Газетабызның 28 июнь санында Яшел Үзән районы Олы Җәке авылында җиләк үстерүче “Ягодная долина” крестьян-фермер хуҗалыгы турында язган идек. Аларны үстерүче Илдар Ситдыйков газета аша аграр министрга үз тәкъдимнәрен юллады.
Хәтерләсәгез, ул үзенең тәҗрибәсен киңрәк җәелдерү, җиләк игү белән шөгыльләнергә теләгән фермерлар өчен белем бирү үзәген оештыру, аларны чит илгә укытырга җибәрү кирәклеген алга сөрде. Безнең газетаны игътибар белән укып баручы Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, язма басылып чыкканнан соң, җиләк басуында булып, аны үстерүчеләр белән сөйләште.
– Илдар Ситдыйков тавык йомыркасыннан да зуррак җиләкләр үстерә дип язып чыктыгыз, – диде аграр министр “ВТ” журналистына. – Чыннан да, республика өчен гаҗәп күренеш. Бездә аны моңарчы бакча кишәрлекләрендә кечкенә мәйданнарда гына үстерделәр. Әмма Илдар кебек гектарлап үстереп, бизнес җәелдерүчеләр юк иде. Республика ихтыяҗын канәгатьләндерерлек җиләк культураларын үстерү безнең максат булырга тиеш. Бәлкем, ул әйткән укыту үзәген дә биредә оештырырбыз, җиләк үстерергә уйлаучылар өчен бу басуны тәҗрибә үзәге итәрбез.
Министр әйтүенчә, моңа кадәр без авылда яшәүчеләрне күбесенчә терлек, кош-корт тотарга кодаладык. Кайберләренең бу эштән күңеле дә кайтты. Җиләк-җимеш үстерү безнең сала халкы өчен яңа тармак булачак.
Марат Әхмәтов биредә янып-көеп җиләк үстерүчеләргә үзенең соклануын белдерде. Түтәлләр арасыннан йөргәндә, күренгән чүпләрне дә өзеп алгалады әле. Җиләкләрнең зур булып үсүен дә күрде, тәмен дә татып карады. Чит илләрдә чыгарылган сортларның уңышны күбрәк бирүен дә кире какмады.
– Профессиональ дәрәҗәдә, фанатларча эшлиләр, – диде министр. – Мине егетләрнең эшнең рәтен белеп башкарулары сокландырды. Мондый кешеләр республикага кирәк, без аларга ярдәм кулы сузарга тиеш. Авылларда кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр шактый. Биредәге тәҗрибә алар өчен үрнәк. Бер очрашуда гына барысын да күреп, сөйләшеп, фикерләшеп булмый. Киләчәктә дә аралашып торачакбыз.
Фермерның эше җай гына бара дисәк тә, аның да хәл итәсе проблемалары бар иде. Аларга җыелган җиләкне сакларга салкын урын юк. Ә эсседә, аеруча быелгы кебек 30 градус кызу булганда җиләк тиз бозыла. Аны саклау өчен җир казып, махсус баз ясарга уйлаган булганнар. Аграр министр суыткыч алырга ярдәм итәчәгенә ышандырды. Җиләкне ташу да – мәшәкатьле эш. Моның өчен суыткычлы автомобиль кирәк. Анысы да махсус программа буенча булачак. Бакча җиләгендә булган корткычларны юк итүдә дә кыенлыклар бар. Дөрес, эшкәртү җайланмасы алынган. Әмма ул җиләк культураларына яраклашмаган, яфрак өслеген генә эшкәртә. Ә җиләкнең “дошман”нары яфрак астында кала. Министр Италиядә чыгарылган агу-химикатлар сиптерү җайланмасын алырга ярдәм итәчәген дә белдерде. Сугару эшләрен башкару өчен авыл халкы көче белән моңа кадәр сакланып килгән бөяне “Татмелиорация” аша тиешле тәртипкә китерергә вәгъдә итте. Илдар Ситдыйковның планнары җиләк үстерү генә түгел, ул бәрәңгене 100 гектардан да ким булмаган мәйданда икмәкче. Марат Әхмәтов 10 елга арендага җир табып бирергә ярдәм итте.
Аграр министр “Ягодная долина” хуҗалыгы белән танышканнан соң Илдардан кайсы илгә барып тәҗрибә туплап кайтырга теләгең бар, дип сорады. “Италия белән Польша, – дип җавап бирде ул. – Аларда махсус институт эшли. Дистә еллар бу эш белән шөгыльләнәләр. Ләкин анда августта барырга кирәк”. Марат Әхмәтов яшелчәчелек белән шөгыльләнергә, җиләк үстерергә уйлаган фермерлар төркемен туплап, Италиягә укытырга җибәрәчәкләрен әйтте.
– Мондый хәлне үзем дә көтмәгән идем, – ди Илдар Ситдыйков. – Эшебезне киләчәктә дә ныклап җәелдерергә зур этәргеч булды бу. Татарстанны күпләп җиләк үстерүче төбәк итеп танытырга иде. “Ватаным Татарстан”га да бик зур рәхмәт, – дип озатып калды ул.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
в„–107 | 05.07.2013