Заманында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган, соңрак озак еллар Нурлат районын җитәкләгән Фатих Сибгатуллин Казан—Мәскәү юлына бер дә тузан төшерми. Мәскәүдә, Русия Дәүләт Думасында депутат эшеннән бераз бушаса, тизрәк Казанга юл тота. Фатих әфәндене Казан дәүләт аграр университетындагы кабинетында тоттык, килеп кергәндә ул, өстәлгә сугып, кемнедер орыша иде. “Студентлар җитми, укырга кеше юк. Барысының да офиста утырасы килә, ә җир кешесенең ачтан үлгәне юк!” — дип зарланып алды ул. Өч сәгатькә сузылган сөйләшү барышында Фатих әфәнде мине кыстап чәй белән дә сыйлады, кызып-кызып үзенекен дә исбатлады.
“Нурлатка инвестор кертмәдем”
— Фатих әфәнде, заманалар үзгәрде, максатлар алмашынды, татар кешесе дә җир эшеннән кача. Казанга агроном, зоотехник булам дип килүчеләр юк хәзер. Әнә сез дә студент җыя алмыйсыз. Авылга булган карашның ачы нәтиҗәсеме бу?
— Илдәге сәясәт, идеология тормышның барлык тармагында да чагыла. Бүген бик җиңел эш итәләр: нефть бар, акча килә, ни телибез, шуны сатып алабыз. Мондый караш бездә җитештерүне юкка чыгарачак. Хөкүмәт авыл хуҗалыгына, йомшак итеп әйткәндә, битараф.
Без заманында колхоз рәисе, көрәшче булырга хыялландык. Бүген кем ул колхоз рәисе, дәрәҗәсе бармы? Юк бит! Авылда кем бүген авторитет? Хәзер кибет тотып, аннан-моннан сату итүче зур кеше булып санала. Ата-ана балаларының кибет тотуын тели, җирдә казынмасын, ди. Укыган кешеләр бар ул, ләкин эшлим дип авылга кайтучысы юк. Чөнки яшәү шартлары начар, хезмәт хакы түбән. Авылга кайтып, җирдә эшләгән кешегә аена өстәмә 10 мең сум түләр идем. Авыл хуҗалыгы белгече 7-8 мең сум алып эшләргә тиеш түгел. Бу мыскыл итү генә.
— Моннан берничә ел элек авылларга инвестор кертүнең ялгышлык булганын кычкырып әйтмәсәләр дә, хатаны таныдылар. Игенчелек, терлекчелек тармаклары бөлгенлеккә төште. Хәзер нишләргә, бу вәзгыятьтән чыгу юлы нинди? Инвесторларның шундый зыян салачагын алдан чамалап була идеме?
— 50 мең гектардан артык җирне аерым кешегә бирергә ярамый. Ә бездә 500 мең гектар бирелде. Имеш, министрлыктан күрсәтмә кирәкми, үзләре эшкәртәләр, җитештерәләр, саталар дип ышандырдылар. Дәүләттән акча өеп бирелде, ләкин гади крестьянга гына эләкмәде, бар байлык инвестор кесәсенә керде. Сыер фермаларын ташладык, алар урынына кышын җил уйнап торган яңа биналар төзелде. Үзебезнеке ярамады, чит ил техникасы сатып алынды, аның ярты бәясен дәүләт түләде. Банклардан 16-18 %лы кредит алынды, аның 2/3 өлешен дәүләт каплады. Банклар рәхәтләнде, баеды. 2012 елда дәүләт казнасыннан авыл хуҗалыгына дип 130 млрд. сум бирелде. Шуның 76 миллиарды игенчелеккә, терлекчелеккә түгел, банкларга кредит процентының 2/3 сен капларга киткән. Менә нинди аяныч хәл! ВТОга кергән башка илләрдә авыл кешесенә 1,5 %лы кредит бирелә, ә бездә күп өлешен дәүләт каплаган очракта да кешегә 6 % түләргә кала әле. Бу бөлдерү дигән сүз.
