Таҗик милләтеннән булган туташларга башка дин һәм милләт кешеләре белән гаилә кормаска. Таҗикстан парламенты депутаты Саодат Амиршоева Конститу циягә әнә шундый төзәтмә кертергә тәкъдим итә. “Бүген безнең кызларыбыз, байлык артыннан куып, ике дә уйламыйча, башка милләт кешесенә кияүгә чыга. Бу күренеш безне, таҗик аналарын, бик борчый”, – дип белдергән ул. Таҗикстанның социаль челтәрләрендә бу тәкъдимгә бары тискәре фикерләр генә әйтелгән.
Ә сез үзегезнең балагызның башка дин һәм башка милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме? Таҗик депутаты кертергә теләгән тыюда хаклык бармы?
Алсу Миронова,“Татарстан яшьләре” берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе:
– Әлегә минем балаларым юк. Шулай да киләчәктә, улым яки кызым башка милләт һәм дин кешесе белән гаилә корырга теләсә һәм алар бер-берсен чынлап та яратса, мин каршы килмәс идем дип уйлыйм. Ләкин яшьләргә киләчәктә аларны нинди кыенлыклар көтүе турында алдан ук әйтәчәкмен. Бу – бик мөһим карар. Биредә хаталар ясарга ярамый. Никах мәҗлесе, туй йолаларын ничек үткәрү, балага исем кушу, аның кайсы динне тотачагын алдан ук күзаллау мөһим. Шәхсән минем катнаш никахта яшәүче дусларым бар. Кагыйдә буларак, бергә тормыш иткән вакытта аларның берсе башка дингә күчә.
Айсылу Лерон,“Татар радиосы” ди-джее:
– Мин башка дин һәм милләт кешесенә кияүгә чыгу мөмкин түгел дип яшәдем. Мондый хәлне күз алдыма да китерә алмый идем. Бу тәрбиядән килә. Кечкенәдән, минем ирем үз динемдәге, үз милләтемдәге кеше булырга тиеш, дигән уй белән үстем. Кызымны да шулай итеп тәрбияләргә тырышачакмын. Ләкин инде аның башка милләт кешесе белән гаилә корасы килсә, уйларга туры киләчәк. Мәхәббәтләре көчле, сайлаган яры яхшы кеше булса, ризалык бирүем ихтимал. Бу очракта, минемчә, кешенең үз язмышын үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Каршы килсәң, гомер буе үзеңне гаепле тоеп яшәвең бар. Иптәш кызларым арасында да катнаш гаилә корып, бәхетле яшәүчеләр күп. Ләкин балалары гына татарча сөйләшми, телне белми. Ә тыю – мәгънәсезлек. Бер-берсен чынлап яраткан ике кеше барыбер җаен табачак.
Гөлсәһирә Гыйниятова, 155 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Шәхсән үзем мондый никахларга каршы. Ләкин балалар чынлап та яратышса, берни эшләр хәлең юк. Бу очракта иң элек балама барысын да дин ягыннан аңлатып карар идем. Чөнки башка дин һәм милләт кешесе белән гаилә коргач, иң беренче проблема – балага исем кушу. Һәр ике як үз исемен кушарга тели. Мондый никахларның бер уңай ягын да күрмим. Төрле милләт һәм төрле дин кешеләренең туенда утырганда ук каршылыклар ярылып ята. Юк, мин башка милләт кешесенә каршы түгел. Һәр милләтнең үзенә генә хас матур традицияләре бар. Ләкин баламның мондый гаилә төзүен теләмәс идем. Иң элек гаиләдә милли тәрбия булырга тиеш. Барысы өчен дә, иң беренче чиратта, гаилә җавап бирә. Таҗикстандагы кебек өстән ниндидер тыюлар кертү исә бик зур фаҗигаләргә китерәчәк.
Резеда Шәрәфиева,җырчы:
– Киләчәктә Ходай Тәгалә нәрсә язгандыр бит! Әлегә ул хакта уйланганым юк. Балаңның тормыш иптәше үз милләтең, үз динеңдәге кеше булса, яхшы инде. Бөтен гореф-гадәт, йолалары таныш. Ләкин көннәрдән бер көнне кызым башка милләт һәм дин кешесенә кияүгә чыгам дип кайтса, каршы килмәячәкмен. Яхшы кеше булса, нигә риза булмаска ди? Кешенең нинди икәнлеге күзләреннән үк билгеле бит. Минем өчен дин түгел, баламның бәхете беренче урында тора.
в„–107 | 05.07.2013