Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Алимнар Шурасы рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов 20 июньдә өлкә губернаторы В.П.Шанцев, 21 июньдә Түбән Новгород шәһәре башлыгы О.А.Кондрашов белән очрашты.
Иң беренче итеп, Дамир хәзрәт Валерий Павлиновичка да, Олег Александровичка да өлкә, шәһәр мөселманнарына һәм татарларына күрсәтелә торган даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Түбән Новгород Җәмигъ мәчете территориясен киңәйтү, Ярминкә мәчетен төзү кебек зур проектлар да, Диния нәзарәте һәм Региональ автономия тарафыннан даими уздырылып килгән фәнни-гамәли конференцияләр дә өлкә һәм шәһәр башлыкларының һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Бу очрашуларда 2015 елда Җәмигъ мәчетенең 100 еллык юбилее кысаларында узачак чаралар да искә алынды. Ә иң мөһим сорауларның берсе - Диния нәзарәтенең 20 еллык юбилеен уздыру турында фикер алышу булды. Бу юбилей кысаларында өлкә мөселманнарының V Корылтае оештырылыр, Региональ милли-мәдәни автономия белән уртак унынчы фәнни-гамәли «Фәизханов укулары» узар. Әлеге чараларда мөфти шәех Равиль хәзрәт Гайнетдиннең катнашуы да көтелә.
Шулай ук бу очрашуда Валерий Шанцевның киләсе елда безнең өлкәдә Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыруга уңай карашы билгеле булып, аны татарлар күмәк яши торган районнарның берсендә оештырырга ризалыгы да алынды. Тик, кызганыч, 26 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов V юбилейлы авыл Сабан туен Татарстанның Арча районында уздырырга дигән карар кабул итте. Безнең өлкәдә Бөтенроссия авыл сабан туен уздыру 2015 ел графигына кертелде. Шулай итеп, бик зур масштаблы чара уздыруга ике ел вакытыбыз бар әле.
В.П. Шанцев та, О.А. Кондрашов та Дамир хәзрәт аша Диния нәзарәтенә дә, Региональ милли-мәдәни автономиягә дә бар яклап ярдәм күрсәтергә ышандырдылар, мөселманнар һәм татарлар тормышындагы проблемаларны чишәргә булышырга, хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Зилә АХМАДУЛЛИНА
в„–25-26 |