Алдан белеп булдымы, юкмы дип утырудан хәзер ни файда? Нурлатка инвесторларны керттермәдем! Миннән соң гына булды ул хәл. Әнә, Чирмешән дә кертмәде. Аксубай районы башлыгына: “Инвестор дип утырма, үземнеке дип эшлә, кешеләргә акчасын түлә, “Вамин” таралачак”, — дигән идем. Шулай булды да! Инвесторларның авылны ташлап качып китәчәге билгеле иде. Бу дөньяда булмаган хәл. Алар хәерчеләнмәде, кесәләрен тутырдылар, ә авыл кешесе мескен хәлдә калды. Акча эшләдек, намусыбыз чиста, дип күкрәк кагып мактанып йөрмәсеннәр, 10 ел эчендә 1 миллиард доллар эшләп булмый.
Авылда өч сыер асрар өчен шартлар булсын. Бер сыер тотарга бер тонна иген кирәк. Өч сыеры дип, дәүләтнең авыл кешесенә
3 тонна иген биргәне бармы? Бирсеннәр! Бер тонна фураж биреп, дәүләт фәкыйрьләнмәячәк. Татарстанда 130 мең сыер, бу бик аз. Болар өчен 800 миллион сумлык фураж кирәк. Авыл хуҗалыгына узган ел 22 миллиард сум бүленеп бирелде. Шушы сумманы уйлыйсың да, 800 миллион тиен булып күренә. Ә авыл кешесе трактор да, ашлама да, бензин да сорамый.
Барысы да Казанга урнашып бетә алмый, йорты бар икән, терлек кенә асрасын! Мал үрчетә икән, кешедән җитештергән продукциясен лаеклы бәягә сатып алуны оештырырга кирәк. Сөтне 4 сумнан түгел, кимендә 15 сумнан алырга кирәк. “Вамин”ның яңа хуҗалары, 14 сумга алабыз, ди, белмим, ни булыр. Үз өлкәсендә профессионал булмаганнарга ышанмыйм. Янына акыллы кешеләр туплый алса, эше алга барыр, ләкин алар үзләреннән акыллыракларны эшкә алмый бит. Җитәкчеләрнең бәлаләре шунда: көчле кадрлардан куркалар.
— Рөстәм Миңнеханов, игенчелек, терлекчелек тармагында “приписка”лар күп, дип әйтте. Бу зур бәла, күптәннән килгән начар гадәт. Моны юкка чыгарыр өчен нишләргә? Сез җитәкләгәндә Нурлат районы бер гектардан 50-70 центнер иген җыя, бар республикага үрнәк итеп куела иде. Ә кайбер галимнәр, бу кадәр уңыш алу мөмкин хәл түгел, ди.
— “Земля-землица” газетасы мөхәррире Владимир Белосковка шалтырат, 50-70 центнер иген җыйдылармы, юкмы, дип сора. Ул белә, әйтер. Син генә түгел, башкалар да шикләнде. Белосков комиссия белән килде, ышанмыйм, диде. Санагыз, дип җавап бирдем. “Приписка”лар миңа кирәкме? Үз-үземне алдарга мин юләрме? “Приписка”лар авыл хуҗалыгын бетерә. Ике сыерны ашатасың, бер сыерның сөтен савасың. Шуннан сөтнең үзкыйммәте күпме була? Кемгә кирәк бу алдау? Совет заманнарын искә алма, ул вакытта моның өчен суд каршына бастыралар иде. Ул саннарга, гомумән, игътибар итмәскә кирәк. “Урожайность” дип сөйләшүне онытыйк. Күпме акча сарыф ителде, күпме керем булды, бетте-китте, шул мөһим.
“Барысы да әнидән тора!”
— Бүген Русия Дәүләт Думасында татар депутатлары аз түгел. Арада федераль татар автономиясе рәисе дә, сезнең кебек татар тарихы турында берничә китап язган милли җанлы кешеләр дә бар. Думада милли мәсьәләләр, мәдәният, мәгариф комитетлары эшли, ләкин анда бер татар депутаты юк. Соңгы вакытта милли телләрнең кулланыш даирәсен төрлечә чикләүче законнар чыгып тора, шуңа әлеге комитетларда Татарстан авазын ишеттерү бик яхшы булыр иде. Сез дә табигать казылмалары, экология комитетында эшлисез...
— Нурлатта нефтьчеләр белән тыгыз эшләдем, эшнең асылын беләм. Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы комитетында, ул анда Татарстан исеменнән эш алып бара. Республика нефть чыгара, шушы комитетта утырып, күбрәк файда китерәм дигән фикергә килдем.
