Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Икесе дә исерек? Казан һәм Чаллыда машиналардан тимер-томыр өеме генә калган (ФОТО)

$
0
0
14.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Исерек кыз Казанда каршеринглы "Яндекс.Драйв" автомобилен җимергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Кичә иртәнге дүрттә Сәлимҗанов урамында юл һәлакәте булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, иномарка баганага бәрелә.
Кадрларда арендаланган машинаның тулысынча ватылуы күренә.     Ә Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.   Узган ял көннәрендә М7 трассасында Казан проспекты тирәсендәге 43 яшьлек «Камаз» шоферы куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Рено» га килеп бәрелгән, дип яза Татар-информ.   Вакыйга урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре «КамАЗ» машинасы йөртүчесенең исерек булуын ачыклый.   Бәрелешү нәтиҗәсендә 57 яшьлек иномарка пассажиры зыян күргән.       
---

--- | 14.10.2019

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>