Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Җиңеп булмаса, тыеп була

$
0
0
24.07.2013 Авыл
Шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны тыярга мөмкиннәр. Кеше өчен зарарсыз, ләкин әлеге хайваннар өчен куркыныч булган Африка чумасы на каршы Россия Хөкүмәте әнә шулай көрәшмәкче. Бу хакта кичә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында узган киңәшмәдә илнең вице-премьеры Аркадий Дворкович белдерде.

Бүген Россиядә дуңгыз­ларның чума белән авыру очраклары 55 урында тер­кәлгән. Әлеге чир Россиянең Көньяк һәм Үзәк федераль округлары төбәкләрендә таралуын дәвам итә. Шул уңайдан Воронеж өлкәсенең карантин игълан ителгән 12 районында дуңгыз итен сату тыелган. Смоленск өлкәсенең дә ике районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән, ә Псков өлкәсендә күрше өл­кәләр белән чиктәш мәйдан­нарда кабан дуңгызларын ата башлаганнар.

Вәзгыять тагын да начараймасын өчен, вице-премь­ер Аркадий Дворкович карантин чаралары белән ида­рә итүне федераль дәрәҗәгә күтәрергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, дуңгызлар­ны үтилләштерү өчен махсус урыннар билгеләргә һәм шәх­си хуҗалыкларда дуңгыз асрауны гомумән тыярга ки­рәк. Кайбер төбәкләрдә әле­ге эш башланган инде. Ләкин, Дворкович сүзләренчә, ул әлегә акрын алып барыла, ә авыру тизрәк тарала. Әйтик, илнең дуңгызны иң күп ас­рау­чы Белгород өлкәсендә шәхси хуҗалыклардан дуң­гызларны сатып алу программасы башланган. Дәүләт кешеләргә дуңгызның бер килосы өчен 60 сум тәкъдим итә. Узган елларны өлкә шушы максатларга 300 миллион сумнан артык акча сарыф иткән. Ә бел­геч­ләр фике­ренчә, Россия дуң­гыз итенә кытлык кичермәя­чәк. Аның нибары 12 проценты гына шәхси хуҗалыкларда җитеш­терелә. Эре агрохолдинглар исә югалтуны тулысынча компенсацияли алачак. 




в„–119-120 | 24.07.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>