Милли мәсьәләләр, мәгариф комитетына керсәң ни, кермәсәң ни, нәрсә үзгәрә? Бу эшләрнең барысы да үзебездән тора. Тудырган бәлабезгә төрле сәбәп табарга өйрәндек. Читтән гаеплене тиз табабыз, ләкин без генә түгел! Татарча сөйләшә, укый белмәгән татар балаларының барлыкка килүендә Мәскәү гаеплеме? Путин килеп, балаңны татарча өйрәтмә, дип йодрык яныймы? Казанда татарча язулар булмауда Русиянең Дәүләт Думасы гаеплеме, моны алар хәл итәргә тиешме?
Казанда яңа урам ачтылар, берничә минут эчендә каланың ерак бер очыннан үзәккә барып җитеп була. Карыйм, Тихомиров урамы дип язганнар. Татарча матур исем кушып булмый идеме?! Мәсәлән, Шәймиев урамы дип куй син аны! Матур бит, яңгырашлы! Мәскәү каршы төшәме? Юкны сөйләмәгез! Татарның җитмәгән ягы бу. Булдыра торган халык без. Ләкин куркак, сатлык, бер-берсен күралмаучы, хыянәтчеләр! Татар үзен яратмаганга шундый хәлдә.
— Өлешчә килешеп була, бер яктан, бүген татар теленә үсәргә мөмкинлекләр бар — интернет, телевидение, радио. Ләкин икенче яктан, урыс булмаган телне дәүләт дәрәҗәсендә кирәксезгә чыгару да бара. БДИны урысча гына бирүне алыйк, шул сәбәпле, мәктәпләрдә уку урысчага күчә... Татар милләтенең киләчәге нинди?
— Кара әле, сеңлем, имтиханны урысча бирә алмыймы безнең татар? Акылга зәгыйфь мәллә? Нигә кирәк авылда татарча укыту? Алар аны болай да белә бит! Өйдә татарча сөйләшмәгәч, ничек аны атнасына өч сәгатьлек дәрестә өйрәтеп булсын ди?! Ата-анасы татар музыкасын тыңламаса, китап укымаса, балада кызыксыну буламы? Улым гармунда “Наласа”, “Арча” көйләрен сузып җибәрә, татарча теттереп сөйләшә! Ул татар балалар бакчасына йөрмәде, татар мәктәбендә укымый! “Шүрәле”не сәгатьләр буе сөйли, тыңлап арып бетәм. Барысы да әнидән тора! Юкка гына ана теле дип аталмыйдыр ул!
Мәгариф комитетында утырсам, вәзгыять үзгәрерме?! Мәскәү, татарча укытмагыз дип, безгә янамый, теләсәләр укыйлар, бар бит мәктәпләр! Ә менә теләк тудырылмаса, гаиләдә татар теленә мәхәббәт тәрбияләнмәсә, башын төеп укытсаң да керми ул аңа. Мәскәүне сүкмәгез, гаеп үзебездә. Бу төп бәла түгел. Мәскәүдән бары тик тапкан малның яртысын монда калдыруын сорар идем — бүген республикада җыелган салым-табышның 28 %ы гына Татарстанда кала.
— Салымнарның күп өлеше үзәккә китә, төбәкләр акчасыз. Акча Мәскәүдә булып, төбәкләр ярлы булса, тыңлаучан булачак дигән сәясәтме бу, әллә башка сәбәп бармы? Бүген Татарстан Мәскәүгә елына йөзләгән миллиард түли, ә үзе юл төзергә, Универсиадага, теләнеп, 50-60 миллиард сорап ала. Татарстанның бурычы зур. Күбрәк салымнарны төбәктә калдырырга дип сүз булып алган иде, бу юнәлештә ниндидер уңай үзгәрешләр көтәргә мөмкинме?
— Тукта, ашыкма, барысы да үз җае белән бара. Татар, бер яктан, акчасын бирә, икенче яктан, төрле проектлар уйлап табып, кире Татарстанга кайтарырга тырыша. Әле Универсиада уза, 2015 елда су спорты, аннары 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлбәттә, без салымның яртысы булса да республикада калуын телибез, шуңа омтылабыз да, шулай булырга тиеш тә!
Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче Президент юлламасында 2016 елга республикада җитештерүне ике тапкыр арттырырга дигән максат куйды. Яңа заводларны эшләтеп җибәреп, алардан табыш алу бурычы бар. Нефтехимия, башка тармакларга караган заводлар төзеләчәк, шулар бәрабәренә тапкан малыбыз артачак, аннары халыкка да эш урыннары булачак. Яхшы эшләп, җитештерүне, эш урыннарын арттырып, керемне булдырырга кирәк. Талашмыйча, килешеп эшләүнең бер ысулы бу. Мәскәү безгә, нефте булмаган төбәкләр дә лаеклы яшәргә тиеш, дип әйтә. Бүген менә шундый шартлар, шундый вәзгыять.
Төбәкләргә ирек бирү турында сүз бара, ләкин бу очракта да актив булырга тиешбез. Менә әйт әле, салымның күбрәге республикада калсын дигән мәсьәләнең Татарстан Дәүләт Советында күтәрелгәне бармы? Бер генә мисал: Русия Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшли, сан буенча без күп. Барлыгы 450 депутат, Дума рәисенең 11 урынбасары бар, 32 комитет эшли. Комитетларның башлыклары да, урынбасарлары да бар. Ләкин шулар арасында бер генә татар яки Татарстан кешесе юк. Бу Татарстан Дәүләт Советыннан тора, ул аны кайгыртырга тиеш.
“Әхлакның юкка чыгуы куркыныч”
— Фатих әфәнде, Путин татарча укырга, татарча яшәргә комачауламый, дидегез. Нурлат районы белән 11 ел җитәкчелек иттегез, ләкин шәһәрдә бер татар гимназиясе, мәктәбе ачылмады. Сәбәбе нидә иде? Путин каршы төшмәгәч, димәк, сезнең теләк булмаган.
— Аның кирәге дә юк. Ачыйкмы, дип сорадым, кирәкми, диделәр. Татар гимназиясе ачылса, анда наданнар укыячак, дип ачыктан-ачык әйттеләр. Яхшы укый торган, сәләтле балаларның ата-аналары, татар мәктәбенә якын да килмибез, диде. Ихтыяҗ булмагач, ник ачарга аны?! Аннары, бер сыйныфта яки мәктәптә гел татарлар гына укуын һич аңламыйм. Нәрсә күреп, аңлап үсә алар? Кызларның егетләрдән аерым укуын кабул итәм. Ләкин милләтләр бер-берсеннән аерылмасын. Балаларымның сыйныфында татары да, урысы да, чувашы да, яһүде дә укыды. Төрлелек матур ул! Бер-берсен танып, белеп үсәләр. Бу татар телен, биюен, җырын өйрәтергә комачауламый.
— Сез татар тарихын күптән өйрәнәсез, саллы китаплар бастырып чыгардыгыз. Ләкин бүген халыкны китап укырга өндәү авыр. Татар гына түгел, урыс та укымый. Язганнарыгызны, татар тарихын кино итеп төшерсәң, аның аудиториясе бермә-бер артыр иде. Дуслар даирәгез зур, арада калын кесәлеләре дә бар. Шундый тәкъдим белән чыкканыгыз булмадымы?
— Татарның аз укый башлавына гаҗәпләнәм. АКШта укыйлар. Иранда егылып китеп укыйлар, капчык-капчык китап сатып алалар! Әле аларны артта калган ил дип күз алдына китерәбез. Татар укымышлы булган, йә инде, кая югалды бу сыйфат?! Ярый, татарча укымыйлар, ди. Китапларым урыс телендә язылган, барысы да аңлый ала. Матур тышлы, шәп китаплар! Һәрберсенең бәясе 1 мең сум. Кыйммәт, диләр. Китап сатып алмыйлар, ләкин ниндидер картаеп беткән, карлыккан тавышлы Джо Кокер килә, аңа баралар. Акча жәл түгел, ә билет бәясе — 15 мең сум! Укыйсы килми кешенең, ә интернетка керә, шәрә хатыннар, үтерергә, көчләргә өйрәтә торган кинофильмнар карый.
Яхшы фильм төшерер өчен зур акча кирәк. Ә юк кына кино белән маташып та тормыйм. Югыйсә татарның акчасы бар, теләге генә юк! Кереме бер миллиард булган кешеләр бар, нинди кино, алар юл да салмый бит! Түләүле юл эшләгез, файдасы үзегезгә дә, халыкка да булыр, рәхмәт әйтерләр, тарихта калырсыз, дим. Юк, эшләмиләр. Татар кино төшерергә кирәк дигән фикергә килеп, аңа байлар акча бирә башлаганда оныклар картая башлар шикелле.
