Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Айваз Садыйров: "Өйләнгәч, сөйләнүсез булмый икән"

$
0
0
16.10.2019 Шоу-бизнес
«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйровның өйләнүе турында язган идек. "Матбугат.ру" алдан хәбәр иткәнчә, туй 13 октябрьдә Казанның "Туган авылым" комплексында узды. Ә никахны 29 сентябрь көнне Арчада укыттылар.

Инде менә Айваз "камыт кигәннең" беренче көннәреннән алган хис-тойгылары белән уртаклаша.

"Өйләнү - түгел ул сөйләнү. Тик өйләнгәч, сөйләнүсез булмый икән. Сөйләгәннәргә, котлаганнарга, сүккәннәргә, мактаганнарга, хурлаганнарга - һәммәгезгә дә рәхмәт, иптәшләрем. Тормышымның бу этабына мин бик кәнәгать вә шат булып кердем", ди ул. 

Кәләш Алинә исемле. Айваз үзенең бәхетле көне турында “Матбугат.ру” хәбәрчесенә дә сөйләде, хисләре белән уртаклашты. Алинә нинди өлкәдә хезмәт куя дигән сорауга “Әлегә аның төп эше минем хатын булу” диде ди-джей. Яшьләр ел ярым очрашып йөргәннәр. “10 ел элек бер озатып куйган булганмын. Анысын үзе әйтте. Так что башыннан алып хәзергә кадәр 11,5 ел очраштык дияргә була. 10 еллык пауза белән”, – дип сөйләгән иде Айваз шаярып.               Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>