Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Татарстанда ут капкан йорттан кешеләрне күршеләре коткарып өлгергән

$
0
0
25.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ут капкан йорттан ике хатын-кызны күршеләре коткарган һәм янгынны үзләре сүндергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кич Биектау районының Шигали авылында ике катлы торак йортта янгын чыккан. 12 квадрат метр мәйданда тарттырылган түшәмгә ут капкан. Чакыру буенча килгән коткаручыларны хуҗалар каршы алган һәм өйдә беркем дә булмавын әйткәннәр.   Соңрак ачыкланганча, күршедә яшәүче хатын-кыз ниндидер йомыш белән сарайга чыккач, өйдән куе төтен күтәрелүен абайлап алган. Ул тиз генә ут сүндергеч эләктергән һәм бер ир-ат белән бергә төзелеш басмасы буйлап икенче катка күтәрелеп, йорт хуҗаларына урамга чыгарга булышкан. Шуннан соң алар үз көчләре  белән янгынны сүндергәннәр, дип яза Татар-информ.   Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 


---

--- | 25.10.2019

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>