Ә болай, чыннан да, китабым буенча чын татар тарихын төшерер идем. Чабатачы урыс кебек “Орда”ны түгел, ә Алтын Урда өчен горурланырлык кино ясар идем. Татарлар хакында шәп фильм бар, ул алманнар төшергән “Атилла”. Җиңелгәннәр җиңүче турында төшергән иң яхшы сыйфатлы кинофильм. Менә шундый кино төшерергә кирәк! Кино аша татарны танытып булыр иде, ул бит идеология!
— Татарның бүгенге идеологиясе нинди булырга тиеш?
— Иң беренче чиратта милләтнең гореф-гадәтләрен сакларга кирәк. Авылларга карап эчем поша, авыл бетсә, милләтнең иң мөһим сыйфатлары югалачак. Урысныкы да, чувашныкы да шулай. Авылда азмы-күпме намус, оят, өлкәннәрне зурлау төшенчәләре бар. Шәһәрдә ул юк. Расул Гамзатов миңа “Фатих, в деревне живет народ, а в городе население”, — дигән иде. Дөрес сүзләр бит! Бүген ашарга ипи булмау түгел, әхлакның юкка чыгуы куркыныч. Нефть сатып булса, икмәген табарсың, ә гадәтне кире кайтарып булмый.
Аракы эчәбез, кайчак урыстан да уздырабыз. Эчүче кеше татар була аламы инде? Хәмер аркылы безгә урыс мәдәнияте, тормышка караш үтеп керә. Татар сугышка кадәр эчмәгән. Әбием, тәмәке тарткан кешегә кызларын кияүгә бирмиләр иде, дип сөйли иде. Хәзер моны искә алучы бармы? Татар бала аз таба. Аз санлы без, шуңа аяк терәп сөйләшә алмыйбыз.
“Бала булганга сөенергә кирәк”
— Бу очракта Сездән үрнәк алырга кирәкме? Балаларыгыз бик күп, диләр...
— Санын әйтмим, ләкин Татарстанда иң күп балалы әти икәнемне төгәл беләм! Минтимер Шәймиев миңа карап, “Многодетный папа” дия иде. Элек гаиләләрдә 15 бала үсте, бу гадәти хәл иде. Хәзер генә ул тел шартлаталар, шаккаталар. Аллага шөкер, балаларым күп булу белән горурланам! Бала булганга сөенергә кирәк. Татар гаиләсендә ким дигәндә 3 бала булырга тиеш. Әтисе, әнисе калсын өчен ике бала кирәк, “прирост” булсын өчен тагын бер кеше кирәк.
Бүген ишле гаиләләр юк, чөнки ирләр, эчкәнгә күрә, “слабый”. Эчәләр дә кереп яталар! Физик эш белән шөгыльләнмиләр, мал тапмыйлар, берни кирәк түгел. Тәмәке тартып, кәкрәеп йөрүче булдыксызларны кем яратсын? Мин дә кияүгә чыкмас, бала тапмас идем аларга! Хатын-кызлар ирләрне яратмый, ихтирам итми, бала табасылары да килми. Хатыннарга бала тап дип әйтмәдем, бу аларның ихтыярында. Ә хатын-кызлар мине гомер буе алдады. Күпхатынлылыкка закон кирәкми, мәхәббәткә берсе дә каршы килә алмый. Яраталар икән, закон мөһим түгел. Хатын гына риза булсын!
Путин миннән үрнәк алды. Тәслимә апагыз белән 30 ел тордым, аерылыштык. Ләкин дуслар булып яшибез. Сабан туена кунакка килделәр, тату торабыз. 40 яшьтән соң хатын-кызның рәте калмый. Путинны кара, ыжгырып торган ир, Мөхәммәд пәйгамбәр дә 9-12 яшьлек кызлар белән гаилә корган.
Өлкән улым 37 яшендә үлде, көрәшче иде. Олы кызым табибә булып эшли, 16, 7, 6 яшьлек балаларым бар, алар гел “5”легә укый. Ранис белән Данис исемле яшь ярымлык игезәкләребез бар. Тәүфыйклы булсыннар, миннән туганнар тырыш була ул! Әни-әтиләрен яратсын, хөрмәт итсеннәр, андый балалар тормышта югалмый. Ә менә ата-анасыннан рәнҗеш алучылар ялгыша, абына, хаталана, андыйларның бәхете булмый.
