Мәркәзебез урамнары буйлап күптән җәяү йөргәнем юк иде. Эшкә үземнең машинамда бер үк юлдан киләм-кайтам, ара-тирә яшәү рәвешен үзгәртергә теләп, Глушко тукталышында троллейбуска да утыргалыйм...
Машинада йөргәндә уңга-сулга карау юк. Бөтен дикъкать – юлга. Светофорларның эшләвен-эшләмәвен күзәтәсең, кайда нинди радар торганлыгын чамалыйсың, кайсы урамда кайчан “бөке” хасил булуын беләсең. Безнең соципотека йортын шулай итеп салганнар ки, ишегалды дигән нәрсә бөтенләй юк! Бусаганы атлап, турыдан-туры машина астына эләгергә мөмкин. Эштән ярты сәгатькә соңарып кайттыңмы – тәгәрмәчләрне терәп куярга урын табу зур сорау. Машинаңны читкәрәк куйсаң, иртәгесен көпчәкләрне, радарларны, магнитолаларны тапмаска да була. Әрсезрәкләр инде күптән буш җирләрне трос белән урап алып, өй каршында стоянка ясадылар. Ә без, мәмиерәкләр, кемнәндер нәрсәдер көтәбез. Ә бит бу 16 катлы архитектура шедеврында йөзләгән гаилә яши, кайчан да булса бу чуан тишелергә тиештер бит?! Җитмәсә, Глушко урамыннан борылып йортка керә торган дефицит җирдә ниндидер оятсыз адәмнәр ватык машина ташлап калдырган. Инде икенче ел тәрәзәдән шул тимер-томырга карап, торак йортлар идарәсенең биредә яшәгән кешеләргә нинди “җылы” мөнәсәбәттә булуларын тоясың. Хәер, сүз бүген бу хакта түгел.
Безнең эштә, замана таләпләренә иярепме, әллә тормышыбызны уңайрак итәр өченме, хезмәт хакын бухгалтерия карточкага күчерергә булды. Дөресен әйткәндә, безгә, өлкәнрәк яшьтәгеләргә, яңа технологияләр артыннан куып җитүе бер дә җиңел түгел. Әле көчкә “кампитр“ дигән нәрсәне ипилек-тозлык өйрәнгән идек. Менә тагын монысы.
Бәйрәмнәр алдыннан кассир кыз: “Акчагыз карточкага китте, банкоматтан барып алыгыз”, – дип шатландырды. Безнең янда гына “Казанские аптеки” дигән татарча тәрҗемә ителми торган даруханәдә банкомат бар. Мин шунда кереп акча алырга булдым. Шиш! Карточканы банкомат суырып алды – шуның белән вәссәлам! “Сбербанк”ка шалтыратам. Ярый әле кесәдә “мобилка” дигән икенче бер могҗиза бар. Телефонның теге башында тәмле телле кызлар көтәргә кушалар, хәлемне сораштыралар да, эстафета таягы кебек берсеннән-берсенә тапшыралар. Ә “мобилка” саный. Ярты сәгать эчендә, ниһаять, карточканы заблокировать иттеләр. Кая барасың, галәмәт озын май бәйрәмнәрен гадирәк уздырырга туры килде. Ләкин эш әле моның белән генә тәмамланмады. Шагыйрь әйтмешли, роман кебек кызыклы бу тормыш... Бәйрәмнәрдән соң карточканы алыр өчен Санкт-Петербург урамында урнашкан “Сбербанк”ка барырга куштылар. Шунда юл тоттым. Анда да автоматика: чиратыңны билгели һәм талон бирә. Ләкин карточканы кайтару өчен икенче катка мөрәҗәгать итәсе икән. Банк хезмәткәрләре җитди йөзле кызлар, сөйләшүләр фәкать урысча, артык сүз, елмаю кебек нәрсәләр күзәтелми. Һәм, ниһаять, икенче катта миңа, әйтерсең лә, компенсация рәвешендә мөлаем йөзле, тыйнак яшь ханым белән (исемен соңрак белдем – Гөлнара) эш итәргә туры килде. Ул, рәхмәт төшкере, барысы өчен дә гафу үтенде, тиз генә банкомат йоткан карточканы кайтарып бирде. Бу мәшәкатьләр артыннан йөргәндә миңа коточкыч үзгәрешләр кичергән шәһәр мәркәзеннән берничә кат җәяү узарга туры килде.
...Төньяк Пальмира исемен йөрткән урам буйлап танымаслык үзгәрешләр кичергән Казанны күзәтеп алга атлыйм. Күптән бу тирәләрдә булмаганга, яңа йортлар, кунакханәләр, затлы кибетләрне күреп, безнең дә юлыбыз Европа эзеннән бара икән дигән фикергә килдем. Монысы, бер яктан, сөендерә. Тик Казан урамнарында күпме йөреп, бер таныш йортны, бер таныш йөзне күрмәвем күңелне тырнады. (Бәлкем, ялтыравык фасадлар артында нәрсә булса да калгандыр анысы...) Беләм, замандашларымның кайсыдыр инде ахирәткә киткән, кемнәрдер хаста булып түшәктә ята. Кайберләре (бик сирәкләре) мал, сәмән туплап, бөтенләй башка дөньяда яши. Һәм инде аларын җәяүле урамнарда кайчан да булса очратырсың микән?!
Шунда уйларымны өзеп, “мобилка” шалтырады. Эштә көтәләр икән. Беренче килгән автобуска утырып киттем. Яшьләрнең барысы да диярлек колакларына элгән җайланмалар аша музыка тыңлап, үз дөньясында йөзә, кемдер бертуктаусыз “мобилка”дан сөйләшә. Бер таныш кеше юк. Кондуктор миңа килеп: “Гуд дей!” – диде. Акча янчыгын чыгарып, билет алдым. Бу миңа елмаеп: “Плиз, сенкью!” – дип җавап кайтарды. Әйе, бар нәрсә дә үзгәрә. Әйтерсең лә, мин чит шәһәрдә йөрим...
Универсиада алдыннан инглизчә аралашу да күзәтелә. Тик татарча сөйләшү генә һаман да юк. Монысы – элеккегечә...
Дамир ГЫЙСМЕТДИН
в„–108 | 06.07.2013