Планета буйлап локаль фетнәләр парады атлый. Гыйсъянчылык рухы әле бер илдә, әле икенчесендә баш калкыта. Бер яктан, коткы таратучылар революцион технологияләрне камилләштерә, икенче яктан, идарә итүче режимнар халык бунтына каршы вакциналар эшләү белән мәшгуль.
Фетнә ялкыны кабынганчы ук хәбәрдарлыкны томалау, башбирмәс оппозиционерларга каршы репрессияләр тегермәнен әйләндереп җибәрү, матбугатта һәм Интернетта баш күтәрүгә каршы психологик сугыш ачу һәм социаль челтәрләрне иярләү, тоталь күзәтү һәм тыңлау системасын эшкә җигү – бюрократик элита арсеналындагы иң сыналган һәм нәтиҗәле чаралар бүген. Шуңа күрә тыныч яшәргә теләүчеләргә эчтән тынарга, үзеңә турыдан-туры кагылмаган эшләр белән шөгыльләнмәскә, йөрәкләрдә гыйсъянчылык уты кабынса, аны сүндереп шөкер итеп яшәргә өйрәнергә туры килә. Һәрбер фетнә – болганчык суда балык тоту һәм аның нәтиҗәләреннән оста балыкчы-сәясмәннәр генә файдалана. Ярсуланып баррикадаларда кан түгүчеләргә исә, соңыннан сызлавыкларын сыйпаштырып, проблемалары тагын да арткан тормышларын җайга салырга туры килә.
Евромәйдан буталышы – хәзерге яшәп килүче глобаль икътисадый системаның тәнендәге бер шешнең тишелүе. Киев урамнарында бүген Көнбатыш һәм Россия мәнфәгатьләре тарткалаша. Украина базарына кем хуҗа булыр – дилемма менә шулай куелган. Евроинтеграциянең Украина өчен тозак икәнен соңгы мизгелдә генә аңлап алган Янукович, Путин җилкәсенә таянып, Россия белән уртак проектларны тормышка ашырырга ниятләсә, фетнәчел оппозиция Госдеп һәм Брюссель булышлыгы белән чикләрне Көнбатыш товарларына ачарга ниятли. Россия өчен украин базары зур әһәмияткә ия. Бердән, СССР вакытыннан ук калган икътисадый элемтәләр бу ике илне әле дә товар алмашып, комплектлаучы детальләр алышып яшәргә мәҗбүр итә. Икенчедән, инде дефолт чигенә килеп җиткән Киев икътисадының төп кредиторы – Россия банклары. Көнбатыш чикләрдәге партнерның Европа ягына таба авышуы – Россия икътисады өчен җитди матди һәм финанс кыенлыклар тудыру дигән сүз. 45 миллион кешелек базарны югалту – Кремль өчен предприятиеләрнең ябылуы, эшсезлекнең артуы, банкларның дистәләгән миллиард долларлык югалтуына илтә. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Шуңа күрә Путинның Евромәйданны Мәскәү резервларындагы акча белән суытырга тырышуы, бездәге икътисадчы-аналитиклар күпме генә сүкмәсеннәр, котылгысыз адым иде. Януковичның Кремльдәге коллегасыннан бунтка каршы дәресләр алуы, алган сабакларын тормышка ашырып, Мәскәү үрнәгендә “гайкаларны кысарга“ тырышуы – шулай ук көтелгән адымнар. Гыйсъянчыларга каршы тагын нәрсә көрәшсен? Әмма Мәскәүдәге чекистлар тәҗрибәсе Киев өчен туры килмәде, Евромәйдан Сазлык мәйданы булып чыкмады, беренче корбаннарның каны чәчрәп, дары исе чыгу белән шул аңлашылды: Көнбатыш “төсле” революциягә алмашка Ливия сценарие да әзерләп куйган икән. Монда инде икенең берсен сайлыйсың: йә НАТО танклары белән Мәскәү бронясын Днепр буенда бәрелештерәсең, йә Госдепка дилбегәне биреп, үзең читкә китәсең.
CNN, BBC һәм Euronews каналларыннан туры эфирда трансляцияләнгән Евромәйдан фетнәсенең Көнбатышның җиңүе белән төгәлләнәсе инде ачык. Тикмәгә генә АКШның Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд гыйсъянчыларга мәйданда ипи өләшеп йөрмәде. Путинның фетнәгә каршы иммунитет дәресләре Янукович өчен балыкка кулчатыр (зонтик) кебек кирәксез нәрсә булып чыкты. Инде Киев фетнәгә каршы кабул ителгән путинчыл законнардан баш тартырга әзерләнә, алар бөтенләй Украина Конституциясе өчен яраксыз икән. Имеш, Евромәйдан бер дә курыкмыйча аларга каршы “Молотов коктейльләре” белән җавап бирде. Җитмәсә, Конституциягә таянып, армия һәм көч структуралары Президентның җинаятьчел әмерләренә буйсынмаска хокуклы икән, шуңа күрә фетнәне көч кулланып куып тарату тактикасы да эшкә ашарлык булып чыкмады. Кремль Евромәйдан шахмат тактасында берничә йөрешкә соңга калды, өстенлек Брюссель коткы таратучылары кулында.
Гыйсъянчылар якын киләчәктә җиңүгә ирешерләр төсле. Украин халкына бу нәрсә бирә? Ихтимал, бернәрсә дә бирмәс: буласы дефолт барыбер кайчан да булса булыр, Көнбатыш компанияләре исә Евромәйдан дивидендларын мул җыяр, халыкка гадәттәгечә шымытыр калыр.
Евросоюз бу юлы Россиягә мат куяр, Путинның тышкы сәясәттәге триумфлары шуның белән төгәлләнер, Украинаның үзенә исә пат белән генә канәгатьләнергә туры килер. Якын киләчәктә бу НАТО ракеталарының Мәскәү капкасы төбенә үк урнашуларын, Америка очкычларының санаулы сәгатьләр эчендә Россия шәһәрләре өстендә пәйда булырлык ераклыкта оя коруларын аңлата. Өченче Бөтендөнья сугышы алдыннан Кремль өчен бер дә күңелле киләчәк түгел инде бу. Евромәйдан Мәскәүдәге сәясәт технологларына теш сызлавыннан да яманрак нәрсәгә әверелеп бара. Госдеп, булдыра алса, Мәскәү мәйданнарында да “Молотов коктейльләре” очыртырга тырышып карар. Моның өчен җитди икътисадый кризис әзерләргә кирәк. Коррупциягә баткан идарәче элита исә инде күптән кризис нигезенең беренче ташларын салып куйды. Украина базарын югалту, кредит итеп бирелгән дистәләгән миллиард долларның җилгә очуы хәлне тагын да кискенләштерер. Ә украиннар нишләр? Ирек тәмен татыган гыйсъянчы халык берничә елдан соң яңа фетнә кузгатырга мөмкин. Тик ул чакта инде бөтенләй башка вәзгыять булыр.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–14 | 31.01.2014