Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Елан күләгәдә сагалый

$
0
0
15.07.2013 Экология
Быел Татарстан территориясендә кара еланнар гадәттән тыш агрессивлык күрсәтә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, җәй башыннан бирле әлеге хәшәрәтләр ике дистәдән артык кешене чаккан инде.

КФУның биоресурслар һәм аквакультура кафедрасы ассистенты, биология фәннәре кандидаты Илдар Хәйретдинов сүзләренчә, еланнарның мондый агрессивлыгы бик җиңел аңлатыла. Алар эссене яратмый, җиләс урын һәм дым эзләп сулыкларга, яр буендагы куаклык, әрәмәлекләргә таба шуыша. Кеше дә бит эсседән күләгәле урынга кача, еланнар аңа шунда һөҗүм итә дә.

- Кешеләр, гадәттә, андый урыннарда яланаяк йөри, ә кара еланнар, тузбашлардан аермалы буларак, кешедән качмый, - дип сөйли Илдар Хәйретдинов. - Дөрес, беренче булып һөҗүм итмиләр. Ләкин әгәр кеше еланны күрмичә, ялгыш өстенә басса, ул “дошман”ын тешләп ала. Әгәр көннәр болай эссе тормаса, яңгырлар ешрак яуса, еланнар да сулыклар тирәсенә җыелмас иде. Аларга кеше йөрми торган куаклыклар, чокыр һәм болыннардагы дым да җитәчәк. Ягъни еланнар төрле җирләргә таралып, аларның кешеләр белән очрашу мөмкинлеге берничә тапкырга кимер иде. Өстәвенә, гадәттә, урман һәм болыннарда кешеләр калын табанлы аяк киеменнән йөри.

- Сезон башыннан бездә елан тешләгән 10 кеше дәваланды инде, - ди шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Рөстәм Гашыйгуллин. - Алар барысы да еланны күрмичә, аңа ялгыш баскан. Бары тик бер ир-ат кына елан аның кечкенә оныгына ташлануы, ә ул аны саклап, үзенең кулын куюы хакында сөйләде. Мин биолог түгел, шулай да кара еланнарның үзләрен алай тотмавын беләм. Ә инде бу хәлнең май уртасында, көннәр бик эссе торганда булганлыгын исәпкә алсаң, бәлки температура кискен күтәрелү аркасында еланнар стресс кичергәндер. Өстәвенә, бу вакытта еланнар парлаша, шуңа да аларның агрессивлыгы көчәя.

Елан чаккан очракта, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш токсикологы түбәндәгеләрне киңәш итә:


1. Каушап калмаска. Күләгәле урынга ятарга (яки зыян күрүчене яткырырга), аякларны өскәрәк күтәреп куярга (бу токсик-аллергик шоктан кинәт артериаль басым төшүен кисәтә) һәм ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Әгәр зыян күрүчегә вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтелмәсә, елан чагудан кеше үләргә дә мөмкин.

2. Елан чаккан беренче 10-15 минутта ярадагы агуны чыгарырга тырышып карарга мөмкин (соңыннан инде моны эшләүнең файдасы юк: агу лимфаларга үтеп керә башлаячак). Беренче ысул - авызда яра яки авыру тешләр булмаса, агуны авыз белән суырып алырга ярый. Моның өчен яра тирәсендәге тирене тешләр белән кысарга һәм бер үк вакытта суырырга, чыккан сыеклыкны тиз генә төкереп ташларга кирәк. Икенче ысул - агуны ярадан бармаклар белән кысып чыгару.

3. Зыян күргән кешегә күп итеп су эчертергә кирәк. Бу - организмнан агуны чыгарырга ярдәм итә.

4. Әгәр мөмкинлек булса, ярага салкын әйбер куярга ярый, бу агуның таралуын акрынайта.

5. Елан чаккан кешене горизонталь хәлдә хастаханәгә илтергә кирәк.

Кара елан тешләсә, түбәндәгеләрне эшләргә ярамый:


- Зыян күрүчегә исерткеч эчемлек эчертергә - бу агуның таралуын тизләтә.

- Жгут салырга. Елан чаккан агылган урынны кысып кую кешенең хәлен тагын да начарайта. Яраны кысып бәйләргә дә ярамый, алай эшләгәндә ул тагын да катырак шешә.

- Елан чаккан урын тирәсен кисәргә ярамый.

- Яраны яндырмыйлар.

- Артериаль басымны күтәрә һәм кан тамырларын киңәйтә торган дарулар кабул итү тыела. 


Елена МЕЛЬНИК

в„– | 14.07.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>