Безнең халыкта, изгелек эшлә дә суга сал, дигән әйтем бар. Шулай да байлар һәм хәерчеләргә бүленгән заманда хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр артык күп түгел. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулын сузарга өйрәтүче төрле чаралар уздырыла, мәсәлән, республикада “Ел хәйриячесе” дип исемләнгән конкурс нәтиҗәсендә меценатларны билгелиләр.
Хәер, мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләрне үзләренә уңай имидж ясаучылар дип тә атыйлар. Ә Сез ничек уйлыйсыз: ярдәм иткәнне халыкка күрсәтү, әйтү кирәкме?
Салават ФӘТХЕТДИНОВ:
– Инкыйлабка кадәр татарда хәерчеләр дә, ятимнәр дә булмаган. Дөньяларның рәте киткәч, фәкыйрьләр, гарип-горабалар, ятимнәр турында уйлаучы юк диярлек. Байлар акчасын күңел ачуга тота, милек туплый. Миннән ун тапкыр байрак кешеләргә: “Бир акча! Урланганын ятимнәр хакына бир, эшләп алган дип исәпләгәнен үзеңә калдыр”, – дим. Кешеләрне кымшатып җибәрер өчен этәргә, суккаларга яки менә “Хәйрия елы” яки “Ел хәйриячесе” дигән чаралар уздырырга кирәк. Иманы булмаган бай: “Мин бу хәчтрүшләрдән кай ягым белән ким әле?” – дип уйлап, акчасын чыгарып салырга мөмкин. Яхшы бит! Миңа кем генә ярдәм сорап килми, ояты булмаганнары, әрсезләре күп. Бер хатын килде: “Кызым музыкант, ярдәм ит, Чехиядә чыгыш ясаганда ак рояль кирәк”, – ди. Ятимнәргә, гарипләргә ярдәм итәм, дим, ишетми. Сүгеп чыгардым.
Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имамы:
– Әгәр дә кеше башкаларга Аллаһ ризалыгы өчен ярдәм итә икән, бу – күркәм эш, ләкин: “Тукта әле, ярдәм итеп танылырга мөмкинмен, әле аның өчен миңа рәхмәт әйтерләр, премия дә бирерләр”, – дип уйлап эш башкарса, бу хупланмый. Ләкин хәйриячелекне күркәм үрнәк итеп күрсәтү кирәк, гадәттә, бу башкалар да ярдәм итә башламасмы дип уйлап эшләнә. Мондый эштә мөселманнар, татарлар күбрәк катнашса, шатланам гына, чөнки аларның гамәлләре – ислам, милләтнең матур сыйфатларының күрсәткече.
Фәрит МИФТАХОВ, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе:
– Кешегә ярдәм итү кешенең күңелендә булырга тиеш. Йөрәк кушуы белән эшләнмәсә, булмый ул. Башкаларга ярдәм итә алырлык көч бар икән, сөенәм генә. Мөселманнарда зәкят дигән әйбер бар, менә шуның өлешен чыгару мөһим. Кешегә берне бирсәң, ул сиңа икеләтә рәхмәт буларак әйләнеп кайта, бәрәкәт арта. Танылу өчен генә башкарылмый ул.
Розалия ВӘЛИУЛЛИНА, Лаеш балалар йорты директоры:
– Яхшы кешеләр күп, ярдәм итәргә дә әзерләр, ләкин кайчак кеше авырсына, оешып җитеп бетмиме соң?! Менә андыйларга ниндидер этәргеч кирәк. Шуңа күрә монда кеше үрнәге ярдәмгә килә. Әлбәттә, кул сузып теләнеп йөрисе килми, ләкин балалар хакына дип сораганда авыр түгел. 27 ел дәвамында шушында эшлим, бервакытта да кире борып чыгарып җибәргәннәре булмады. Хәер акча яки ниндидер матди кыйммәте булган әйбер генә түгел, якты чырай да сәдака бит! Кешеләр нидер алып килә, исемегезне язып куйыйк, дибез, бу эшегезне Казанга җиткерербез, дибез, күбесе баш тарта. Мактау кирәкми, күңелдә канәгатьлек мөһим, диләр.
в„–15 | 01.02.2014