәләрдән, маймылланып, түще дә тесть дип атарга.
Шәһит ГАТАУЛЛИН
в„–106 | 04.07.2013