Россиядә азык-төлеккә бәя арта. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, саннар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,9 процентка югарырак.
Июль аенда аракы һәм шикәр комының бәясе 1,1-1 процентка арткан. Тавык ите – 0,9, бодай оны – 0,5, беренче һәм икенче сортлы бодай оныннан пешкән күмәчнең бәясе 0,4 процентка сикергән. Аның каравы карабодай, тары ярмалары арзанайган. Туңдырылган балык, сыр бәясе 0,1 процентка кимегән. Яшелчәләрнеке арткан. Аерым алганда, кишер, суган бәясе 2,8-2,5 процентка үскән. Кәбестә, киресенчә, арзанайган.
Белгечләр бәяләр тагын да артачак дип фаразлый. Чөнки авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, ел коры килгәнлектән, бәяне арттырырга кирәк, дип белдерә.
“Күмәртәләп алучыларга икмәк ризыкларын бүгенге бәядән җибәрәбез икән, безнең предприятие хезмәткәрләргә хезмәт хакын да, салымнарны да түли алмаячак. Чимал сатып алуда да кыенлыклар булачак. Бу исә предприятие эшчәнлеген туктатуга китерәчәк”, – дигән мөрәҗәгать белән чыга Брянск өлкәсенең бер икмәк җитештерү предприятиесе. Алар фикеренчә, бәяне 3-10 процентка арттырырга кирәк.
Оннан продукция җитештерүче эшмәкәрләр барысы да шул фикердә. Чөнки 1 июльдән электр энергиясенә, коммуналь хезмәтләргә түләүләр арткан. Өстәвенә ел коры килгәнлектән ашлыкка бәя үсә тора. Июль аенда электр энергиясе – 6, газ 15 процентка үскән. Бер ай эчендә онга бәя 15-20 процентка арткан. “Әгәр дә июнь аенда бер тонна 1 сортлы бодай онының тоннасы 11-11,5 мең сум булса, хәзер икмәк пешерүчеләр аны 13-14 мең сумга сатып алырга мәҗбүр”, – ди “Прозерно” аналитик агентлыгы генераль директоры Владимир Петриченко.
Тәмле тортлары, печеньелары белән дан казанган “Хлебпром” оешмасы генераль директоры Антон Губкин сентябрь аеннан бәяне 5 процентка күтәрәчәкләрен әйткән. “Онга бәя якынча 20 процентка артты. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә дә. Бу үз чиратында без җитештергән товарга бәя артуга китерә. Без хәзер шул хакта киңәшләшәбез”, – дигән ул.
Сер түгел, быел Россиядә ашлык көтелгәнчә булмады. Авыл хуҗалыгы министрлыгы яз айларында, аграр хезмәтчәннәр быел 94 млн тонна ашлык җыеп алачаклар, дип фаразлаган иде. Тик хәзер, 70-75 млн тонна гына булыр, диләр. Шул исәптән безнең республикада да ашлык алдан фаразланганча түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, быел тулаем җыем 3,4 миллион тонна чамасы булыр дип планлаштырыла. Бу узган елга караганда шактыйга ким. Тик аграр министр Марат Әхмәтов республикада ипи бәяләре нык үсмәячәк дип ышандыра. Аның фикеренчә, август аенда социаль бәядән сатылучы ипигә бәя артмаячак. Ай дәвамында күрше төбәкләрдәге вәзгыятьне өйрәнеп, ипи бәяләренә җентекле мониторинг уздырылачак.
– Яңа уңыштан пешкән ипи бәясе элеккеге кебек булмас. Безнең республикада икмәккә бәяне җайлау алымнары бар. Шуңа да башка төбәкләр белән чагыштырганда түбән бәяләр сакланып калачак, – диде Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында.
Белгечләр ипи бәясе генә түгел, ашлыкка бәя арту иткә дә йогынты ясарга мөмкин, диләр. Иткә бәя арту декабрь – гыйнвар айларында күзәтелергә мөмкин.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
№156 | 07.08.2012