Резидә белән хастаханәдә таныштык. “Сеңлем өчен килдем. Райондагы табиблар бик начар диагноз куйды. Яшь шул әле. 42 яшь кенә аңа. Юньле-рәтле тормышы булмады. Китеп барыр инде”, – дип елап та җибәрде.
“Без ике кыз үстек, – дип сөйли башлады танышым. – Әти ягына охшагангадырмы, әниемнең әнисе – Мәйсәрә әбием мине бик яратып бетермәде. Чөнки әтиемне дә үз итмәгән ул. Ә менә сеңлем Наҗияне бик ярата иде. Бәхетсезлегемә, әти белән әни бик яшьли юл һәлакәтенә эләгеп вафат булдылар һәм без әби тәрбиясендә калдык. Шул көннән башлап минем өчен мәхшәр башланды дисәм дә ялгыш булмастыр.
Икебезгә ике төрле караш яшәде. Нинди генә ялгышлык китсә дә – мин гаепле, әбиемнең нәрсәгә дә булса кәефе кырылса да – ачуын миннән ала. Бервакыт сеңлем (миннән ике яшькә генә кечкенә, миңа – 9, аңа 7 яшь) ишегалдына урам ягыннан кирпеч кисәкләре ташыган. Үзенчә шулай уйнагандыр инде. Әбием эштән кайтты да, капкадан керә-керешкә, бернәрсәгә дә төшенеп тормыйча гына мине әрләргә кереште. Әле ярый әрләп кенә калса, каргый-каргый сүгә: “Башың беткере, мәңге рәхәт күрмәс бәндә...” “Әби, дим, мин ташымадым аларны, сеңлем Наҗия эше бит ул”, – дип үземне якламакчы булам. Ул аның саен дулый. “Җыештырган бул!” – дип кычкырды да өйгә таба кереп китте. Мин еларга җитешеп, сарай ягыннан себерке алып чыктым һәм ишегалдын себерергә керештем. Күңелдә әрнү. Сыенырга, елый-елый әләкләргә әнием юк. Әтиемнең әнисенә барыр идем, әби җибәрми. Шулай уйга батып, җыештырып йөргәндә ул тагын өйдән килеп чыкты һәм кулымдагы себеркемне алып, мунча түбәсенә үк ыргытты. “Тиясе булма себеркегә, кулың белән җый!” – диде. Әлеге вакыйга үткәнгә дә өч дистәләп ел. Әмма бүгенгедәй күз алдымда, уйлаган саен тамагыма төер тыгыла.
Мин яхшы укыдым. Наҗия иркәрәк булды. Әмма ”өч”ле алса да, укытучыдан шелтә эләксә дә, әбинең Наҗиягә каты бәрелгәнен хәтерләмим. Ә менә миңа аның “өч”лесе өчен дә эләгә иде. Дәресен әзерләтмәгәнсең, карамагансың, янәсе. Мәктәпне тәмамлап, укырга кердем. Казанда, тулай торакта яши башладым. Уку атнасыннан да күңеллерәк вакыт юк иде минем өчен. Әмма ял көннәре якынлашкан саен күңелем төшә. Бер генә атна кайтмый кара, әбидән эләгә. Янында Наҗия булса да, идәнне дә, атна буе җыелган керне дә мин кайтып юарга тиеш. Сарык йонын да мин кайтып алам, печәнен дә мин ташышам һ.б. Ничек тә түздем. Булачак ирем Рәмисне очраткач кына җиңел сулап куйдым. Аллаһның рәхмәтедер, ирем бик яхшы кеше булып чыкты һәм моннан соң мине беркемнән дә кыерсыттырмады.
Наҗиянең язмышы үзгәрәк килеп чыкты. Әбием танышлары аша укырга кертте-кертүен. Әмма ул укый алмыйча ташлап кайтты. Эшкә урнаштырып карады, өстенә чыкты һәм бик күп бурыч түләделәр. Кияүгә чыкты, ире эчкече булып, беркайда да эшләмичә, каенаналары куып чыгарып, тагын әбигә кайтып егылдылар. Менә шул чакта әбием өчен мәхшәр көннәр башланды. Җиденче дистәсен ваклаган әби һәр көнен исерекләр белән уздырды, җитлекмичә туган балаларын көне-төне карады, алган пенсиясе шуларны ашатырга китеп барды. Ә бервакыт ул авырып урын өстенә калды. “Кызым, шәһәргә алып китеп, табибларга йөртә алмассыңмы икән?” – дип ялынды.
Иремә әйтеп, ул берсүзсез кайтып алды. Иң яхшы хастаханәләргә алып бардык. Йөрәге бик начар, диде табиблар. Шуннан кызганып, авылга кайтып йөрмә, бераз бездә яшә, дидем. Әби куана-куана риза булды. Әлбәттә, ул мине шул чакта ярата башлады дип әйтә алмыйм. Аның көйсезлеге беркая да китмәде. Пешергән ризыкларымнан да, җәеп биргән урыннан да кимчелекләрне табып кына торды. “Ишекне каты ябып йөрисез, ирең тегеләй, балаң болай” һ.б. Әмма мин аңа бер генә авыр сүз дә әйтмәдем. Сеңлемә шалтыратып: “Күп калмагандыр, кил, әбинең хәлен бел ичмасам”, – дидем. Ул төрледән-төрле сәбәпләр тапты. Килмәде. Ә әби соңгы минутынача миндә яшәде. Җанны да минем кулда бирде. Мин аннан рәхмәт көтмәдем. Өметләнмәдем дә. Әмма хәлнең шулай тәмамлануына сөенәм. Бар ул дөреслек дөньяда. Күпме генә рәнҗетсә дә, мин ачу-үпкәләремне җиңә алдым һәм өстен калдым. Мактанып та, шөкер итеп тә әйтә алам.
Әби үлгәч, сеңлемнең тормышы тагын да хөртиләнде. Көннәрдән бер көнне ире ташлап чыгып китте. Юньле эше дә булмаган көе баласын кочаклап утырып калды. Аңа гел булышып тордык. Әмма ул сабырсыз да, көчсез дә булды. Эчүгә сабышты. Баласын тартып алдылар. Мин опекун булдым. Үземә алып китеп үстердем. Бу бала хәзерге көндә миңа әни дип эндәшә. Баласын югалткач та сеңлем акылга кермәде. Гомере буе эчте, тегендә-монда ялчы булып тамак ялгап, көн күрде. Инде менә хәзер чирли башлады. Күкрәгендә – шеш. Чир катлаулы стадиягә җиткән, диделәр. Кызганам да үзен, әрлим дә. Үз тормышын үзе харап итте. “Безне үтермәгән нәрсә безне көчлерәк итә”, – ди урыслар. Балачагым авыр булса да, мин көчле рухлырак булдым. Сеңлем Наҗия буш гомер белән яшәде. Шунысыннан да аянычлырагы юк икән аның”, – дип төгәлләде сүзен Резидә.
Сәйдә ГОМӘРОВА
в„–5 | 15.01.2014