22.10.2019 Җәмгыять
Беренче сыйныф укучысының авызына скотч ябыштырган Әлмәтнең бер мәктәбе укытучысы белән тикшерүчеләр кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 октябрьдә Әлмәт мәктәпләренең берсендә укытучы дәрес вакытында 7 яшьлек бала авызын скотч белән ябыштырган. Бу күңелсез хәл турында полициягә укучының әти-әнисе хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм мәктәп персоналыннан, шулай ук вакыйга шаһитларыннан сораштырачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә бәя биреләчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстан прокуратурасы Әлмәт мәктәпләренең берсендә балалар авызын скотч белән ябып кую турындагы мәгълүматны тикшерүен хәбәр иткән иде. Фото: соцчелтәрләрдән очраклы фото
---
--- | 22.10.2019