Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Казанда төнлә үлем белән тәмамланган фаҗига булган

$
0
0
11.10.2019 Фаҗига
Казанда әйләнгән "Лада"ның алгы тәрәзәсе аша очып чыккан 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте белдергән.
"Авария бүген төнге өчтә Вишневский урамында булган. "Гранта"ны йөртүче Калинин урамы ягыннан зур тизлектә килгән. Ул каршы як полосага чыккан һәм коймага бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль әйләнеп капланган, ә егет тәрәзә аша чыгып очкан", — дип сөйләгәннәр оешмада Татар-информга.   Егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат була. Аның пассажирлары - 19 яшьлек егет һәм 18 яшьлек кыз хастаханәгә салынган.  
---

--- | 11.10.2019

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>