Татарстанга эшкә урнашу максатыннан ел саен 125-135 мең чит ил гражданы килә. Болар күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзәрбайҗан илләре халкы. Миграция хезмәте федераль учреждениесе мәгълүматлары буенча, быел 10 ай эчендә республикада 13 мең 417 кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән.
Ә теркәлмичә генә эшләп, яшәп ятучылар күпмедер? Бер үзбәкнең үзе янына тагын 20 кешене сыендыруы сер түгел. Мигрантлар белән җайлы, алар бер генә хезмәттән дә чирканып тормыйлар, җирле халык якын да бармаган аз керемле эшләрне дә башкаралар. Акчаны банклар аша гаиләләренә озаталар. Үзбәк, таҗик халкы йөк ташый, урам себерә, җәмәгать транспорты йөртә, йорт төзи, юл сала, сәүдә белән шөгыльләнә... Хезмәт шартлары авыр булса да, түзәләр, зарланмыйлар, күп акчага дәгъва кылмыйлар, зур таләпләр куймыйлар. Кыскасы, эш бирүче өчен бик кулай вариант. Тик таякның икенче ягына да күз салырга кирәк: мигрантлар арасында да кемнәрне генә очратмыйсың – җинаятьчеләр дә, тәртипсез тормыш алып баручылар да, авырулар да бар.
Республикага килеп төшкәч, һәркайсы иң әүвәл медицина тикшерүе узарга тиеш. 2007 елдан 2012 елга кадәр Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 121 мең чит ил гражданы тикшеренү узган. Проблемалар шунда башлана: 70 процентының медицина полисы юк, шуңа күрә нинди чирләр белән авыруы мәгълүм түгел. Ә тикшерә башлагач, 94 кешедә – ВИЧ-инфекция, 355 кешедә – туберкулез, 2374 кешедә җенси юл белән таралучы башка йогышлы чирләр табылган. Республика тире-венерик авырулар клиник диспансеры баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина җиткергән мәгълүматлар буенча, быелның 11 аенда 11 мең 429 мигрант тикшеренгән. Шуларның 750сенең – җенси юл белән таралучы йогышлы чирләр, 7сенең – ВИЧ-инфекция, 24енең – сифилис, 40ының туберкулез белән авыруы ачыкланган.
Мигрантларның сәламәтлеген тикшерү бушлай үткәрелә. Ә чир табылган сурәттә түләп дәваланалар. Янчыкларында акчалары булса, әлбәттә. ВИЧ-инфекция, туберкулез кебек дәвага авыр бирешүче диагнозлар ачыкланса, мигрантлар үз илләренә озатыла. Элек тикшеренү узу өчен берничә оешмага барып, анализлар тапшырып, белгечләргә күренеп йөрергә кирәк булса, һәм нәтиҗәсен яртышар ай көтсәләр, хәзер барлык белгечләр тире-венерик авырулар клиник диспансеры поликлиникасы базасында кабул итә. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре 2-3 сәгать эчендә мигрантның кулында була. Әлеге оешмада көн саен йөзгә якын кеше тикшеренә. Табиб-дерматовенеролог Тимур Фәизов соңгы араларда корчаңгы чире белән авыручы мигрантларның күп булуын әйтә. Чит ил халкының фатирларда 15шәр, 20шәр кеше бергә торуын исәпкә алсаң, аларның барысына да әлеге йогышлы чирдән дәваланырга туры килә.
“Яңа гасыр” коммерциячел булмаган оешма директоры Лилия Таишева мәсьәләнең бүтән ягына тукталды. “Мигрантларның байтагы үзләренең бурычларын аңлап бетермәгән кебек, хокукларын да белми”, – ди ул. Авыр хәлдә калганда кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлеге оешма мигрантлар өчен төрле семинарлар үткәрә башлаган. Анда ни өчен кул юып йөрергә, тешне ничек чистартырга икәнлеген төшендерүдән башлап, ничек йогышлы авырулар ияртмәскә икәнлеген дә аңлаталар. Бигрәк беркатлы киңәшләр дип аптырыйсы юк. Үз илләрендә тәртипле тормыш алып барып, монда килгәч, “бәйдән ычкыну” мисаллары да җитәрлек. Акча эшләргә дип чыгып киткән ир яңа җирдә яңа хатын таба, балаларын, гаиләсен “оныта”. Мөселман икән, аерылу җәһәтеннән, туган ягына кайтып аңлашып килүне дә кирәксенми, телефоннан өч тапкыр “талак” дигән смс хәбәр язып, хәләлен аера да җибәрә. Болай аерылышу хәзер шулкадәр модада икән... Тик ул очраклы танышулар да һәрчак бәхет китерми. Йогышлы чирләр эләктереп, эшсез, акчасыз калып кире туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булучылар да аз түгел. Авыру мигрант мондагы хатынга да, эш бирүчегә дә кирәкми.
Фәния АРСЛАНОВА
в„–221 | 25.12.2013