Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Туфанга әле дә шалтыраткалыйм #6456

14.08.2012 Җәмгыять
Элегрәк Татарстан Язучылар берлегендә матур традиция яши иде. “Тукта, тумас борын бабайлардан күп белеп, яшьләр үзлә­реннән-үзләре чумар чыгарып ятмасыннар әле”, – дипме, яшь дра­ма­тург­ларны, прозаикларны, шагыйрьләрне Казанга дәшеп, индивидуаль иҗади семинарлар үткәрәләр иде. Менә безне дә шундый җыенга дәштеләр. Туфан Миң­нуллин белән Роберт Батулла, Мәскәүдән, берсе – артистлыкка, икенчесе ре­жиссерлыкка укыган җирләреннән кайтты. Радик Фәизов – Арчадан, мин Лениногорскидан килдем.

Шул өч-дүрт көнлек се­минарның файдасы зур булды, без әдәби әсәрләр язуның күп серләренә төшендек. Дуслаштык. Туфан белән дә якыннан күрешеп-белешеп, го­мергә дуслашып калдык. Аннары ул бастырып драмалар язарга кереште. “Әлдермештән Әлмәндәр”е белән дөнья­га танылды.

 

Әлдермеш – бер чорда патшабыз булып торган дуамал холыклы Никита Хрущев таркаткан Дөбъяз районы­ның сулы-чишмәле, матур, төзек авылы. Халкының әүвәл-әүвәлтеннән килгән “чәлдер­меш” гадәте дә бар. Без Казаннан Дөбъяз сельпосына товар ташыганда, шоферлар Әлдер­мештә туктамаска тырышалар иде. Кибет каршында биш кенә минут туктап торсаң да, күрми дә каласың, Әлдер­мешнең шук малайлары машина кузовыннан бер әрҗә печеньеңнымы, прәннегең­не­ме, хәзер чәлдереп өлге­рә.

 

Әлдермештә байтак еллар рәттән колхоз рәисе булып бик укымышлы, әдәпле кеше Әгъ­зам абый Җәләлиев эшләде. Ул галәмәт театр, әдә­бият, сәнгать ярата торган кеше иде. Аңа кунакка һәрчак сәнгать кешеләре – артистлар, шагыйрьләр, композиторлар кайта иде. Хөрмәтле Туфаныбызның да Әгъ­зам абыйда берничә тапкыр кунакта булуын, “ух-ух” килеп чабынып мунча керүен сөйлә­гәне булды. Ничә еллар сәхнәдән төшмәгән һәм дә тө­шәргә җыенмаган әсәренә шушы исемне Әлдермешкә мунча керергә килүләренең берсен­дә куярга карар кылганнар.

 

Кыскасы, шул семинарда күрешеп-та­нышып, белешеп, без Туфан белән гомергә дуслашып калдык. Бер-бере­безне күздән югалтмый, кырык еллап дуслыкта-татулыкта яшә­дек. Шалтырата калганда, йомшак тавыш белән:

 

– Ни хәлләр? – дип сузар иде. Без Нәҗибә җиңгәң белән синең исәнлекне-саулыкны шуннан белеп торабыз: һәркөн иртән “Ватаным Татар­стан”ны ачабыз да: “Кая, Альберт дустыбызның мәкаләсе бармы? Бу юлы нәрсә язды икән?” – дип эзлибез, – дияр иде.

 

Әйтсәм әйтим, Туфан дустымның чын холкы ай-һай иде. Сөйгәннәре булды, берничек тә кабул итмәгәннәре дә. Сөйгәннәре өчен атланмай булды, кабул итмәгәннәрен танымады. Ә бик әллә­кем булып, борыннан күккә чөеп йөрүчеләрне сидереп сидегенә утыртырга да күп сорамый иде.

 

Ә гомумән алганда, Туфан әйбәт иде. Ләкин “әйбәт” сүзе берни дә бирми. Кирәк чакта икеләнеп тормый бик усал егет тә була белә. Бер чорда Татарстан Язучылар оешмасы коммунистларының башлыгы булып торды.

 

– Карагыз аны, Коммунистлар партиясенең төп ли­ниясенә каршы чыксагыз, колагыгызны кисмәгәек, – дип уенын-чынын бергә кушып, кисәтә торган иде. Ул чорда мин аны олылап “иптәш Генсек Туфан” дип йөртә идем. Килештерә, авызын ерып елмая иде.

 

Аннары Гариф абый Ахуновтан соң, без аның рәисебез итеп сайладык. Аңа кадәр рәис бүлмәсенә өч ишек аша узарга кирәк иде. Бу берсен дә калдырмады. Сүтеп ташлады.

 

– Язучылар оешмасы дөнья­да иң демократик оешма булырга тиеш. Язучы кеше дә үзе сайлаган рәис каршына бернинди тоткарлыксыз керергә тиеш, – дия иде.

