Күптән түгел “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында “Кара-каршы” тапшыруында катнашырга туры килде. Ул инвалидларга, аларның җәмгыятьтәге урынына, проблемаларына багышланган иде. Сөйләшү кызыклы һәм эчтәлекле булды шикелле.
Тапшыру барышында күп кенә сораулар да барлыкка килде. Ләкин, ни кызганыч, тапшыруда аларга җавап бирергә тиешле – нәкъ менә инвалидлар, аларның проблемалары белән турыдан-туры шөгыльләнүче Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчеләре димим, хәтта вәкилләре дә юк иде. Тапшыруны оештыручыларга, бездә сезнең тапшыруда катнашырлык татарча белүче белгеч юк, дип әйткәннәр икән.
Әлеге министрлык белән дистә еллар эшләүче журналист буларак бик беләм, юк шул, юк. Аларда гына түгел, республиканың бер генә министрлыгында да, фонд-оешмаларда да юк диярлек теләсә нинди сорауга чатнатып татар телендә җавап бирә белүче белгечләр. Җитәкчеләр турында әйтеп тә торасы юк.
Еш кына без совет чорын сүгәргә яратабыз. Янәсе, ул вакытта милли хокукларыбыз кысылды, татар теленең кулланылу даирәсе тар, башкалада татар мәктәпләре юк иде. Хак сүзләр, чынлап та шулай иде. Ә хәзер, ике дистә елдан артык ярты-порты гына булса да татар дәүләтендә яшәгән, Казанда гына да берничә татар мәктәп-гимназияләре, дәүләт акчасына шактый зур штатлы Бөтендөнья Татар конгрессы эшләп торган, дистәләрчә татарча газета-журналлар нәшер ителгән, “Мин татарча сөйләшәм” дигән акцияләр оештырырга мөмкинлек булган чорда хәлебез үзгәрдеме соң? Гаиләдән, татар театрларыннан, газета-журнал, бер радио һәм телевидениедән башка без тагын кайда татарча аралашабыз, проблемаларыбызны үз телебездә хәл итә алабыз? Уку йортларындамы? Юк. Дәүләт структураларында, транспортта, җитештерү тармагында, сәламәтлек саклау яки социаль оешмаларда, сәүдә нокталарындамы? Юк!
Адәм ышанмаслык хәл, утыз-кырык еллар элегрәк без күп очракта хәтта министрлыклар, район җирлегендәге оешмалардан газетабызда чыккан тәнкыйть мәкаләләренә, урыннарга тикшерү өчен җибәрелгән хатларга, укучыларыбыз сорауларына җавапларны бик еш кына татар телендә ала идек әле. Хәтта “өстән” дә күп кенә закон-карарлар, күрсәтмәләр татарча килә иде.
Ә хәзер бер генә министрлык-оешмадан да, шулай ук районнардан да татарча килгән күрсәтмә, җавап, аңлатма юк диярлек. Газетада басылган тәнкыйть мәкаләсенә дә җавап гел русча була. Булса әле. Соңгы елларда еш кына җавап та биреп тормыйлар. Һич югы теге яки бу ведомстводан шалтыратып газетада басылган мәкаләне русчага тәрҗемә итеп җибәрүне сорыйлар.
Соңгы вакытта бер генә җыелышта да, утырыш-коллегияләрдә дә татарча чыгышлар яңгырамый диярлек. Ярый әле кайчак Президент, Дәүләт Советы Рәисе һәм урынбасарлары, Премьер-министр киңәшмәләрдә татарча җөмләләр кыстырып куя. Ә кәгазьдә басылган, электрон вариантта булган документлар бар да русча.
И ул алар белән турыдан-туры эшләүче буларак журналистларның, татар теле укытучыларның интегүләре! Кара әле, ачыш булып чыкты бит бу, Татарстан илендә татар теле бары тик милли басмаларда эшләүче каләм ияләренә һәм татар теле мөгаллимнәренә генә кирәк икән ләбаса. Чөнки соңгы елларда хәтта чеп-чи татар авылларындагы мәктәпләрдә дә башка фәннәрне, БДИга бәйле рәвештә дигән булып, өлкән дуслар телендә укытырга тырышалар.
Журналистлар дигәннән, узган елның октябрь аенда ТР Журналистлар берлеге Азнакай районында оештырган киңәйтелгән президиум утырышы да татар теленең кулланылышы, татар матбугатының бүгенге торышы тулып тишелергә торучы шешне хәтерләтте. Ул татар телендә нәшер ителүче газета-журналларда һәм радио-телевидениедә килеп туган кадрлар мәсьәләсенә, дөресрәге, кытлыгына, милли мәгълүмат чараларындагы проблемаларга багышланган иде. Очрашуда каләмдәшләребез татар теленең кулланылыштан төшеп кала баруы сәбәпле эш барышында туып торучы проблемалар, бигрәк тә, русча басмалардан аермалы буларак, хезмәт хакының азлыгыннан зарланды.
Ни кызганыч, хакимият даирәләреннән татар телле каләм ияләренең биредә яңгыраган җан ачысын ишетүче булмады. Киресенчә, анда дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларының рәсми вәкиле буларак катнашучы “Татмедиа“ ААҖ вәкиле татар журналистларының үги балалар хәлендә яшәүләренә үзләрен гаепләде. Имеш, яңа шартларда эшли белмиләр, имеш, искелеккә ябышып яталар, үзгәрергә теләмиләр, товарларын (бу очракта газета-журналларны) сата, акча эшли белмиләр, үзләренә кадрлар әзерләү белән кызыксынмыйлар, фәлән-фәсмәтән. Ул гел хаксыз дип әйтергә җыенмыйм, кайбер басмаларда, бәлки, яңача эшләргә теләмәүчеләр дә бардыр. Ләкин төп бәла бит, әлеге дә баягы, республикабызда татар милләтенең һәм матбугатының һаман да ятим бала хәлендә булуында һәм моңа республика җитәкчеләренең, шул исәптән матбугат өчен җаваплы ведомствоның күз йомуында.