“Бер суксам, кеше үлә бит! ”
— Фатих әфәнде, Сезнең турыда төрле сүзләр йөри. Булдыклы җитәкче, Нурлатта Сибгатуллин идарә иткәндә берьюлы 17 төзелеш краны эшләде, дип сөйлиләр. Кечкенә шәһәргә бу бик күп. Сезне эшчән, ләкин шул ук вакытта бик дуамал, тыңламаган җитәкчеләргә карата йодрык та уйнатырга мөмкин иде, дип тә әйтәләр. Моңа ни диярсез?
— Минме дуамал? Бу юньле кеше авызыннан чыккан сүз түгел, бу кеше йә ялкау, йә вакчыл, йә эчкече. Гомеремдә хаксызга кешене орышканым да, кыйнаганым да булмады. Сыер караучы, механизаторга кычкырганым булмады. Ә менә ялкау җитәкчеләрне сүктем, чөнки алдакчылар, аларга власть кирәк, җиңел акча турында хыялланалар. Районда чиновникларны кыскартыр идем, кешеләрнең канын гына эчәләр, исполком да кирәкми. Хезмәт хакы ала, аны ике тапкыр зурайтып файдалана, урлый, вазыйфасын үз мәнфәгатьләрендә куллана. Йә улын, йә хатынын, йә сеңлесен җылы урынга китереп утырта. Барысы да вазыйфага ябышып ята, ләкин эшләргә теләми, имитация тудыра. Менә минем кебек таңнан торып эшләп карасыннар әле! 43 ел дәвамында иртәнге сәгать 4 тә тордым. Эшчән кешене дуамал диярләр инде ул! Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгәндә кесә телефоннары, видеоконференцияләр, вертолет белән очу юк, иң яхшы машина — “Волга”. Ә барлык хуҗалыкларда булырга өлгерә идем.
Әни вафат булыр алдыннан: “Улым, рәхмәт, гел алдынгы булдың, йөзгә кызыллык китермәдең”, — диде. Шунда аңа: “Әни, беренче урын була да китә. 43 ел эшләгән вакытта бер кешене дә төрмәгә утыртмадым, синең кебек әниләрдән баласы өчен күз яше түктермәдем, хатынын, баласын ятим калдырмадым”, — дидем. Әни: “Бу беренче урыннан югарырак”, — диде. Кеше кыйный дип сөйләүчеләр дә булды, ләкин гомеремдә сукканым юк. Менә бу йодрыкны күрәсеңме? Бер суксам, кеше үлә бит! Төрмәгә керәсе килми. 6 районда җитәкче булып эшләдем, бүген кайсы йортка барып керсәм дә, колач җәеп каршы алалар! Кемгә тагын шундый хөрмәт бар?
“Үз кадеремне беләм”
— Башкаларны эшләтә беләсез, үзегез дә ничек булырга тиеш икәнне күрсәтәсез. Ләкин нинди генә көчле, ирекле шәхес булып күренергә теләсәгез дә, Сез дә җитәкчеләргә яраклашасыз бит...
— Тукта-тукта, кая борасың әле сүзне? Кемгә тәлинкә тотып торганым бар? Кемгә яраклашам?
— Минтимер Шәймиев атлар ярата. Сез Нурлатта атлар үрчетергә керештегез, ипподром төзедегез, чабышкы атлар сатып алдыгыз, ярышлар үткәрә башладыгыз. Рөстәм Миңнеханов президент булды. Сез дә капылт автоузышларның фанатына әверелдегез. 8 Мартка туры китереп бәйгеләр оештыра башладыгыз. Болар ярый белү мисалы түгелме?
— Алтынны бәяли торган кешемен, мине юк-бар кеше буйсындыра алмый. Татарстанның, татар халкының бәхете булды — яхшы җитәкчеләр идарә итте һәм итә. Фикрать Тәбиевка кадәр Игнатьев булган. Татарларны үлеп яраткан. Политбюро, урыс башың белән татарларны яклыйсың дип, “выговор” ясап, эшеннән алган. Фикрать Тәбиев — безнең горурлык. Кайда барма, аны җылы сүз белән искә алалар иде.
