– Әгәр халыкны тарихыннан мәхрүм итсәләр, ул ике йөз елдан сарык көтүенә әйләнә. Чын тарихны белүнең әһәмияте турында философлар әнә шулай кисәтә.
Безгә, Евразия халыкларына, тәгаен алганда, россиялеләргә илебезнең аякка басуында төркиләрнең роле караңгы. Карамзин, Соловьев, Рыбаков язган хезмәтләрнең – Россия тарихының моделен үз вакытында иезуитлар эшләп биргәнен белүчеләр бик аз. Бүгенге Россиянең яшәешендә, тернәкләнүендә татар, яһүд, урысларның зур урын алып торуын гавам белергә тиеш.
Генерал-полковник, бер үк вакытта милиция, юстиция, прокуратура генералы да булган, заманында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары булып эшләгән Мәскәү кунагы Владимир Колесников ТР Язучылар берлеге бинасында уздырылган тәкъдим итү кичәсен әнә шулай башлап җибәрде. Сүз мәгърифәтче Фатыйх Сибагатуллинның “Татары и евреи” дигән китабы турында. РФ Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, борынгы тарихыбызны өзми-куймый популярлаштыручы Фатыйх әфәндене шәрехләп бирү өчен, минем уйлавымча, менә шушы бер кәлимә – мәгърифәтче сүзе җитә. Әле бит шунысы да бар: китап чыгару – бер хәл. Аны зур җитәкчеләргә, РФ Дәүләт Думасы депутатларына, укымый калмагыз, дип бүләк итә, кая барса шунда пропагандалый.
Зыялыларыбыз китапка шактый әтрафлы бәя бирде. Язмабыз тәгаен булсын өчен, әйдәгез, чыгыш ясаучыларның үзләренә сүз бирик.
– Сер түгел: дөнья цивилизациясенең төп хәрәкәтләндергеч көчләреннән берсе – яһүдләр. Безгә, татарларга, алардан үрнәк алырга кирәк. Бу китапның иң төп нәтиҗәләреннән берсе шул – татарлар белән яһүдләр инде менә 1500 ел буе бергә яшиләр, иңне иңгә куеп хезмәттәшлек итәләр. ДНК тикшерүләре дә татар, яһүд халыкларының бер-берсенә бик якын икәнлеген күрсәткән. Бу җәһәттән Хазар каһанлыгы тарихы бик кызыклы. Булачак Россия җирлегендә гомер кичергән, шанлы, бөек дәүләт – татар һәм яһүдләрнең уртак ватаны булган ул. Хәзерге галимнәр Идел Болгарстаны, Киев Русе, Кавказдагы Аланияне һәм Венгрияне аның сәяси варислары булган дип исәпли (Ислам Әхмәтҗанов).
– Бу хезмәтнең чыгуы – бик мөһим вакыйга, хәтта хәзерге рухи мохиттә борылыш дип әйтергә була. Әлеге китап ярдәмендә без дөнья сәхнәсенә чыгабыз, тарихыбызның моңарчы дәшми киленгән катламнарын ачабыз. Хазар каһанлыгы җирләрендә тора-бара Алтын Урда дәүләте барлыкка килгән. Патша Россиясе, СССР чорында Хазар каһанлыгының тарихы Алтын Урда тарихы кебек күләгәдә калып килде. Хазария үз вакытында Византия кебек зур, данлыклы дәүләт булган, хәзерге Каспий диңгезе Хазар диңгезе дип йөртелгән. Каһанлык Европа тарихына бик зур йогынты ясаган. Әлеге китапны укып чыккач, татарлар дөнья тарихында толерантлык үрнәге булган икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Дөнья милләтләре хасиятенә туры килә бу. Бу борынгы дәүләтнең объектив тарихын ачу дөнья тарихында татарларны игътибар үзәгенә чыгарыр, патшалар заманында халкыбызга тагылган ямьсез ярлыклардан котылырга ярдәм итәр иде. Безгә әлеге ямьсез ярлыклардан арынырга вакыт инде. Хазар каһанлыгы Византиянең, гарәпләрнең басып алу омтылышларына киртә булып торган. Тарих институтында аны өйрәнү буенча махсус бүлек булдырырга кирәк. Татар тарихы – дөнья тарихының бик мөһим өлеше ул (Рәшит Әхмәтов).