 

Берчакны шулай, гыйн­варның тыныңны куырырлык салкын көне. Мондый суыкта тавыклар куначадан да төшмиләр. Төш алларында телефон шалтырый. Барып трубканы алсам, Туфан дустым тавышы. Гадәтенчә: “Ни хәл-ләр?” – дип суза.

 

– Хәлләр ал да гөл, калганын үзең бел. Хәлләр хуш, сөйләгәндә мине дә куш. Хәлләр дөбер-шатор, яшәп ятабыз как губернатор, – дип телемә салынам. – Син кайдан шалтыратасың әле? Казаннанмы?

 

– Сездән. Лениногорскиегыздан. Иске Писмән калагыздан, – ди бу.

 

Мин каушап калдым.

 

– Белмисең, ишетмәгәнсең дә, ахры. Камал театры минем “Гөргөри кияүләре” белән калагызга гастрольгә килде. Гастрольләрдә йөреп, мине бөтенләй санга сукмаска әйләнмәсен, әз булса да күз-колак булыйм дип, хатынга ияреп, мин дә килдем. Үзең соң ни эшләр майтарасың? Бик онытылып язып утырган чагың түгелме? Эшеңнән аермадыммы?

 

– Юк, юк, – дидем. – Тавышыңны ишетүгә дә бик шат. Икебез дә өйдә. Шөкер генә яшәп ятабыз. Мәдинәм-гөлкәем бик тырышып камыр ясый. Мин пилмәнгә ит чыгарып маташам...

 

– Әле менә без дә, – дип бүлдерде мине Туфан дустым – бу шәһәрдә сез була торып, Лениногорскиның салкын ку­накханәләрендә кунып ятмабыз дип, сезгә куна төшәргә җыена идек.

 

– Әйдүк, әйдүк. Бик шәп булыр. Без бик шат. Кузгалмагыз, хәзер үзем менеп алам, – дип чыгып та чаптым. Туфан дустым белән Нәҗибә ханымны үзебезгә алып төштем.

 

Туфан белән мин генә түгел, хатыннарыбыз да, бер-берсен килештереп, тиз арада гөр килеп сөйләшеп киттеләр. Их, соңыннан сагынып сөйләрлек рәхәт, бәхетле минутлар ки­чергәнбез икән ул чакта!

 

Җир йөзендә дөнья көтеп, кулыңнан килгәнчә әз-мәз ге­нә хезмәт тә кылгач, юби­лейлар-бәйрәмнәр чоры да җитә икән. Әдәби эшчәнлегемә илле ел тулган көннәрдә, юбилей белән котлап килгән иң олы кунакларымның берсе Туфан дустым булды. Тантанабызга аның да килүенә бик сөендек. Ә ул бик гади генә итеп:

 

– Синең олуг бәйрәмеңә килергә вакыт тапмасам... Мин соң кем булам? – дип куйды.

 

Мәҗлес-җыеннарда Туфан булган җирдә бернинди тама­даның кирәге юк. Тә­гә­рәп-тә­гәрәп көлә торган юморларны, үткер, шаян сүзләрне учлап-учлап кына сипте. Дусларым белән күрешү шушы сүзнең тулы мәгънә­сендә, үзе бер гомер булды бу кичтә.

 

Нәшриятларга йомышым төшеп, Казанга килеп чыкканда, беренче эшем итеп Туфанга сугылам. Дәүләт Советына, аның бүлмәсенә керәм. Ачык йөз белән, йомшак итеп: “Ни хәлләр? Синмени әле? Кайчан, нинди гозерләр белән килеп чыктың? – дип кызыксына. – Китапларың чыгамы? – дип сораша. Соңгы күре­шүләребезнең берсендә, шулай ук аның бүлмәсендә утырабыз. Дөнья хәлләрен сөйләштек. Шунда кинәттән генә: “Без дә картаябыз бит”, – диде. Күзлеген салып, озак кына сөртте.

 

– Соңгы вакытта нишләп сирәк шалтыратасың? – дип куйды. Мин дә бу сорауга әзер идем. Хәтта бераз кә­җәләнебрәк:

 

– Шалтыратып сине туры китереп буламы соң? Табар­сың, бар. Йә сессиядә, йә авылда... – дидем

 

– Бир әле даими дипло­матыңда йөрткән куе дәфтә­реңне, – дип сорап алды. Бирдем. Шуның урта бер би­тенә, зур хәрефләр белән:

 

“89196463082” дигән цифр­ларны язды.

 

Туфан М. 14.V.2012 ел., дип имзалап куйды.

 

– Менә шушы номер белән язның-көзнең, төннең-көннең теләсә кайсы вакытында шалтырат. һәрчак “Әү” дип җавап бирермен. Бу телефон күп иптәшләрдә юк...

 

Ни хикмәт, әй: сагынган, юксынган чакларда әле да шалтыраткалыйм. “Ник сирәк шалтыратасың?” – дип шелтә­ләде ич. Ни гаҗәп, трубкада Туфан дустымның: “Ни хәл-ләр?” – дигән көр тавышы ишетелә.


Альберт ХӘСӘНОВ

№161 | 14.08.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>