21.10.2019 Шоу-бизнес
Сәхнәдә башкортча элементлар кушып биеп китсә, башлыгын киеп җибәрсә, нәкъ башкорт була да куя инде менә. Фамилиясенә караганда, татар гына түгел инде үзе...
Бу хакта аның үзеннән сорарга булдык, дип яза Кызыл таң. - Башкорт биюләрен, чыннан да, яратам.Бик җиренә җиткереп булмаса да, кайбер элементларын үзем дә отып алдым, - ди ул. - Әмма үзем татар инде. Аның да "каймагы" - мишәрмен. Тямаевны элегрәк чуваш фамилияседер дип уйлый идем. Туган ягым - Татарстанның Түбән Нурлат районында халыкның яртысы, мөселман булсалар да, чуваш фамилиясен йөртә. Элек монда чувашлар күп яшәгән. Энциклопедияләрне актарып карадым. “Тямай” төрек-татар сүзе булып чыкты. “Җор телле, булдыклы” дигәнне аңлата. Ә Фирдүс исеме “оҗмах бакчасы” дигән мәгънәгә ия. Түбән Нурлатта Тямаев фамилиясен йөртүчеләр җитәрлек. Фамилияңне танытуга күп көч салсаң, соңрак ул үзе сиңа эшли башлый, диләр. Тямаевка да шундый вакыт килеп җиткән булса кирәк.
---
--- | 21.10.2019