Татарстанның агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзы җитәкчесе Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, 2013 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы тулаем алганда 13 процентка артса да, республика буенча уртача эш хакыннан ике тапкыр ким булып кала. Кызганычка, соңгы вакытларда анысын да вакытында бирә алмаучыларның саны арта. Хезмәт хакы буенча бурыч ел ахырына 13 миллион 104 мең сум тәшкил итә.
Хезмәт куркынычсызлыгына тиешле игътибар булмау нәтиҗәсендә быел да эш урынында йөзләгән кеше тән җәрәхәте алган, 13 кешенең гомере өзелгән. Авыл хуҗалыгының иң төшемле тармагы – терлекчелектә эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы күп вакыт 7-8 меңнән артмавы белән дә килешеп булмый, – ди Фәридә Галимҗан кызы.
Кемне сайлаудан тора
Чыннан да, зур өмет-хыяллар белән хуҗалыкка эшкә кайткан югары белемле белгеч өчен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр сузылган, кем әйтмешли, алсыз-ялсыз хезмәтенә Бөгелмә районы “Возрождение” хуҗалыгындагы кебек аена 8-9 мең сум хезмәт хакы бик аз шул инде. Нурлат районы Ахунов исемендәге, Буа районы “Алан” һәм республиканың башка кайбер хуҗалыкларында баш белгечләрнең дә айлык хезмәт хакы шуннан артмый. Алай гына да түгел, республиканың кайбер хуҗалыкларында эшләүчеләрнең айлык эш хакы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән дә кимрәк килеп чыга.
Ә бит хезмәт коллективы сайлап куйган тәҗрибәле, үз сүзен өздереп әйтә алган профсоюз рәисе, профком әгъзалары киләчәкне кайгырта белгән хуҗалык җитәкчеләренең ярдәмчеләре була ала. Шул ук хезмәт куркынычсызлыгы, эшләүчеләрнең тормыш-көнкүрешен кайгырту һәм башка бик күп мәсьәләләр бүген кайбер хезмәт коллективларында инде онытылып та бара. Әйтик, хуҗалыкларда хезмәт хакын вакытында түләмәү кайберәүләр, бигрәк тә инвестор канаты астында эшләүче агрофирмалар өчен гадәти хәлгә әйләнеп бара. Пенсия фондына иң зур әҗәт тә аларда. “Вамин-Мәрҗани”, “Вамин-Теләче” агрофирмалары, Түбән Камада “Химикам-агро”, Кукмарада “Әсәнбаш”, Яңа Чишмәдә “Татарстан”, Алексеевскида “Ясная Поляна” хуҗалыкларының һәркайсы пенсия фондына 8-22 миллион сум бурычлы икән, монда эшләүчеләрнең киләчәге турында кем кайгыртыр?
Ике якка да файдалы
Үзгәртеп кору заманнары килеп, колхоз-совхозлар белән бергә республиканың байтак хуҗалыкларында һөнәр берлекләре башлангыч оешмалары да тарихта гына калды. Эш бирүче белән хезмәт иясе арасында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, гадәттә закон буларак кабул ителгән “Күмәк килешү” ярдәмгә килә. Шуңа да профсоюз оешмасы сакланып калган хуҗалыкларда хезмәт кешесе турында кайгырту бермә-бер күбрәк. Фәридә Галимҗан кызы әйтүенчә, мондый күмәк килешүләр иң элек башлангыч профсоюз оешмаларында төзелә. Анда хезмәткә түләү, эш шартларын яхшырту, хезмәт куркынычсызлыгы, эшләүченең сәламәтлеген кайгырту – кыскасы, тормышта кирәк булган мөһим мәсьәләләр карала. Документ ике як тарафыннан да раслангач, закон төсе ала.
Балтач районы “Якты юл” хуҗалыгы профсоюз оешмасы рәисе Лилия Габдрахманова әйтүенчә, хуҗалык җитәкчесе белән хезмәт коллективы арасында төзелгән “Күмәк килешү” һәр ике якка да файдалы. Саба районы “Юлбат” хуҗалыгы профсоюз оешмасыннан Гөлсинә Кәримова, Зәй шикәр заводы профсоюзы җитәкчесе Рөстәм Хуҗин, Актаныштан Мөдәррис Ханов та ике яклы килешүгә таянып эшләүне хуплый.
Килешү кемгә кирәк?
Башлангыч оешмалардан алынган тәкъдим-фикерләр нигезендә агросәнәгать тармагы буенча һөнәр берлеге, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республика Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, инвестор хуҗалыклары – кыскасы, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм эш бирүчеләрнең мәнфәгатен чагылдырган “Күмәк килешү” төзелә. Аның үтәлеше исә һәр як тарафыннан даими контрольдә тотылса да, Фәридә Гарифуллина әйтүенчә, хәл итәсе проблемалар шактый икән шул әле. Тармак профсоюзы җитәкчесен иң беренче чиратта республика хуҗалыкларында хезмәтне саклау мәсьәләсе борчый. Кайбер хуҗалыклар көндәлек мәшәкатьләргә баштанаяк чумып, кайсы табыш артыннан куып, хезмәт куркынычсызлыгы турында онытып җибәрә.
Моның нәтиҗәсе дә күз алдында: республика хуҗалыкларында әледән-әле эш урынында төрле тән җәрәхәтләре алу, фаҗигаләр кабатланып тора. Мондый хәлдән чыгуның иң нәтиҗәле юлы – башлангыч оешмаларда хезмәт куркынычсызлыгы буенча җаваплы кешеләр сайлап кую, ди республика һөнәр берлеге рәисе Фәридә Гарифуллина.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–221 | 25.12.2013