Спортчылар, кунаклар, үзебезнекеләр... Универсиада уеннарына килгән тамашачының үз-үзен тотышын, нинди ярышларга мөкиббән китеп йөргәнен күзәттем.
Кытайлардан үрнәк алырга кирәк
Мин үзем су спорты төрләрен яратам. Синхрон йөзүне карап кайтырга туры килде. Зал халык белән тулы. Тамашачы бу спорт төрен шулкадәр яратып карый икән. Россия спортчыларының бик күп еллар дәвамында беренчелекне бирмәүләре дә моңа сәбәптер, күрәсең. Танылган йөзүче Светлана Ромашина суда чын сәнгать әсәре күрсәтте. Баллары белән аңа тиңнәр булмады хәтта. Халык шулай ук суга сикерүне дә яратып карый. Бу спорт төрләрендә дә залда алма төшәрлек урын юк иде. Өченче һәм дүртенче урын арасында тибрәлгән Виктор Миңнебаев өчен халыкның ничек дулкынланганын белсәгез иде икән! Телевизор экраннарыннан карау бер хәл, ә монда бөтенләй башка мохит. Спортчыларны тере килеш күрәсең. Әрсезрәк тамашачыга исә аларның кулларын тотып карау мөмкинлеге дә бар. Әмма мине барыннан ди бигрәк кытай спортчылары, кытай җанатарлары сокландырды. Суга сикерү буенча ирләр арасында алтын белән көмеш медальләрне кытайларның алуы безне көнләштерә, әлбәттә. Безгә барыбер алардагы хәрәкәтчәнлек, төгәллек, түземлелек җитми. Финал ярышлары башланганчы ук күнекмәләр үткән спортчыларны күзәтеп тордым. Шунда кытайларның бер генә минутларын да бушка уздырмавына гаҗәпләндем. Алар башка ил спортчыларына караганда баскычтан трамплинга да тизрәк менеп җитәләр, башкаларга караганда күбрәк сикерәләр. Ә җанатарлары? Өч сәгатькә якын сузылган ярышта бер генә тапкыр да урындыкка утырып тормадылар. Зур байракларын кулларына алдылар да, алгы сафка басып, уенчылары чыгыш ясаганны туктаусыз алкышлап тордылар. Зал тулы Россия тамашачысының тавышын кытайның бер төркем кешеләрдән торган “чинап” кычкыруы басып китте. Аннан Кытайның җанатарлары да башка илләрдәгедән күбрәк килгән. Аларны һәр уен төрләрендә диярлек күрергә мөмкин. Телевидение, газета журналистлары да күп килгән.
Безнең тамашачының иң яратканы – нәфис һәм спорт гимнастикасы, әлбәттә. Халык Гимнастика үзәгендә кайный икән. Хәтта керә-керешкә безне дә: “Сез карарга керәсезме, язаргамы, югыйсә урын юк”, – дип каршы алдылар. Нәфис гимнастиканың “патшабикәсе” Алия Мостафина өчен генә дә килүчеләр бар. Үзебезнеке бит, татарыбыз.
Медаль дигәннән, янымда утырган тамашачының бер фикере колагыма эленеп калды. “Бу медаль тапшыручы кызлар милли киемнәрдән чыкса, ничек күңелле булыр иде”, – дигән иде ул. Чыннан да ак береттан йөргәнче, безнең татар калфагын кисә, күпкә отышлырак булыр иде, әлбәттә.
Туристлар милли кием белән кызыксына
Мәкалә башында “үзебезнекеләр” дип язып куйган идем. Безне бөтен дөнья халкы Казахстан белән бутый икән, Универсиада – нәкъ менә үзебезне таныта торган иң кулай форсат. Милли киемнәре, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре белән дөнья мәйданында зур урын тоткан татар нәкъ менә шунда башын калкытырга тиеш. Универсиаданың ачылышында без бу милли рухны күрдек тә кебек. Җырларда, биюләрдә... Тукай образының килеп чыгып, шигырь укуы да кызыклы гына булды. Әмма кызларыбыз һәм егетләребез кигән милли киемнәр генә күңелне әрнетте. Безнең татар егетләре беркайчан да сары, яшел, кызыл, чәчәкле-чуклы күлмәк киеп йөрмәгән ләбаса. Кызларның да күлмәкләре калфак белән тәңгәл килгән. Ә Универсиада ачылышындагы биючеләрнең киемнәреннән чәчләр үрә торырлык иде. Татарстан белән шунда танышкан кунаклар безне нәкъ менә шулай истә калдырыр микәнни?!
