Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Ычкынумы, әллә...

$
0
0
21.01.2014 Җәмгыять
Соңгы шанс. Үзенең проб­лемалары белән кая сугылырга да белмәүче кешенең бәргәләнүеннән дә аянычрак күренеш юктыр ул. Өстәвенә хакимият органнары да кире борып җибәрсә, моң-зарыңны ишеттерү өчен теләсә нәрсәгә әзер буласың. Соңгы арада нәкъ менә шундыйлар хакында еш ишетергә туры килә. Алар үз-үзләренә кул салуга да норма итеп карый башлады.

Россия үз-үзенә кул салу очраклары буенча дөньяда икенче урында тора: елына 30 мең кеше үз теләге белән дөньядан китә. Әлеге оч­ракларның һәрбер­сен ке­шенең эчке киче­реш­ләре белән аңлаталар. Бел­гечләр, соңгы 5 елда кешеләр проблемасына колак салучы бул­маганга һәм хакимият ор­­ган­нарының гаделсез­ле­генә каршылык протесты буларак үз-үзен үтерә башлады дип чаң суга. Бүген түрә­ләрнең битарафлыгы, эшенә салкын каравы, җаваплылык­тан качуы, шулай ук яшәү дәрәҗәсе начарлану сәбәпле барлыкка килгән бурычлар Россия халкын соңгы адымга җиткерә.

Сахалин өлкәсе хокук сакчылары Яңа елны урманда мәет табудан башлый. 52 яшьлек ир-ат, тәненә бензин сибеп, үз-үзен яндыра. Тик­ше­рүчеләр хәбәр итү­енчә, ул бизнес белән шө­гыльләнгән, бурычларын тү­ли алмагач, шундый адымга барган. Уз­ган елның ок­тябрендә исә Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәре полициясе үз-үзенә кул салырга маташкан кешене коткарып кала. Фатирына җылылык җи­бәрүне та­ләп итеп, ул җирле хакимият бинасына үтеп кер­гән. Хокук сакчылары каршында тырнак буйый торган лакны бетерү сыекчасын тәненә сибеп, үз-үзен яндырырга тырышкан.

Гаделлекне шундый ук юл белән Камчаткадагы бер пенсионер да табарга ниятли. Авыл җирлеге бинасына кереп, ул йортына су үткә­рүне таләп итә. Таләпне үтә­мәгән очракта үземне яндырам, дип куркытып, өстенә керосин сибә. Аны әлеге адымыннан участок инспекторы гына саклап кала. Нәти­җәдә, җирле хакимият вә­кил­ләре пенсионерның проб­лемасын хәл итәргә вәгъдә бирә.

Үз-үзенә кул салу, ни кызганыч, Татарстан халкы өчен дә проблемасын хәл итү, аның турында кирәкле кешеләргә ишеттерү өчен соңгы ысул булып формалаша. Әйтик, быел 6 гыйнварда Алабугадан Рафаэль Гапдел­җанов, түрәләр һәм хокук сак­лау органнарының гадел­сез­легенә протест буларак, республика Хөкүмәт йорты каршында кан тамырын кисә. Ә бит аның проблемасы хәл итмәслек тә түгел. Кайчандыр Алабуга районы башлыгының сәркатибе булып, соңыннан берничә ел ЮХИДИда эшлә­гән ханым алдалау юлы белән аның йортын үзләштергән икән. Рафаэль Самарада яхшы эш таба һәм Татарстандагы торагын сатып, шунда күченеп китәргә йөри. Тиздән аның белән элемтәгә шул ханым чыга, һәм йортын сатып алырга теләк белдереп, 20 мең сум аванс бирә. Кулында бернинди дә документы булмаган килеш ул, йозакны җимереп, Гапделҗановның өенә керә. Соңыннан ремонт та ясала, ханым анда үзен хуҗа шикелле хис итеп яшәргә кала. Күпмедер вакыттан Рафаэль йорт өчен тиешле 3 миллион сумын сорап килә һәм, ни гаҗәп, тегесе, киресенчә, ремонт өчен аның 900 мең сум бирәчәге барлыгы хакында әйтә. Бу гына да түгел, ханым ничектер йортка газ кертергә җи­теш­кән була. Кая барырга да, кайдан гаделлек табарга да белмәгәнлектән, Казанда Ирек мәйданында кан тамырын кискән кешенең эше әле дә давам итә. Хәтта бу очрак та җирле түрәләрне битарафлыктан арындырмаган күрәсең.

Хәер, үз-үзенә кул салыр алдыннан, шундый адымга этәргән кешенең исем-фамилиясен язып калдыру да хакимият органнарын тиешле гамәл кылырга мәҗбүр итми шул бездә. 20 ел гомерен илне сак­лауга биргән элеккеге хәрби Сергей Аксенов инде 20 ел фатирга чират тора. Әмма 2012 ел аның бар хыялларын чәлпәрәмә китерә, чөнки Казан мэриясе түрәсе аңа, сез торакка мох­таҗ түгел, дигән эч­тәлекле хат җибәрә. Ак­сеновның үз-үзен үтерер алдыннан язып калдырган кәгазеннән кү­ренгән­чә, аның кем икәнлеге дә билгеле. Ул – Казан башкарма комитетында торак сәясәте идарә­сен җитәк­ләүче Марсель Габделхаков. Мондый хәлдән соң хокук саклау органнары әле­ге очрак белән кызыксынырга тиеш булгандыр, әмма түрә үзенең кәнәфиендә әле дә утыра бирә.

Узган ел чыгырыннан чыккан кешеләрнең гамәл­ләре белән дә истә калгандыр, мөгаен. Восстание урамында урнашкан нотариус офисына мылтык күтәреп кергән ханымны күбебез хәтерлидер. Моны ул ни өчен эшләгән, нинди сәбәпләре булган, бәлки үзендә дә гаеп бардыр, тик бу мөһим түгел. Шушы очракның гомумән килеп чыгуы үзе җәмгыятькә бер сигнал булып тора. Димәк, халык инде коммунизм заманындагы сыман киләчәккә өметләр баглап яшәми, аңа ничек булса да бүгенге көнен уздырырга кирәк. Тик гади кешене берәү дә ишетерегә теләми, аның проблемасы беркемне дә борчымый шул. Шуңа күрә дә бездә үз-үзенә кул салу очрак­лары ешая бара. 


Рәсим ХАҖИЕВ

в„–8 | 21.01.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>