Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Фарсель Зыятдинов: “Халык ышанычын акларга кирәк!” #6428

$
0
0
08.08.2012 Җәмгыять
Башкаларга үрнәк булып тыныч кына яшәп яткан Татарстанның илгә кабат начар даны чыкты. 19 июль вакыйгалары күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, пошаманга салды.

Мондый ук куркыныч хәлләрне, мөгаен, беркем дә фаразлый алмагандыр. Киләчәктә Татарстандагы тотрыклылык какшамасмы, республикабыз үз кыйбласын югалтмасмы? Тыныч тормышка ияләнгән гражданнарыбызга, бигрәк тә икътисади-финанс ягыннан, зыян-заурәт килмәсме? Әлеге сорау белән Intertat.ru икътисад галиме, профессор, язучы Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать итте.

 

Дөнья хәлләре һәм без

 

– Хәзерге вакытта Татарстанда финанс тоткырлылыгы югалды дип әйтеп булмый. Ә менә фаразларга килгәндә, төрлесе бар инде. Алга таба рубльнең үзгәрүен дә инкяр итмиләр. Ул да тотрыксызлыкка китерергә мөмкин.

 

Сәясәтчеләр, икътисадчылар арасында Россия һәм башка илләрнең икътисад прогнозларын төрлечә ясап, провокацион характерда белдерү бирүчеләр дә бар. Халык арасында чыгыш ясаганда, бу мәсьәләгә сак килергә кирәк. Телевидение һәм радиодан ашыгып, нигезсез сөйләүләр халыкка зыян китерергә мөмкин. Чыгыш ясаучыларның фикерләре бу яктан уйланылган булырга тиеш. Мәсәлән, күчемсез милекне алыйк. Күчемсез милекне хәзер сатарга теләмиләр, чөнки ул киләчәктә матди тотрыклыкны саклап калырга сәләтле дип карыйлар. Ләкин бу – уйланып җитмәгән әйбер. Шуңа күрә пропаганда чаралары үз сүзенә сак карарга тиеш дип саныйм. Телевидение яки радиодан чыгыш ясаучыларга халык тулысынча ышана бит!

 

Менә мондый хәлләр дә күргәнегезчә, тотрыксызлыкка китерергә ихтимал. Июль аеннан безнең Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Татарстанда да, табигый ки, аның йогынтысы сизеләчәк. Халык өчен, бер яктан караганда, бу файдалы, отышлы юл. Икенче яктан, арзанлы “Буш ботлары” кебек вакыйгалар кабатлануы да сагайта.

 

Иминлекне какшату бик җайлы

 

Республикадагы иҗтимагый вәзгыятькә килгәндә, моннан 2 ел элек Нурлат районында булган вакыйгаларны искә алыйк. Полиция хезмәткәрләре анда өч кешене атып үтерделәр. Үзе беренче булып корал кулланмаган кешегә ут ачу дөрес идеме? Операциядә катнашкан дистәләгән хокук сакчысы ни өчен аларны кулга ала алмаган? Җавапсыз калган сораулар байтак.

 

Быелгы июль хәлләрен ваһһабилар белән генә бәйле дип булмастыр. Башка кешеләрнең катнашы булырга да мөмкин. Татарстанны тискәре яктан күрсәтергә теләгәннәрдер – яз көне МВДның начар эшләвен күрсәттеләр бит. Безне пычратып күрсәтү өчен махсус оештырылган эш түгелме икән дип тә уйландыра. Гаепсез кешеләрне кулга алып, аларны интектерүнең исә гомумән кирәге юк.

 

Кол Шәрифтәге низагта халыкның бер өлеше Рамилне яклап чыкты. Кеше дин өлкәсенә килгән икән, дин әһеле, җитәкче икән, ул, беренчедән, бөтен яктан да намуслы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә алдында да, халык алдында да. Шул вакытта гына бөтен мәсьәләне хәл итеп була. Акчага тартыла икән, баю ягына омтылыш ясый икән, мондый кешеләрне дин өлкәсендә һич тә тотарга ярамый. Халык алардан үрнәк ала.

 

Бер заман Госман хәзрзт Исхакый белән сөйләшкән вакытта мин әйткән идем: “Дин әһелләре кешедә ышаныч яуларга тиеш. Баладан алып, өлкәннәргә кадәр. Мондый хәлләр килеп чыкканнан соң, билгеле, ышаныч югала. Безнең авылда Миргалим дигән мулла абзый бар һәм ул без, балаларны җыеп, вәгазь укый торган иде. Без шулкадәр ышанып, бирелеп, сөйләгәннәрен тыңлап утырабыз. “Килер бер көн: үлгән кешеләрне юып, теге дөньяга озатучы муллалар да калмас”, – дип әйтеп куйды. Бу сүзләр миңа шулкадәр тәэсир итте. Мин шулчак Миргалим абый үлгәнче мин үлсәм иде дип уйлап куйдым. Менә нинди ышандыргыч көчкә ия булган ул мулла! Безнекеләр тавыш-шоу, акча артыннан кууларны китереп чыгардылар. Халык арасында ышанычларын югалталар. Мондый хәл үзеннән-үзе икътисади тотрыклылыкка да, җәмгыять иминлегенә дә зарар китерә ала. Бу – минем фикер.




№ | 07.08.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>