– Ичмасам, татар киемнәре буенча белгечләргә, музей хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә иде, – ди Татарстан Милли музееның директор урынбасары Светлана Измайлова. – Универсиаданың ачылыш тантанасында спортчыларны озата баручы милли киемнәр кигән кызларны карагыз сез?! Баш киемнәре татар калфагы түгел. Ә күлмәге? Татар кызлары беркайчан да тездән күлмәк кимәгән. Бизәкләр дә ташка үлчим генә.
Татарларның тарихы, аларның милли күлмәкләре, калфаклары, түбәтәйләре, читекләре белән тирәнтен танышырга теләүче туристлар Милли музейга килә ала. Универсиада кысаларында әлеге күргәзмә кичке тугызга кадәр эшли икән.
– Кайсы ил туристлары күбрәк кызыксына соң? – дип сорыйм Светлана Юрьевнадан.
Милли киемнәребез белән кызыксынучылар шактый икән. Франция, Италия, Япония, Испаниядән вәкилләр килә. “Бигрәк тә кытайларның кызыксынуы көчле, – ди Светлана Измайлова. – Күргәзмәдән өзелеп тормыйлар”.
Әлбәттә, безнең көмеш беләзекләр, алкалар, чулпылар, искиткеч матур ташлар, мәрҗәннәр белән бизәлгән хәситәләр кытайларны гына түгел, ә бөтен дөньядагы халыкны шаккатырырлык. Һәм аларның күргәзмәгә иң-иңнәре, бик тә зәвыклылары гына куелган. Милли музей фондында сакланган экспонатлар гына түгел, ә Россия музейларындагы милли киемнәребезне, түбәтәйләрне дә туплаганнар бирегә. Әстерхан, Төмән, Оренбург, Уфа, Саратов, Ижау, Саранск, Ульян, Себер һәм Урал төбәге шәһәрләре музей коллекцияләрендә чагылган татар халкының этник төркемнәре үзенчәлеге күргәзмәгә үзгә төсмер өсти.
Универсиада кысаларында ачыласы күргәзмәгә 2006 елдан ук әзерлек башланган. Татарстан районнарындагы музейлардан да экспонатлар тупланган. Алар күбрәк авыл мохитен ачып бирә. Күргәзмәдә иң күп өлешне, әлбәттә, шәһәр хатын-кызларының күлмәкләре, калфаклары алып тора.
– Күргәзмәгә шулай ук бүгенге заман татар хатын-кызларының киемнәрен, калфакларын да куйдык, – ди Светлана Юрьевна. – Узган гасыр белән генә яшәп булмый бит. Әмма шуны әйтәсе килә: бүгенге дизайнерлар төсләр тәңгәллеген сакламый. Калфак белән күлмәк бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Алар хәтта авыл күлмәкләрендә, алъяпкычларында да саклана. Ә бүгенге заманча киемнәрдәге чуарлык, зәвыксызлык күзгә ташланып тора. Татар киемендәге, калфагындагы декоратив бизәкләрне барлый башласаң, аларның төрлелегенә исең-акылың китәрлек. Ә дизайнерлар шул бизәкләрне кулланмый. Шулай ук милли бизәнү әйберләре традициясе дә үзенең асылын җуя бара. Әйтик, татар хатын-кызлары парлы беләзекләр тагып йөргән. Моны кайтарырга кирәк. Шул ук вакытта бүгенге татар калфагына да тукталып үтәсем килә. Алардагы мәрҗәннәрнең төсләр тәңгәллеген сакларга кирәк. Бервакыт шулай чит төбәккә күргәзмәгә баргач, татар ансамбле чыгышын карарга туры килде. Әллә нинди мехлы, койрыклы калфаклар киеп чыккач, шаккаттым, оялдым хәтта. Татарның баш киемендә беркайчан да мех булмаган, ул күчмә – башкорт, казах халыкларына гына хас калфаклар.
Шул заманча киемнәр сувенир курчакларга да күчкән. Мехлы калфак кигән татар кызын еш күрергә туры килә бүген. Ә аларны безнең туристлар алып китә. Кызганыч, дөньякүләм ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә дә традицион милли киемнәрдән ерак торган күлмәкләрне, калфакларны еш күреп торабыз. XVIII- XX гасырда татарларның берсе дә төсләре күзгә бәрелеп торган читек-кәвеш, чуарланган камзул, бәби итәгенең һәр каты саен ялтырап торган бизәкле күлмәкләр кимәгән. Ул безнең каныбызда, традициябездә юк.
1
2
Алсу ХӘСӘНОВА
в„–111 | 12.07.2013