Чибәр булса – кыз була, уңган да булса – шәп кыз була, өстәвенә талантлы да булса – Ләйсән Фәйзуллина була. Былтыр Камал театры «Зәңгәр шәл» спектаклен куйганда яшь артистка режиссер өчен дә, артистлар һәм тамашачылар өчен дә яңа яктан ачылып китә. Ләйсәнебез бик оста чигүче икән бит! Спектакль өчен вакытын да, көчен дә җәлләмичә, Ләйсән артисларның костюмнарын үзе чигеп бирә. «Cәхнә» укучыларын да чигү серләренә өйрәтер ул.
«Балачактан вак эш эшләргә ярата идем. Андый эш күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә. Татар җанлы булганга чигәргә яратамдыр. Чигү, бәйләү – безнең милләттә киң таралган һөнәр. Әбиемнең өендә тәрәзә пәрдәләре, җәймәләр, мендәр япмалары – барысы да кулдан чигелгән, чөнки әни дә, апалар да – бөтен гаиләбез чигә. Гомумән, хатын-кызга кул эше килешә, дип уйлыйм мин».
«Узган җәй «Зәңгәр шәл»нең репетицияләре башланды. Костюмнар әзерләгәндә Фәрит абый: «Биючеләрдә кулдан чигелгән кулъяулыклар булса, әйбәт булыр», – дигән иде.
Авылга ялга кайтып киттем. Әбинең өлгеләре бар иде, кызыгып киттем дә, биш кулъяулык чиктем. Килгәч, кулъяулыкларны, биюгә туры киләме дип, балетмейстер Сәлимә апага күрсәттем. Сәлимә апа эшемне бик ошатты, Фәрит абыйга күрсәтте. Фәрит абый: «Кит аннан, моны Ләйсән чиккәнме?!» – дип бик гаҗәпләнгән иде. Хәтта озак вакыт кулъяулыкларны әбием чигеп биргәндер дип уйлап, миңа ышанмый йөрде. Сәлимә апа сорагач, мин тагын алты кулъяулык чигеп бирдем.
Инде кулъяулыклары чын булгач, чыбылдыгы да чын булсын, дип, Фәрит абый анысын да миңа кулдан чигәргә кушты. Сигез метр тукыма алып килеп тоттыргач, аптырадым да калдым: ничек чегеп бетерәсе моны?! Курка-курка булса да, ризалаштым. «Татар бизәкләре» китабыннан Сергей Скоморохов бизәкләр сайлап бирде. Аны компьютерда зурайтып, тукымага төшердек. Бизәкләрне күргәч, тагын бер курыктым. Булачак чыбылдыкны тотып, әнинең бертуган апасы янына бардым: «Апай, ташлама, булыш!» – дидем. Ул булышырга ризалашкач, күңел күтәрелеп китте. Бергә утырып сәгатьләр буе чигә идек: бер ай дигәндә эшне тәмамладык.
Чыбылдыкны чигеп бетерәм дигәндә генә, миңа тагын тугыз алъяпкыч та чигәргә куштылар. Премьера көненә кадәр ике атна (!) калып бара. Ә без Әстерханга гастрольгә чыктык. Өлгермәгәч, аэропортта чигеп утырган идем! Кешеләр шаккатып карап торды, артистларыбыз да бик гаҗәпләнделәр».
«Йон эрли белмим, ләкин оекбашлар бәйли беләм. Мин 6-7 нче сыйныфларда укыганда, кибетләрдә кием аз иде, сайлап алу мөмкинлеге юк диярлек. Костюмнар, итәкләр, кофталар бәйли идем. Аннан сүтеп шул ук җептән тагын бәйли идем. Дус кызларга да бәйләп бирә идем».
«Машина белән чигелгән әйберләрнең бәясе кулдан эшләнелгәннәрдән бик аерылмый, ләкин сыйфаты барыбер икенче. Машина тартыбрак чигә, ә кулдан чигелгән бизәк күперебрәк тора. Чигүченең осталыгын белергә теләсәң, тукыманың кире ягын карарга кирәк. Белеп чиккән кеше төеннәр калдырмыйча эшли. Мин җепне төйнәмим, очын озынрак калдырып, бизәк артына яшереп барам».
«Оригиналь, эксклюзив әйберләр яратам. Хыялымда – кулдан чигелгән бизәкле милли кием линиясен ясау. Бәлки тормышка ашыр да».
Блиц-киңәшләр
Укырга: Ф.Фицджеральдның «Ночь нежна», Платонның «Диалоги», Г.Исхакый әсәрләрен.
Карарга: Л.фон Триерның «Танцующая в темноте», «Меланхолия»; Д.Линчның «Простая история»; П.Альмодоварның «Испанцы», «Поговори с ней», «Женщины на грани срыва» фильмнарын.
Күрергә: биек-биек тауларны.
Һәрчак алдагыны күрә белергә кирәк!
Ләйсән «Сәхнә» укучыларына үзенең рәсемен тәкъдим итә:
1. Рәсемне тукымага төшерергә;
2. Булачак бизәкнең төсләрен сайларга;
3. Эшне тиз һәм тигез башкару өчен, башта бизәкнең эчен тутырып чигәргә, аннан соң кырыйларын каймалап чигеп чыгарга.
Ләйсәннең Фәрит Бикчәнтәев юбилеена чигеп биргән бүләге.
1
2
3
4
5
Сәхифәне Рания ЮНЫСОВА алып бара
№8 |