Минтимер Шәймиев кул астында эшләгәндә миңа 40 яшь иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән идарә иткәндә “Главный министр” дия торган иде миңа. Гел Фикрать Тәбиевны мактап сөйли иде. “Мин” дип мактанмады, киресенчә, Тәбиев үрнәгендә яшь җитәкчеләрне тәрбияләде. Минтимер Шәймиевтан курка да, шул ук вакытта ихтирам да итә идем. Яраклашмадым. Колхозларны таратканда да аның белән сүзгә килдем. Алдакчы инвесторларга каршы тордым. Министрлыктан кумадылар, үзем киттем. Татарстанда икмәк планын үтәмәүче бердәнбер район бар иде, иң артта калган Нурлатны сайлап, шунда эшкә киттем.
Ярый, син “Миңнехановның күңелен күрәсез” дип елмаясың инде. Автоузышлар белән электән үк мавыга идем. Бүген машинаны барысы да — ирме, хатынмы, йөртә белергә тиеш. Белми икән, китек ягы бардыр дип уйлыйм. Бүгенге заман таләбе ул. Ә машинаны оста йөртүчеләр бозда да йөри белә, шуңа юлга боз катыра идем. Әйдә осталыкларын күрсәтсеннәр. Автоузышлар белән беррәттән чаңгы ярышлары да бар иде. Халыкны аңламассың. 10 мең кеше сыя торган “Татнефть-Арена”да саф татар көрәше күрсәтү юк, “Бои без правил” оештыралар. Миллионнар түгәләр! Кеше үтерә торган сугыш күрсәтәләр. Мин шуны яратырга тиешме? Аның урынына автоузыш оештырам!
Рөстәм Миңнехановны элек тә ярата идем. Яшь буынны тәрбияләүдә күп эш башкардым, яхшы кадрлар әзерләдем, шушы чорда танышкан яшьләр арасында иң булдырганы Рөстәм Нургалиевич иде. Депутат Марат Галиев та “Звезда Поволжья” газетасында, киләчәктә Миңнеханов президент булачак, дип әйткәнемне искә алып язып чыккан иде. Миңа карата җитәкчеләр барысы да яхшы мөнәсәбәттә булды. Хезмәтем өчен хөрмәт иттеләр. Ләкин бервакытта да аларның миңа карата хәерхаклы булуларын үз мәнфәгатьләремдә кулланмадым. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: яраклашмадым, ялагайланмадым, үз кадеремне беләм.
“Икътисадый ирек булыр дип уйлыйм”
— Фатих әфәнде, Сез авыр эшкә алынып, башлаганны ахырына җиткерә торган кеше. Шулай да: “Их, ник шуны яисә шулай эшләмәдем икән!” дип үкенгән эш-гамәлләрегез булмадымы? Бүген нинди уй-хыяллар белән янасыз?
— Бар андый үкенечләр. Гомерем буе гармунда уйный белүчеләргә кызыктым. Үзем өйрәнә алмадым. Дус егетләрнең күбесе гармунда уйнап җырлый. Бу хыялымны улым тормышка ашырды. Хәзер аның уйнаганын, җырлаганын тыңлыйм. Икенчесе — Нурлатта эшләгән вакытта районда нинди дә булса җитештерүне оештыра алмадым дип үкенәм. Өлгермәдем. Нефть бар анда, җир маен эшкәртү заводын оештырып була иде. Аның проекты да эшләнде, Рөстәм Миңнеханов хуплаган да иде.
Нурлат — урманга бай як. Урман, агач эшкәртү заводы оештырып, күпләрне эш урыны белән тәэмин итәргә мөмкин. Әзер агач продукциясе дә җитештереп була. Якында гына Самара, Ульян, сатуны оештыру җиңелрәк. Гомумән, Бөгелмә, Буа, Баулы, Лениногорск кебек кечкенә шәһәрләрдә җитештерү заводлары булдыру мөһим.
Ни турында хыялланаммы? Аңлы татар ни хакында хыялланса, минем дә күңелем шуны тели. Мәсьәләләребезне чын-чынлап үзебез хәл итәрлек заманалар җитәр дип өметләнәм. Икътисадый ирек булыр дип уйлыйм. Татарстан белән Казахстанны тоташтырган Оренбург аша уза торган автотрасса төзелүен телим. Башкортостан татарлары, андагы башкортлар Татарстан белән бергә, берни бүлешмичә яши башлауларына өметләнәм.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
в„–--- | 18.07.2013