2013 елда компьютерлар сату узган ел белән чагыштырганда 10 процентка кимегән. Компьютерлар тарихында бу кадәр кисәк кимү күзәтелмәгән булган әле. Белгечләр фикеренчә, моның сәбәбе халыкның смартфоннар һәм планшетларга күчүендә.
2013 елның 1 августына алынган мәгълүмат буенча Россиядә смартфоннар куллану 2012 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр арткан. Дөньяның башка илләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә: Европа илләрендә бер кеше берьюлы – 3, АКШта – 2,9, Россиядә – 2,1, Кытайда – 1,4 электрон җиһаз куллана. Социологлар ачыклаганча, халыкның 88 проценты смартфоннарны – юлда, 81 проценты кибетләрдә йөргәндә куллана, 89 проценты хәтта эштә дә кулыннан төшерми икән. Ә сез акыллы җиһазлардан башка яши аласызмы? Якын киләчәктә аларга алмашка нәрсә килер?
Азат МӨГЫЙНОВ, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять тудыру һәм үстерү бүлеге мөдире:
– Смартфон да, планшет та, ноутбук та кулланам. Алар барысы да эш өчен кирәк. Телефон аша да, планшет аша да Интернетка керәм. Икесендә дә электрон почта да, социаль челтәрләр дә бар. Телефон шалтыратулар өчен, мәгълүмат килү-килмәвен тиз генә тикшереп алу өчен кирәк. Кайвакыт, кул астында фотоаппарат булмаганда, аңа фотолар да төшереп алгалыйм. Ә планшет компьютердан ерак булганда бик уңайлы. Тормышымны әлеге җиһазлардан башка да, Интернеттан башка да күз алдына китерә алмыйм.
Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ, драматург:
– Телефонны шалтыратулар өчен генә кулланам. Анда күптөрле функцияләр булуга карамастан. Бу күбрәк өйдә булуыма, компьютерда эшләвемә бәйле. Ялга киткәндә Интернетка да кермим, телефонны да кулланмыйм. Ун көн яши алам шулай. Акыллы җайланмалар тормышыбызга шулкадәр үтеп керде, зыянлы икәнен белсәк тә, хәзер алардан берничек тә котыла алмыйбыз. Телефонны кесәдә йөртү аеруча ирләр өчен зыянлы булуын галимнәр раслады бит инде. Шуңа күрә аларны куллануны чикләсәк иде. Якын киләчәктә, берьюлы берничә җайланманы кулланмас өчен, башка кертеп куя торган “чип” уйлап табарлар, минемчә. Бөтен мәсьәләләрне шул бер система аша хәл итә алырбыз: ул безнең халәтебезне сизеп, үзе карарлар кабул итәргә дә сәләтле булыр.
Рәмис АКСАКОВ, КФУның Мәгълүмати технологияләр югары мәктәбенең 3 курс студенты:
– Смартфонны сөйләшүдән кала электрон почтаны тикшерү, социаль челтәрләрдә аралашу өчен дә кулланам. Аңа төрле кушымталар да йөклим. Планшет, ноутбук та бар. Кайвакыт өчесен берьюлы кулланырга да туры килә. Берничә җиһаз урынына берне генә куллану җаен инде хәзердән үк таптылар. “Intel” компаниясе флешка зурлыгындагы җайланма җитештерде. Аны телевизорга да, телефонга да, планшетка да куеп була. Ул аларны компьютер кебек кулланырга мөмкинлек бирә. Әлегә бу җайланма сатуда юк, аның турында бер ай элек кенә игълан иттеләр. Киләчәктә әлеге җиһазлар безнең уебызга ук буйсынып эшли башлаячак. Инде хәзердән үк бу юнәлештә эш бара. Интернеттан, акыллы җиһазлардан туйган чакларым була. Әмма челтәргә кермичә бер атнадан артык яши алмыйм.
Зилә ХАРИСОВА, PR-белгеч:
– Смартфонны Интернеттан мәгълүмат эзләү өчен дә, фотоаппарат буларак та, плеер буларак, электрон китап буларак та файдаланам. Эш көннәрендә көне буе диярлек кулдан төшермим. Ә ялларда бу коллыктан котылып, аны шалтыратулар өчен генә кулланырга тырышам. Озакламый телефон, компьютерларны бер җиһазга берләштереп, аны күзлек яки беләзек формасына китереп, тәнебезгә беркетә торган итәрләр, минемчә.
в„–3 | 11.01.2014