Көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасы депутатлары балаларын өйдә, урамда яки машинада караучысыз калдырган ата-аналарны җавапка тарту мәсьәләсен карарга ниятли. Депутатлар әлеге уңайдан дөнья тәҗрибәсенә таянмакчы. Мисал өчен, АКШта балаларын караучысыз калдырган ата-аналарны кулга алырга, хәтта ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
Әлеге мәсьәләнең закон нигезендә хәл ителешен эзләргә җәмгыятьтә урнашкан вәзгыять этәрә, чөнки өлкәннәр күзәтүеннән мәхрүм калып, төрле бәхетсезлекләргә дучар булган балаларның саны артканнан-арта бара. Быел гына да Россияне берничә шундый фаҗига тетрәндерде. Кемеровода 1 июль көнне өйдә ялгызы калган биш яшьлек Тимофей Каминиченко бишенче каттан егылып төшә. Июнь аенда Владимир өлкәсендә урланган һәм үтерелгән биш яшьлек Богдан Прахов та ул көнне урамда берүзе уйнап йөргән. 15 июльдә Томск өлкәсенең Асиновск районы Новиковка бистәсендә бер хатын өч баласын өйдә калдырган. Әниләре кайтканчы, балаларның берсе электр мичендә һәлак булган. 19 июльдә Башкортстанның Гафури районында ике бала янып үлә: аларның берсенә – ике, икенчесенә дүрт яшь була. Аларны да өйдә ялгызын калдырганнар.
Депутатлар фикеренчә, балаларына күз-колак булмаган ата-аналарны җәзага тартырга кирәк. Иң элек депутатларга балаларны ничә яшьтә һәм нинди очракта, шулай ук күпме вакытка ата-ана күзәтүеннән башка калдырырга яраганлыгын хәл итәргә туры киләчәк.
– Без һәр ата-ана артыннан тикшереп-күзәтеп торучы куя алмыйбыз, шуңа күрә кагыйдәләрнең мантыйкый нигезе булырга тиеш, – дип аңлата Дәүләт Думасының хатын-кызлар, гаилә һәм балалар эшләре комитеты рәисе урынбасары Ольга Баталина. – Вәзгыятьне кирәгеннән артык киеренкеләндерергә ярамый, чөнки ата-аналарның бөтенесенең дә балаларын мәктәптән каршы алырга мөмкинлеге юк, өстәвенә, еш кына мәктәп өйгә бик якын урнашкан була. 12-14 яшьлек балалар музыка яисә сәнгать мәктәпләренә үзләре генә йөри. Тыюлар кертсәң, балаларны өстәмә белем бирү системасыннан аеру куркынычы барлыкка килә. Шуңа күрә иҗтимагый оешмалар белән киңәшләшеп, уртак нәтиҗәгә килү мөһим.
Ваемсыз ата-аналарны нинди җәза көтәчәге әле төгәл билгеле түгел, шулай да депутатлар чит илләрдәге тәҗрибәгә таяначагын белдерә.
Әйтик, мондый чакта АКШта иң кырыс җәза кулланыла, анда 12 яшькәчә баланы ялгызын калдырырга ярамый. Әгәр дә күршеләр ата-ананың сабыйны өйдә яисә машинада берүзен калдырганын күрсә, шунда ук полиция һәм социаль хезмәт вәкилләрен чакырта. Бу очракта баланы махсус учреждениегә алып китәләр, ә ата-ананы суд вакытлыча ата-ана хокукыннан мәхрүм итә. Аларның баласын вакытлыча башка гаиләгә дә бирергә мөмкиннәр. Сабыйны кире кайтару өчен ата-анага суд юлын таптап, социаль хезмәткәрләргә аны тәрбияли алуын исбатларга туры киләчәк.
Балалар омбудсмены Павел Астахов сабыйларын карамаган ата-аналарны җавапка тарту тәкъдимен хуплый, дип яза «Известия» газетасы.
– Баланы әти-әнисе якларга тиеш, алар сабый гомере өчен җаваплы, – дип белдерә Астахов. – Ләкин җәза чарасын билгеләгәнче, илдә балалар бакчалары һәм көн дәвамында эшли торган мәктәпләргә бәйле мәсьәләне хәл итәргә иде. Әгәр дә бөтен мөмкинлеге булып та, баласын карамаган ата-аналар очраса, андыйларны, һичшиксез, җавапка тартырга кирәк.
№ | 15.08.2012