Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

«ТӘЭСИР» бәйгесенең февраль аендагысы старт ала

$
0
0
01.02.2022 Бәйге
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең февраль аендагысы башланып китте. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында катнашучылар күп булу сәбәпле, «ТӘЭСИР» конкурсын оештыручылар тарафыннан аны гыйнвар, февраль һәм март аена да озайтырга дип карар кабул ителде.

Бүген жюри гыйнвар эшләре нәтиҗәләре буенча очраша. Елның беренче ае җиңүчеләрен 5 февраль көнне игълан итәчәкбез. Шулай ук бүген бәйгенең февраль аендагысы старт ала.

Катнашыгыз! Видеороликларыгызны сылтама итеп bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез.

1 урынга – 50 мең сум, 2 урынга – 30 мең сум, 3 урынга – 20 мең сум тапшырылачак. 

Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында.

12+ 

Фото: бәйгегә килгән видеодан скриншот


---

--- | 01.02.2022

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>