23.10.2019 Җәмгыять
Казанга Кытайдан килгән КФУ студентлары, абыйлы-энеле Шахризат һәм Шаһдияр Шәүкәт туган якларына әйләнеп кайтудан куркалар. Бу көнне аларны концлагерь көтә, дип хәбәр итә Mash-телеграм каналы.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, 2014 елда абыйлы-энеле Бөтендөнья татар конгрессы программасыннан файдаланып Казанга укырга килгән: Шахризат журналистиканы сайлаган, ә Шаһдияр дизайнны өстен күргән. Әниләре дә Казанда белем алган, Кытайда ул судья булып эшләгән. Әмма узган елдан егетләрнең гаиләсе белән элемтәсе өзелә. Әти-әнисе Шаһризат һәм Шаһдиярга соңгы тапкыр шалтыраткач, аларны бүтән күрмәячәкләрен әйтә. Гаиләнең кайда булуы турында төгәл мәгълүмат юк, әмма балалар әти-әнисен "мөселманнар өчен концлагерьда" булуын фаразлый. Абыйлы-энеле Шәүкәтләр Татарстанда калырга өметләнә, тик Шаһдиярнең качак статусын кире какканнар инде. Шахризат мәсьәләсе исә әлегә хәл ителмәгән. КФУда студентларны 2018 елның ноябрендә уку планын үтәмәгән өчен вуздан төшереп калдырганнар. Төп фото: Идел.реалии
---
--- | 23.10.2019

(1).jpg)
---
--- | 23.10.2019