Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Универсиаданың беренче татар чемпионы – Камил Ибраһимов (ВИДЕО)

$
0
0
09.07.2013 Спорт
Камил Ибраһимов җәйге уеннарда алтын медаль яулаган беренче татар спортчысы булды. Ул фехтовка финалында киеренке көрәштә Италия спортчысын җиңде.

7 июльдә Казан ат спорты комплексының ябык манежында Универсиада кысаларында фехтовка ярышы узды. Спортның бу төре дөнья студентлары арасында шактый популяр. Ярышта дистәләгән ил спортчысы бар иде.

Беренчелекнең финалын карарга Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм Мәскәү олигархы Алишер Усманов килгән иде. Усманов халыкара фехтовка федерациясен җитәкли.

Финалга шәхси хисап категориясендә ирләр арасында 20 яшьлек Мәскәү егете Камил Ибраһимов чыкты. Ул үзе фехтовка спортчылары нәселеннән. Итальян спортчысы белән кайнар көрәш нәтиҗәсе – Ибраһимов файдасына 15:10.

Шулай итеп Ибраһимов Универсиадада Русия спортчылары арасында алтынчы алтын медаль яулаучы булды. Татар спортчылары арасында исә бу беренче алтын.

Медальне егетнең муенына Миңтимер Шәймиев элде. 


Илдар ГАБИДУЛЛИН

в„– | 08.07.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>