Беркемгә дә сер түгел, рус телендә чыгучы басмаларда эш тә күпкә җиңелрәк, аларга игътибар да күбрәк. Мәсәлән, алар чиновникларның кайчак үзләре дә аңламый торган докладларыннан өземтәләрне татар теленә тәрҗемә итеп утырмый. Указ, закон, карарларны да татарчага әйләндерәсе юк. (Ә алар шулкадәр авыр рәсми телдә эшләнә, халыкка аңлаешлы булсын дип тәрҗемә итә-итә алҗып бетәсең.) Утырыш-киңәшмә, ел йомгакларына багышланган конференцияләр алдыннан каләм әһелләре өчен әзерләнә торган пресс-релизлар да бары тик русча гына. Хәтта Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, “Татмедиа“да да күрсәтмә, пресс-релизларның татар телендә әзерләнгәне юк диярлек.
Татарча чыгучы газета-журналларда эшләүче журналистлар моңа күнеккән инде, артык аптырамыйлар. Ә менә радиода, телевидениедә эшләүчеләр тапшырулары өчен бер-ике җөмлә татарча әйтә белә торган җитәкче яисә белгеч таба алмый иза чигә.
Бик еш укучыларыбызның кайбер сорауларына төгәл, дөрес җавапны министрлык, агентлык, фондлар аша алырга туры килә. Әле дүрт-биш еллар элек кенә бу бик тиз эшләнә иде. Министрлык, фондның шушы мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлегенә, еш кына урынбасарына, хәтта министрның үзенә үк турыдан-туры шалтыратып сорашасың да, шунда ук җавап та аласың. Хәзер исә бу гамәл сират күперен кичүгә тиңләшә башлады. Ул сорауларны рәсми рәвештә һәр министрлык-ведомствода булган матбугат үзәгенә юлларга кирәк. Алар исә андагы белгечләр белән элемтәгә керә. Тегеләр җавап әзерләгәч, аны җитәкчеләре карый, аннары матбугат үзәгендә эшләүчеләр безгә юллыйлар. Шулай итеп, атналар-айлар уза. Анысы бер хәл, күп кенә министрлыклар безнең укучыларыбыздан килгән сорауларны, үзләрендә татар телен белүче булмау сәбәпле, тәрҗемә итеп җибәрүебезне сорыйлар.
Билгеле хакыйкать, газета-журналларның төп табышы әбүнәчеләрдән кергән акча булса, икенчесе – реклама. Әмма бигрәк тә соңгы вакытта татар басмаларына игълан, реклама бирергә берәү дә ашкынып тормый. Хәтта үзебезнең татар милләтеннән булган җитәкчеләр дә рус телле басмаларны үз күрә. Сәбәбен дә яшермиләр – олы җитәкчеләребез татарча укымый лабаса, шулай булгач, нигә акча әрәм итәргә?
Махсус санап утырганым бар, чеп-чи татар авылында туып үскән бер министрның әтисе вафат булгач, дистәләрчә министрлык, оешма-предприятие, агентлык-фондлар (барысының да диярлек җитәкчеләре татар), аның кайгысын уртаклашып, газеталарга кайгынамә бирде. Шуларның ничәсе татар газетасына бирде дип уйлыйсыз? Җидесе. Шундый ук кайгынамә рус газетасында исә унтугыз мәртәбә басылды. Менә сиңа тигезлек, менә сиңа татар теленә, татар матбугатына хөрмәт!
Хәер, җәмгыятебезнең янәдән рус мохитендә яши башлавына инде күнегеп тә барабыз бугай. Әкрен генә кибет киштәләрендәге товарлардан татар телендәге аннотация-аңлатмалар югалып бара, төзелеп торучы төрле фирма, спорт корылмаларына да татарча исемнәр кушмыйлар. Урам, оешма-фирмаларның татарчага тәрҗемә ителгән элмә такталарында шыр хата. Безнең газета бу хакта әледән-әле язып тора. Тик үзгәрешләр генә бик акрын бара. Чөнки һаман да бер балык башы, элеккегә караганда уннарча мәртәбә арткан чиновниклар армиясендәгеләрнең берсе нәрсә эшләгәнен икенчесе белми. Һәм дәүләт структураларында татар теле кулланылыштан төшеп кала бара.
Ни өчен икәне билгеле, әлбәттә. Беренчесе – безнең мөстәкыйльлегебезнең кәгазьдә генә кала баруы. Икенчесе – төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең Конституциябез белән беркетелгән ике теллелек турындагы пунктка вак эш дип каравы. Өченчесе, чынлап та, ике телне дә әйбәт белгән белгечләрнең кимеп баруы.
Барыгызның да хәтерендәдер, узган гасырның туксанынчы елларындагы күтәрелеш вакытында күпме егет-кызларыбыз татар мәктәпләре, гимназияләре, татар-төрек лицейларында укып, хәтта өчәр-дүртәр тел өйрәнделәр. Чит илләрдә укып кайтып, Татарстаныбызда эшләргә әзерләнделәр. Кайберләре хакимият структураларына эләгеп, ике телле белгеч булып киттеләр. Инде хәзер, татар теленең кирәге калмагач, алар да камил татар телен онытып бара.
Люция ФАРШАТОВА
в„–5 | 15.01.2014