09.08.2012 Мәдәният
Бу көннәрдә Александр Дюманың “Өч мушкетер” исемле романы буенча 8 серияле телефильмны төшерергә әзерлек бара. Фильмның режиссеры һәм продюсеры Сергей Жигунов, һәр буынның үз “Өч мушкетер”ы булырга тиеш, дип саный.
---
№--- | 09.08.2012

Әйтергә кирәк, Жигунов телефильмның баш герое - д’Артаньян роленә татар егете Ринал Мөхәмәтовны раслаган.
Ринал Татарстанның Алексеевски районы үзәгендә туып үскән. Урта мәктәпне Казанда тәмамлый. 22 яшьлек егет МХАТның Кирилл Серебренников курсында белем алган.
Мәрхүм әтисе – татар, әнисе – рус кешесе. Шулай да Ринал Мөхәмәтов үзен татар-мөселман дип саный, татар милләтен ярата. Татар әбисенең милли тәрбиясе, бабасының гармунда уйнавы, татар җырларын җырлап онык үстерүләре бушка китмәгән.
Кино белгечләре Риналда актерлык сәләте бик көчле булуыннан бигрәк, аның аек акылы, төгәл фикерләве белән аерылып торуын билгели. Шулай итеп, озакламый яңа буын тамашачысы телевизор экраннарында татар канлы д’Артаньянны күрә алачак.
---
№--- | 09.08.2012