Татарстанда аеруча талантлы балалар өчен махсус гимназияләр, лицейлар челтәре булдыру проекты акрынлап тормышка ашып бара.
Үткән ел IT-лицей үзенең ишеген ачты. 2013-2014 уку елында мондый мәктәпләрнең артуы көтелә. Аерым алганда, КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей директоры Павел Шмаковның “Махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге” проекты да тормышка ашар шикелле. Тагын ун районда республика масштабындагы лицейлар һәм гимназия-интернатлар да аеруча сәләтле укучыларны озакламый тупларга тиеш.
Гадәттә, мондый мәктәпләр тирәсендә ыгы-зыгы купмыйча калмый, төрле каршылыклы фикерләр әйтелә, укучылар контингентын туплаганда да проблемалар еш туа. Әйтик, Павел Шмаков интернат ача алмый азаплануларының сәбәбен түрә балаларын түгел, ә бары тик сәләтле балаларны гына туплауларында күрә иде. Шмаковка бу мәсьәләдә, югары җитәкчелекнең яклавына карамастан, шактый кыен ашарга туры килде. Ул әле дә: “...барлыкка килә торган лицей һәм гимназияләрдә яртысы җирле җитәкчеләрнең балалары булыр”, – дигән фикерендә нык тора. Бар директорларның да Шмаков кебек үҗәтлеге юк, шуңа күрә бу фикер дөреслеккә якын дип ышанырга була. Тик проектның уңайсыз ягы анда гына түгел. Җитәкче балалары арасында да сәләтлеләре еш очрый һәм аларга элиталы интернат ишекләрен бикләп кую да дөрес булмас иде. Кайберәүләр “йолдызлар”ны бер түбә астында җыю катлаулы проблемалар тудырачак, балаларны гаилә тәрбиясеннән аеру тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк дип яңа ниятнең кимчелекле якларын күрсә, икенче берәүләр проектны ике куллап яклый. Ихтимал, яңа мәктәпләргә укытучыларның идеаль коллективларын туплау да бик үк җиңел эш булмас. Проектның эксперимент стадиясе болардан башка да су асты ташларына бәрелми калмас. Гадәттә мондый идеяләрнең объектив нәтиҗәсе дистә еллар үткәннән соң гына мәгълүм була. Даһилар инкубаторы булырлармы алар, яисә проект эксперимент стадиясен үтә алмыйча акрын гына сүнәрме – боларын киләчәк күрсәтер.
Идея никадәр генә мавыктыргыч булмасын, аның канатында болытларда йөзүчеләрне җиргә төшерә торган кайбер нечкәлекләр бар. Беренчесе – гадәттән тыш талантлы баланы ачыклап алу проблемасы. Әйтик, балачакта Эйнштейнны аңгырарак бер бала дип санаганнар. “Сездән, Эйнштейн, рәтле-башлы берни дә чыкмаячак”, – дигән аңа Мюнхендагы гимназия укытучысы. Цюрихтагы югары федераль политехник училищеның физика профессоры исә, аңа тырышлык һәм ихтыяр көче хас, ләкин сәләте җитми дип санаган. Бөек инглиз физигы Джеймс Максвеллны, белем алырга сәләтсез дип, мәктәптән куганнар.
Хәзерге олимпиадаларда җиңүчеләрнең исә бик аз проценты гына киләчәк тормышларында зур фәнни уңышларга ирешә. Танылган галимнәр белән шөгыльләнгән балалар арасында да мондыйларның проценты бик кечкенә.
1921 елда Американың яшь галиме Льюис Терман бөтен гомере буена барачак тикшерүен башлап җибәрә. Ул ил буйлап күп санлы уку йортларын йөреп чыга, махсус тестлар ярдәмендә сәләтле балаларны ачыклый һәм күп еллар буена аларның тормышларын һәм карьераларын күзәтә. Еллар үткәннән соң, Терман исемлегендәге берничә кешенең генә бизнеста һәм фәндә яхшы уңышларга ирешкәне ачыклана.
Тик алар арасында да дөньякүләм яисә һич югы илкүләм генә булса да масштабтагы шәхесләр табылмый. Терманның оппонентлары исә, әгәр дә галим шул ук сандагы гадәти балаларны күзәткән булса да, аларның уңышы сайлап алынганнарныкыннан ким булмаячагын исбат итәләр.
Халыкара гаилә психологлары ассоциациясе галимнәре Виктория Смирнова Һәм Лилия Никитина, барлык кешеләр дә, тиешле тәрбия булганда, даһи була ала дип саный. Мәскәү математика җәмгыяте президенты, академик Виктор Васильев та: “Теләсә кайсы кеше теләсә кайсы өлкәдә уңышлы алга китә ала, математика да моннан искәрмә түгел. Әйтик, кайбер клиник очракларны исәпләмәгәндә, һәркем диярлек уртакул фән докторы була ала“, – дип саный. “Сәләтле” ярлыгын такканда бик зур “коррупцион хәтәрлек” бар, ә менә ул ярлыкны йөртү психологик яктан бик авыр, күпләр моңа чыдамый, сына дип хәвефләнә Васильев.
Талантларның канат кагуы өчен, әлбәттә, яхшы остазлар, уңайлы шартлар кирәк. Республикада туып килүче “даһилар инкубаторлары” – бу яктан бик мавыктыргыч идея һәм күңел аның уңышлы тормышка ашуын тели. Әмма белем алуга омтылыш, максатка бару юлында тир түгүгә стимул булдырылса, гадәти мәктәпләрдән дә әллә никадәр уңышлы нәтиҗәләр көтәргә булыр иде. Әлегә илдә яшәп килүче процентлы-рейтинглы мәгариф системасы алдашуга һәм күз буяуларга гына стимул тудыра. Яңа төр лицей һәм гимназияләр талантлар үстерүче мәктәпләр булырлармы, әллә мәгариф бюрократиясе һәм тәкәббер түрәләр алардан “Потемкин авыллары” корырмы – хак бәяне вакыт әйтер.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–118 | 23.07.2013