30-31 декабрь көннәрендә Татарстанда Олимпия уты эстафетасы узачак. Ут республикага махсус поезд белән китереләчәк. Тантаналы каршы алудан соң ул Болгарга, соңрак Свияжскига юл алачак. Ике шәһәрчектә дә бу уңайдан бәйрәм чаралары уздыру көтелә. 30 декабрьдә кич ут кабат Казанга кайтачак, студентлар шәһәрчеге янындагы кыска гына эстафетадан соң аны төнгә Универсиада музеенда калдырачаклар.
31 декабрьдә эстафета Казанда Универсиада авылы, “Әкият” курчак театры, Иске Татар бистәсе, Казан Кремле һәм берничә Универсиада объекты аша узачак. Йөреш “Казан-Арена” стадионы янында тәмамлана. Биредә Олимпия утының шәһәрдәге касәсе кабыначак. Сүз уңаеннан, эстафетада катнашкан һәркем үз маршрутында тотып йөгергән факелны сатып ала алачак. Илсур Метшин шул рәвешле факелны истәлеккә үзендә калдырырга җыенуын белдерде инде. Казанда Олимпия уты эстафетасы уздыруның төгәл күпмегә төшәчәге хәбәр ителми. Башкортстанда моның өчен чыгымнарның 13 миллион 767 мең сумга җиткәнлеге билгеле. Ә сез Олимпия уты эстафетасында катнашырга җыенасызмы?
Ирек ЗИННУРОВ, ватерполчы, Афинада һәм Сиднейда узган Олимпиадалар призеры, Россиянең атказанган спорт остасы:
– Олимпия уты эстафетасында катнашучылар исемлегендә үз фамилиямне күрмәдем. Универсиада уты эстафетасында катнашкан идем. Ул вакыттагы кичерешләремә килгәндә, җаваплылык тойдым, горурлык хисе акылдан шашарлык дәрәҗәдә көчле иде. Олимпиада – спортчылар өчен иң мөһим ярыш. Казанда узган Универсиада аңа әзерләнү булды. Россиянең мондый глобаль чараларны уздыра алуы уңай күренеш, алар илнең дә, республиканың да үсеше өчен әһәмиятле. Олимпия уты эстафетасының 30-31 декабрьгә туры килүе бераз кыенлыклар тудыра. Чөнки Яңа ел – гаилә бәйрәме. Күпләр бу көнне өйдә, гаиләсе янәшәсендә булырга тели. Шулай да мин эстафетаны барып карап кайтырга киңәш итәр идем.
Данил СӘФӘРОВ, “Яшьләр Online” тапшыруы алып баручысы:
– Олимпия факелын каршы алуда катнашырга җыенмыйм. Универсиада уты дип тә әллә ни һушым китмәде. Гомумән, зур, халык күп катнаша торган чаралардан ерак торырга тырышам. Олимпия утын күтәреп чап, түлибез дисәләр дә, ризалашмас идем. Патриот булмаудан түгел, мәшакате күп: төрле тикшерүләр узу, машиналар “бөке“сендә утыру, салкында чират көтү. Әле берәр явызрак йөзле сакчы сиңа мыскыллы карарга мөмкин. Шулай да, Олимпия факелын болай зурлау кирәк. Күпләр килешмәс, әмма аның Байкалга төшүен дә, космоска менүен дә хуплыйм. Әлбәттә, болар бар да PR, ләкин файдалы. Моңа күпме акча сарыф ителгәнен белмим. Бездә бит ничек: 3 тиенлек эшне дә 3 миллион итеп “списать” итәләр. Бу ягы безгә караңгы.
Гөлинә СӘЛИМОВА, өч бала анасы, укытучы:
– Универсиада утын Казанда каршылаганда да гаилә белән бу чарада катнаштык. Бик күңелле бәйрәм булып истә калды, балалар әле дә сөйли, шуңа күрә алар өчен Олимпиада утын каршылау да күңелле бәйрәм булыр дип ниятләп торабыз. Дөрес, ул көнне хатын-кызның мәшәкате күп, ләкин табын әзерләүне бергә башкарачакбыз. Аннары бу чара көндез була бит, бәйрәм көнне шәһәрне әйләнеп кайту бернинди дә авырлык тудырмас. Ирем дә, балаларым да спорт белән кызыксына, алар Олимпиаданы да күзәтәчәк.
Нияз АКСАНОВ, танылган блоггер:
– Мине бу чарага чакырдылар, ләкин чакырмаган очракта да Казанда шундый бәйрәм була торып, өйдә утырып калмас идем. Фотога төшереп, бәйгедә катнашырга телим, җиңгән очракта Олимпиадага чакыру минеке булачак. Ничек кенә булмасын, Сочига барыбер барачакмын! Мин инде Барнаулда факелның йөрешендә катнаштым. Минем кулда да, башкаларга тапшыргач та, ул сүнмәде, гомумән, ничек сүнә алганын аңламыйм. Башта факелны әллә сатып алыйммы икән дигән уй да килгән иде, ләкин киштәдә тузан җыеп яткан әйбергә караганда күңелдә уңай хисләр саклануы мөһимрәк.
в„–224 | 28.12.2013