Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Милли Музейда "Географик диктант" узачак

$
0
0
24.10.2019 Җәмгыять
27 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Географик диктант үтәчәк. Бу-киң күләмле халыкара акция, аның максаты-географик белемнәрне популярлаштыру һәм халык арасында Россия географиясенә карата кызыксынуны арттыру.

Программада: 

11.00 – катнашучыларны теркәү (конференц-зал)

12.00 – «Географик диктант» акциясе (конференц-зал)

Диктантта катнашучыларга катлаулылык дәрәҗәсе буенча аерыла торган 40 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. База дәрәҗәсенең беренче өлеше ("географик ликбез") географиядән гомуми танылган фактлар нигезендә төзелгән, икенче өлеше образлы фикерләүне, системалы логика һәм эрудицияне куллануны таләп итә. 

Көн дәвамында: күзәтү һәм тематик экскурсияләр, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән балалар интерактив мәйданчыгы эшли. 

Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: 420111, Казан ш., Кремль ур., 2

Белешмәләр өчен тел: +7 (843) 292-89-84


---

--- | 24.10.2019

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670