Салават әле җырлый гына башлаган елларда аның концертларына эләгү мең бәла иде. Концертка керү, яшь җырчыны тыңлау теләге исә һәркемдә бик көчле. Билетлар инде күптән сатылып беткән. Мин, берәр җае чыкмасмы, дип көн дә Камал театры каршысына киләм. Ходайның рәхмәте, ышанасызмы-юкмы, көннәрдән бер көнне минем алдыма ук Салават үзе килеп туктады.
Бер-беребезгә тик карашып торабыз. “Йә, әйт”, – диде бу. “Салават, концертыңа керә алмыйча җәфаланам ич, табып булмасмы бер урын?” – дип әйткәнемне сизми дә калдым. “Син кем соң?” – дип сорады бу. “Сәлимә”. Салават кузгала башлады. “Салават, энем, абый, җаным, бәгърем, – дип тезеп киттем мин. – Бер билет бир инде”. “Җаным, бәгърем, дип әйтүең ошады. Мә, көн дә килеп карый аласың”, – дип миңа бер катыргы сузды.
Катыргы дигәнем менә шушы инде. “Пропуск. Бу минем кешем”, – дип язылган, фоторәсеме дә, имзасы да бар. Шушы пропуск белән мине көн дә концертларга кертә торган булдылар. Әмма урынсыз иде ул пропуск дигәннәре. Шулай да мин барысына рәхмәтле идем, Салават концертын өзлексез бер атна карадым.
Концертлардан соң да пропускның “игелеге”н күрдем. Шулай бервакыт бик ашыкканлыктан, машиналар хәрәкәте зур булган урыннан урам аша чыгарга туры килде. Каршымда ГАИ хезмәткәрләре торуын абайламаганмын да. Эләктем бит. Миннән документ сорыйлар. Әллә ни уйлап тормастан, Салаватның пропускын суздым боларга. Татар егетләре иде, күзләре шар булды. Моннан соң да әле шушы пропускның файдасын күрдем. Хәзер менә кадерле ядкәр итеп истәлеккә үземдә саклыйм.
Кама Тамагы районында туып үсеп, хәзерге көндә Нагорный бистәсендә яшим мин. Һәр нәрсәнең үз вакыты икән, концертларга йөри алмыйм инде, аяклар сызлый.
Сәлимә ГАБДЕЛХӘЕВА
в„–--- | 25.07.2013