– Кытай чыганакларына караганда, татарларның безнең эрага кадәр XV гасырда Кытайның төньяк тарафында яшәве мәгълүм, дип яза ул. Менә шундый мәгълүмати байлыгы белән китап теләсә кайсы укучыны җәлеп итәргә мөмкин. Безнең төрки тел, язуыбыз бик кадими. Моның шулай булуы яхшы да. Чөнки борынгы язулар, сөйләм телебез бүген дә ансат аңлашыла. Меңәр еллар узса да, бездә үзгәрешләр бик аз. Лексикология, грамматика, синтаксиста берни үзгәрмәгән диярлек. Рун әлифбасын белгән төркиләр Орхон-Енисей язмаларын бүген дә рәхәтләнеп укый ала. Ә менә урыс теле шактый нык үзгәреш кичергән. Әйтик, борынгы урыс кулъязмаларына бүгенге әзерлексез укучының “теше үтми”. Билгеле, хәзерге татар телендә гарәп, урыс сүзләре күп. Ә менә керәшеннәрдә гарәп, урыс сүзләре юк. Димәк, иң чиста тел аларда сакланган. Төп татарлар – керәшеннәр ул. Безнең төрки бабаларыбыз хазарлар, яһүдләр белән бергә яшәп булуны яхшы аңлаган. Яһүдләрдән үрнәк алырга кирәклеген хазар бабаларыбыз күптәннән белгән. Әлеге хезмәт бик күркәм әдәби телдә язылган. Тарихи әсәр генә түгел, әдәби-нәфис публицистика бу. Язучылар берлегендә җыелышып сөйләшүебез дә тиктомалдан гына түгел. Фатыйх әфәндене Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәргә кирәк (Гәрәй Рәхим).
– Тарихыбызны пропагандалаганы өчен аңа чиксез рәхмәт. Шул ук вакытта бөек татарларны санаган вакытта безнең сафларга Явыз Иванны, Петр Беренчене кертүе белән килешеп бетәсе дә килми. Чөнки аларны татар халкы палач, җәллад дип кабул итә. Әйтик, 1703 елны, Петербург төзелә башлагач, Казан губернасыннан биш мең татар ир-атын алып китәләр. Шулардан гарип-гораба булып, гомерлек чир алып, 800е генә кайта алган. Дүрт меңнән артыгы сазлык җирләрдә ятып калган. Шул ук вакытта әлеге Россия патшаларының тамырларында татар каны да аккан. Моны да танымыйча булдыра алмыйбыз. Биредә, татар булган җирдә яһүдкә урын юк, дип кат-кат әйтелде. Их, шулай булса иде ул. Бездә яһүдлекнең 5 кенә проценты булса иде (Вахит Имамов).
Менә шушылай тәфсилләп бәя бирде күренекле кешеләребез Фатыйх әфәнденең хезмәтенә. Ул үзе ахырда җавап сүзе белән чыгып, инде бишенче китабын язуын, аның Идел буе Болгарстаны тарихына багышланачагын әйтте. “Бүген тергезелә торган Болгарыбыз, 1236 елдан соң, Батый хан яулап алгач, барлыкка килгән шәһәр ул. Чөнки хан шәһәрне пыран-заран китергән була. Керәшеннәргә рәхмәт: борынгы Болгар чорындагы гореф-гадәтләрне югалтмый саклап калганнар. Әйдәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк!” – дип тәмамлады ул чыгышын.
Рәшит МИНҺАҖ
в„–17 | 05.02.2014