Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берлинда чыгыш ясады (ФОТО)

$
0
0
21.01.2014 Мәдәният
Агымдагы елның 17 гыйнварыннан Германия башкаласы Берлинда “Яшел атна – 2014” халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе башланды. Бу дөнья күләмендә тиңе булмаган иң күләмле күргәзмә 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Россия экспозициясе, гадәттәгечә, иң зур павильоннарның берсен били – аның мәйданы 6 мең кв.м. тәшкил итә. Анда безнең илнең авыл хуҗалыгында кулланылучы иң яңа технологияләр, инвестиция проектлары, җитештерелүче азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителә. Программада шулай ук Россия Федерациясе субъектларын тәкъдир итү, дегустацияләр, милли аш-сулар әзерләүчеләрнең һәм халык кәсепчеләренең мастер-класслары, иҗат коллективларының чыгышлары да булачак.

Россия павильонын ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе дә катнашты. Делегация составында барган ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов) үз чыгышлары белән республиканың авыл хуҗалыгы казанышларын сәнгати яктан югары дәрәҗәдә тәкъдим итте.

«Күргәзмәдә катнашучылар татар көйләрен, кием үрнәкләрен, музыка уен коралларын кызыксыну һәм соклану белән карады. Без бу чарада республикабызны бик зур горурлык белән күрсәттек, һәм алга таба җиң сызганып эшләргә әзербез», – диде Айдар Фәйзрахманов Берлиннан кайткач.

Хәзерге вакытта ансамбль республиканың Мөслим, Азнакай, Саба һәм башка районнары буенча гастрольләргә җыена. Ә Казанда артистларны 15 февраль кичендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәреләчәк Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концертта күреп булачак.
 

1

2

3

4




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>