Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670

Табибка интернеттан язылганчы, чиратта тору яхшыракмы? #6483

$
0
0
20.08.2012 Медицина
Татарстанның мәгълүматлаштыру юнәлешендәге нәтиҗәләр сокландыра – бүген халыкка интерактив рәвештә 1,1 мең төрле хезмәт тәкъдим ителүе билгеле. «Электрон хөкүмәтнең” медицина юнәлешен дә колачлавы күпләрне шатландырды. Чөнки хастаханәгә бару өчен кешегә, гадәттә, аерым бер көн табарга кирәк. Табибка кереп чыгуың 15 минутны алса, чиратта торуың ярты көнгә кадәр сузылырга мөмкин бит.

Һәр әби янында онык булса икән...

Дәүләти хезмәтләр электрон нигезгә күчә башлагач, табибка язылу да Интернеттан гына мөмкин булачак, дип хәбәр ителде. Шулай да бу төр хезмәтнең начар эшләве турында халыктан зарлар ирешеп тора. Кайбер хастаханәләрнең интернет сайтлары әкерен эшләсә, кайберәүләре, гомумән, электрон рәвештә кабул итү турында яңарак ишетә икән.

Моны тикшерү өчен без Казанның берничә хастаханәсенә дә шалтыратып карадык. Араларында электрон хезмәтләрне гамәлгә ашыручылар да, бу хезмәтне куллану әле планнарында гына булганнары да бар. Шулай итеп, безгә “Әйе, электрон рәвештә кабул итәбез. Халык Интернеттан табибка алдан ук язылып куя”, “Бездә мондый төр хезмәт күрсәтелми”, “Интернеттан минем оныгым гына эшли” кебек җаваплар яңгырады.
 
Электрон хезмәтләр бик уңайлы булып тоелса да, республикада аларны гамәлгә кертү буенча проблемалар аз түгел. Медицина юнәлешендә эшләүчеләр арасында олырак буын вәкилләре дә байтак. Аларга бу төр хезмәт күрсәтүне өйрәнүе авыр.Табибка мөрәҗәгать итүчеләр арасында да олылар күп. Алар исә, гомумән, компьютер белән эшли белми. Бу хәлдән чыгу өчен оныкларга мөрәҗәгать итү турында әйтелгән иде бер чарада. Әмма оныклар да кирәк вакытта өйдә булмаска, кеше ялгыз торырга мөмкин.

“Сайтыбыз эшләми, үзегез килегез!”

Бу проблемадан кала, электрон дәүләти, муниципаль хезмәтләр белән эшләгәндә Интернет тизлегенең кимүе, хезмәтнең әкренрәк эшләве турында да зарланучылар бар. Шул ук хастаханәләрдә дә кайвакыт цифрлы элемтәнең начар эшләве аркасында хезмәт күрсәтүдән баш тартып, кешегә үзенә табибка килергә кушалар.

Билгеле, Интернетның начар эшли башлавында төрле сәбәпләр ятырга мөмкин. Беренчедән, кешенең үз элемтә чыбыгында, хастаханәләрдә, дәүләт оешмаларында кулланучы линияләрдә проблемалар була ала. Шуның өчен оешмалар үзләре махсус техник үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр. Тик алар хилафлыкларны минутында ук төзәтә алмый шул.

Димәк, Татарстанның тулаем электронлашып бетүе әлегә зур сорау булып кала. Ягъни сабырлык туплап, хастаханәләрдә чират торырга, Интернет белән бәйле барлык проблемалар чишелүен көтәргә туры киләчәк.


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

№--- | 20.08.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 24670


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>